Мәдәни җомга

Ялганласаң, эшсез дә каласың

Ришвәтчелек күренешләрен булдырмау максатыннан Әлки районында узган тикшерү барышы турында журналистларга сөйләделәр.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең ришвәтчелекә каршы мониторинг бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гаязов сүзләренчә, сәламәтлек, мәгариф, авыл хуҗалыгы, табигатьне саклау тармакларында шактый сораулар туган. Муниципаль килешүләр төзүдә, дәүләт милкен куллануда да хокук бозулар күзәтелә икән. Мисалга ул Базарлы Матак авыл җирлегендә ачыкланган хокук бозуларны китерде.  

– 2014-2020 елларда җирлек кардан чистарту, төзекләндерү эшләре өчен эшмәкәрләр белән 1 млн сумлык килешүләр төзегән. Әмма ул эшләрне башкарма комитет хезмәткәрләре башкарган, алар өчен җаваплы булган эшмәкәрләрнең катышы булмаган, – дип сөйләде ул җирле үзидарә органнарында ришвәтчелекне булдырмый калуга багышланган матбугат очрашуында.

Районның мәдәният йортына караган машинаны ремонтлау буенча да килешү төзелгән, тик ул эшләр дә башкарылмаган. Мәдәният бүлегендә дә бар да тәртиптә дип әйтеп булмый. Аларга ундүрт машина карый, шуларның өчесе генә йөреп тора икән. Калганнары кулланылмый, аның каравы машина йөртүчеләре бар санала, транспорт өчен дә салымнар түләнә. Бер чит ил машинасын 15 мең сумга металлоломга тапшырганнар. Чынлыкта аны ремонтларга әзерләнәләр.
– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә торак төзү яки сатып алуга кагылышлы хилафлыклар ачыкланды, – ди Рөстәм Гаязов.  

 

 

Очрашуда катнашкан Әлки районы башлыгы Александр Никошин керемнәр турындагы декларациядә банктагы счетларын һәм милкен күрсәтмәгәне өчен бер авыл башлыгының эштән җибәрелүен хәбәр итте.

 

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: