Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ярдәмчел җанлы Вакыйф

Хәтерлим, Вакыйф Нуриев исеме “Яшь ленинчы” газетасында 70 нче еллар башында күренде. Мәктәп укучылары тормышыннан рәсемнәр иде ул.

Күрше Сеҗе авылы мәктәбендә укучы бу малайның иҗатын сан саен күзәтеп барам, ә берзаман газетаны Вакыйф авторлыгында фоторәсемнәр белән бизи башладылар. Бу елларда малайның әнисе Нәкыя апа улына җиде сумлык “Смена -7” фотоаппаратын алып биргән икән. Авылда бердәнбер малайда– Вакыйфта гына була ул. Фотоаппарат белән эш итүнең үз кагыйдәләре. Вакыйф та башта араны адымлап саный, аннары балаларның объективка күз төбәп төшмәүләре өчен тырыша. Махсус укып кайткан фоторепортер, диярсең. Әйтик, малай “Аҗаган” уенын рәсемгә алырга җыена. Балалар пулемет ясаган, автоматлары бар, Вакыйф шуны көне буе төшерә. Балаларның берсен – бу, икенчесен теге якка карата. Метрларны үлчи. Тырышлык бушка китми, рәсем конкурста җиңеп чыга. “Бишле” алдым” дигән фотосурәт тә мәшәкатьле төшерелә. Бер кыз мәктәптән кайтышлый дусларына көндәлеген күрсәтеп тора. “Фотоаппаратка карамагыз, күзләрегез көндәлектә булырга тиеш”, дип өйрәтә аларны малай. Төшергән фотолары исә район, “Яшь ленинчы” газеталары битләрендә дөнья күрә тора. Хәтта бер санда биш фотосы чыккан чаклар да булгалый. Хезмәтенең тәмен шулай татый Вакыйф. Район, республикакүләм фотоконкурсларда җиңү яулап килә. Рәсем-фотолар, күрәсең, малайны шулай матурлыкны, теманы күреп алырга өйрәтә. “Яшь ленинчы” дәресләре дә малай күңеленә шифалы яңгыр кебек сеңә бара. 

Газетада “Яшь хикәячеләр” клубы эшли. Балалар газетасы ул вакытта “Җәйнең бер көне” дигән махсус сан да чыгара. Яшь хәбәрченең үзенең фамилиясен шул кечкенә хикәя авторлары арасында да күрәсе килә. Шул көннәрдә язучы Нурихан Фәттахның “Яшь ленинчы”да бер мәкаләсе дөнья күрә. “Урманда, оясыннан читкәрәк китеп, адашып йөргән кырмыскадан алып, айга төшкән луноходка кадәр хикәя язарга була” дигән җөмлә була. Бу сүзләр Вакыйф күңеленә гомерлеккә кереп уела. Ул тема эзли. Иртән велосипедына атланып китә, көне буе йөри, әмма язарлык вакыйга күренми. Еш кына күңелсезләнеп кайта, тагын махсус санга бернәрсә дә язып булмады лабаса. Әмма эзләнә торгач, темалар табыла тора. 

Язучылык юлы шулай иҗат газаплары белән аралашып бара. “Яшь ленинчы” атнага ике, район газетасы өч тапкыр килә. Яшь хәбәрче авыл башына чыгып, ат арбасында почта алып кайтучы Садыйк абзыйны түземсезлек белән көтә. Ниһаять, Садыйк абзыйның кашка аты күренә... Газеталар белән тулы капчыкны почта бүлегенә бергәләп күтәреп керәләр. Капчыктан газеталар идәнгә коелуга, “Ялкын” журналын, “Яшь ленинчы” һәм район газеталарын эләктереп өлгергән Вакыйф өчен исә иң рәхәт мизгелләр башлана. Гади генә бәйрәм түгел бу, күңел мәтәлчек ата торган тантана! Әнә бит аның да хәбәрен бастырып чыгарганнар!.. 

Казан дәүләт университетында жур­налистика факультетын тәмамлаган, V сыйныфтан үзләренеке булган белгечне “Яшь ленинчы”да көтеп алалар. Егет тә шушы басмага килүен язмышының бер уңышы дип кабул итә. Газетада таләпчән журналист-язучылар эшли, алар телнең матурлыгына, мәкаләләрнең кызыклы, мавыктыргыч язылуына игътибарлы булырга өйрәтә. 

1991 елда язучының “Бүре кадәр бүрек” дигән хикәяләр китабы дөнья күрә. Әдәбият белгечләре балалар һәм мәктәп укучылары өчен язылган хикәя-фельетоннар тупланган әлеге җыентыкны җылы кабул итә. Роберт Миңнуллин, “Яшь ленинчы” белән “Ялкын”­да соңгы вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда нигездә өч автор – В.Нуриев, Л.Леронов һәм Р.Зәйдуллин эшли. Өчесендә өч төрле алым, һәркайсының үз темасы, үз сүзе. Аеруча В. Нуриевның фельетоннары үткенлекләре, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп тора”, – дип язып чыга. 

90 нчы елларда В.Нуриевның “Казан утлары” журналында “Җиденче палата” дигән әсәре басылып чыга. Соңрак ул өч повесть һәм хикәяләр тупланган шул исемдәге китап булып укучылар кулына килеп ирешә һәм “Ел китабы” булып таныла. Язучы шушы әсәре белән җитди темаларга юл тота. Башка әсәрләре кебек үк бу “Җиденче палата” повесте дә чынбарлыктан алып языла. Улы, машина һәлакәтенә юлыгып, хастаханәгә эләккәч, язучыга атналар дәвамында, аны тәрбия кылып, ул дәваланган палатада булырга туры килә. Балаларның хәл ителергә тиешле мәсьәләләреннән башланган әсәр өлкәннәр проблемаларын күтәреп чыга. Повестьта тәрбия, дәвалау мәсьәләләре дә, аталары ташлап киткән балалар язмышы да, сырхаулыкка белешмә алу өчен хастаханәдә яткан тәртипсез егетләрнең умыртка сөяге чатнаган, матурлыкны күрә белгән, нечкә хисле малайга карата вәхшилеге дә тетрәндерә. Әсәр турында “Мәдәни җомга” газетасында язучы Радик Фәизовның “Бер палатага ил кайгысы сыйган” дигән рецензия дә басылып чыкканын хәтерлим әле. Соңрак “Шәһри Казан” газетасында, “Казан утлары” журналында М. Вәли-Барҗылы, Р. Шәрәфиев кебек тән­кыйтьчеләр дә бу китапка югары бәя бирә. 

Язучының тәрбияле, сабыр холыклы булуына игътибар итми мөмкин түгел. Бу җәһәттан Хәерниса әбисе (әтисенең әнисе) турында язган повестен искә төшерү урынлы булыр. “Әбиемә-әфлисун” дип аталган бу әсәрдә язылганча, оныгы урамнан алып кайткан һәм өйдә ычкындырган ямьсез сүзне дәү әнисе ишетеп ала. Кычкырмый, ачуланмый, тыныч кына әйтә: “Һай, балам, авызың пычранган. Чистартырга кирәк”, – ди һәм савыт-саба юарга дип җылытылган бер казан су белән авызын чайката. Әсәрне укыганда язучы холкындагы зыялылык сыйфатлары әбисеннән булгандыр дигән фикер туа. Малайга 12 -13 яшьләр чакта, аны “Яшь ленинчы” газетасы “Орленок” пионер лагерена юллама белән бүләкли. Вакыйф “Орленок”та ул елларда Казанда түгел, Мәскәү кибетләрендә дә сирәк тәгам булган әфлисуннарга игътибар итә. Өстәлдәге савытка өеп куелган җылы як җимешләрен күргәч, ул иң беренче Хәерниса әбисен күз алдына китерә. Вакыйф аның белән бик дус, серләре килешә, әмма туксанның теге ягына чыккан әбисе авырый, аны, мөгаен, әфлисун хәлләтеп җибәрер иде. Һәм малай үзе ашамыйча әфлисуннарны әбисенә алып кайтырга җыя башлый. Инде 5-6 данә булгач, санитар тикшерүчеләр кереп, балаларның тумбочкаларын карый, җимешләрне юкка чыгарырга куша. Тыңлаучан малай, әфлисуннарны бүлмәдәшләренә тарата. Малай тагын җыя, бу юлы яшереп куя торган була. Әмма китәсе көнне генә барысын да урлыйлар. Юл Мәскәү аша үтә. Съезд ачылган көн була бу. Вокзал тирәсендә сетка-сумкаларына көньяк җимеше салган кешеләр күренә. Сеҗе егете дә эзләп китә, саткан урынны табып чиратка баса. Әмма, хәзер әфлисун алам, дигәндә генә, Кавказ ягыннан килгән кешеләргә охшаш ир-атлар әрҗәләре белән алып бетерәләр. Малай “Зинһар өчен бер генә әфлисун, әбиемә! ” –дип инәлеп сорый. Мәрхәмәтсез бу кешеләр ишетми дә. Дөньяның рәхимле затлары да күп. Поезддан төшәргә әзерләнгәндә, аңа Свердловск кызы бер әфлисун китереп бирә... 

Язучының һәр әсәре бик матур тел белән, фразеологизмнар кулланып язылган. Шуңа да повесть-хикәяләр үзеннән–үзе укыла, алар уйландыра, әсәрләрдән үзеңә нинди дә булса сабак та аласың. Вакыйф Нуриевның быел гына дөнья күргән “Ни хәлең бар, балам” дигән повесть һәм хикәяләр җыентыгын укыгында да әсәрләрнең су эчкәндәй җиңел укылуына хәйран каласың. Китап “Мәһдиев һәм... ” дигән повесть-хатирә белән ачыла. Мәшһүр язучы Мөхәммәт ага Мәһдиев, Вакыйф Нуриевның әнисе язганнарны (ул Арча педучилищесында Мәһдиев белән бергә укыган) һәм авторның үз истәлекләрен, темаларга бүлеп, туплап биргән әсәр өчен бик тә отышлы һәм укылышлы форма сайлап алынган. Бу повесть укучылар арасында тиз арада популяр булып китте. 

Вакыйф Нуриев, журналист булам, дигән балачак хыялына гомере буе тугры кала. “Шәһри Казан” газетасында ун ел дәвамында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшләгәндә, төнге икедә кайтып керергә туры килгән чакларда да аның сайлаган һөнәреннән күңеле сүрелми. 1987–1990 елларда журналист В. Нуриев – Татарстан китап нәшриятында сәяси-тарихи әдәбият редакциясе мөдире. Аннары “Салават күпере”, “Сәхнә” журналларында баш мөхәррир урынбасары, соңрак аны берничә тапкыр Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасына сайлап куялар. Хәзер ул – биш елдан артык “Казан утлары” журналында җаваплы сәркатип. 

Шул ук вакытта язучы рәсми эшен үти-үти дистәләрчә повесть, 70 ләп хикәя иҗат итә. Моннан тыш әдип – Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының әсәрләрен туплаган “Каһарман каләме” кебек китапны төзүче. Габдулла Тукайның иң танылган шигырьләрен Идел буе халыклары телләренә тәрҗемә иттереп, бер китапка туплап чыгаручы да Вакыйф Нуриев. 

Сөембикә  Кашапова.


Редакциядән. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге газета укучыларын язучы-прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Вакыйф Нуриевка 60 яшь тулуга багышланган “Җаннарны чайкар чак” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә чакыралар.

Кичә 2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Язучылар берлегенең (Мөштәри урамы, 14) Г.Тукай клубында була. Башлана 17 сәгатьтә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев