Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ЯҢА СӘЯСИ СЕЗОН БАШЛАНДЫ

Югары хакимияттәге "тандем"ның чираттагы урын алышынуы Русиядә яңа сәяси сезон башлануына китерде, дияргә дә буладыр. Гомуми тенденцияләрдә аның нинди үзгәрешләргә китерәчәген чамалавы кыен түгел: моңа кадәр илдә үткәрелгән сәясәтнең дәвамы буларак, ул, мөгаен, дәүләт корпорацияләрен хосусыйлаштыру башлануы һәм элеккеге совет киңлекләрендә ниятләнгән интеграцион процессларның тирәнәюе белән үзенчәлекле булыр. Чираттагы үзгәрештән...

Югары хакимияттәге "тандем"ның чираттагы урын алышынуы Русиядә яңа сәяси сезон башлануына китерде, дияргә дә буладыр. Гомуми тенденцияләрдә аның нинди үзгәрешләргә китерәчәген чамалавы кыен түгел: моңа кадәр илдә үткәрелгән сәясәтнең дәвамы буларак, ул, мөгаен, дәүләт корпорацияләрен хосусыйлаштыру башлануы һәм элеккеге совет киңлекләрендә ниятләнгән интеграцион процессларның тирәнәюе белән үзенчәлекле булыр.

Чираттагы үзгәрештән соң сәяси аренада кылынган беренче адымнар оригинальлеге җәһәтеннән әлләни аерылмады кебек. Кремльгә кире әйләнеп кайткан В.Путин ил буйлап беренче сәфәрен Түбән Тагилдан башлап җибәрде. Анда ул заманча танклар җитештерә торган "Уралвагонзавод" дигән оборона предприятиесендә илнең оборона-сәнәгать комплексына куелачак яңа таләпләр буенча киңәшмә үткәрде. Нәтиҗәдә, Саклану министрлыгы белән әлеге завод җитәкчелеге арасында, 360 данә танкны модернизацияләү өчен 19 миллиард сумлык (100 процентын да алдан түләү шарты белән) контракт төзелүе мәгълүм булды.

Чит ил лидерларына килгәндә, яңа Президент беренче булып Абхазия һәм Көньяк Осетия җитәкчеләре белән очрашты. Ә "зур сигезлек"нең 18-19 майда Кэмп-Дэвидта узган саммитында ул катнашмады (аның урынына очрашуга Премьер-министр Д.Медведев барды). Дөрес, алдан Русия җитәкчесе АКШ Президенты Б.Обама белән 18-19 июньдә Лос-Кабоста (Мексика) узачак "егермелек" саммитына баргач очрашачагы турында белдерде. Әмма, шуңа да карамастан, АКШ Президентының да сентябрьдә Владивостокта узачак АТЭС саммитына килмәячәге ачыкланды. Ә менә Франциянең яңа сайланган Президенты Ф.Олланд ике арадагы мөһим мәсьәләне хәл кылу өчен Алмания Канцлеры А.Меркель белән очрашуга инаугурация көнне үк чыгып китте. Җөмләдән, Алманиягә югары дәрәҗәдәге чакыруны Русия Президенты В.Путин да кабул итте кебек. Әмма сәфәр бераз соңрак булыр, дип көтелә икән.

Шуңа да игътибар итик, Русиядә әлеге яңа сәяси сезон оппозициянең өзлексез протест чыгышлары фонында ачылды. Аңа кайбер төбәк җитәкчеләрен ашыгыч төстә алыштырып куюлар (чөнки 1 июльдән инде аларны сайлаулар аша билгеләү күздә тотыла) да өстәлде. Төньяк Кавказда исә, гадәттәгечә, "гадәттән тыш хәл" режимы кертелде һәм "боевик"ларга каршы махсус операцияләр үткәрелде. Тулы картинага штрихны Русиядә гражданнар авиациясенең киләчәге саналган "Сухой Суперджет-100" (SSJ-100) очкычының Индонезиядә үрнәк очышлар вакытында һәлакәткә юлыгуы да өстәде. Бу атнада Русиядә инде яңа хөкүмәт тә формалаштырылды. Күрүебезчә, анда үзгәрешләр байтак булса да, элеккеге түрәләрне бер урыннан икенчесенә күчереп куюлар да җитәрлек. Кыскасы, яңа сәяси сезон башланса да, кардиналь үзгәрешләр әлегә сизелми. Ә менә урталык җирләрендәге интеграция белән бәйле чараларга игътибар зур.

Фоат УРАЗАЙ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев