Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатышында бер генә башкорт авылы барлыгын әйтте

Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.

«Мәдәни җомга» баш редакторы Вахит Имамов Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында бер генә башкорт авылы бар икәнен әйтте.

«Мисалга Бүздәк районын китерәм. Анда 79 авыл бар. Шуның берсе генә чиста башкорт авылы, ләкин җанисәп буенча 53-57 процент башкортлар яши дип әйтәләр. Кушнаренко районының 79 авылының берсе дә башкорт авылы түгел», — ди Вахит Имамов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Баш мөхәррир моны совет заманындагы башкортлаштыру нәтиҗәсе дип билгели.

«Бер генә дә башкорт авылы булмаган Илеш районында да 70 процент башкорт дип исәп-хисап бирәләр. Башкорт гаиләләре бар, ә башкорт авылы юк. Менә шуларны белсәләр иде», — ди ул. 

 

Ләйсән Рәхмәтуллина 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев