Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ОФЫКТА ТУФАННАР ЮК!

Тәүге нәсер һәм хикәяләрем матбугатта 20 яшемдә чакта ук ялтырый башласа да, беренче китабым 1988 елда гына дөнья күрә алды. Туфан абыйның Язучылар берлеген җитәкләгән чагы, кем икәнлегемне ишетеп тә белми, хикәяләремне укып азапланырга вакыты юк иде, шуңа карамастан нәшрият планын барыбер раслады ул. Ә танышуын 1994 елда, "Сәет батыр"...

Тәүге нәсер һәм хикәяләрем матбугатта 20 яшемдә чакта ук ялтырый башласа да, беренче китабым 1988 елда гына дөнья күрә алды. Туфан абыйның Язучылар берлеген җитәкләгән чагы, кем икәнлегемне ишетеп тә белми, хикәяләремне укып азапланырга вакыты юк иде, шуңа карамастан нәшрият планын барыбер раслады ул. Ә танышуын 1994 елда, "Сәет батыр" китабым басылып чыкканнан соң гына, чынлап таныштык без. Китапның "Татарлар Пугачев явында" дигән өлешендә, Бәхтияр Канкаевны үзенең драмасында юлбасар сыманрак тасвирлаган өчен, мин Туфан абыйга "тибеп үтәргә" дә җөрьәт иткән идем. Берникадәр вакыт, "абзыйдан эләкмәсме" дип, шүрләбрәк тә йөрдем. Ә очрашкач, Туфан абый: "Әдәбиятка кайчан килеп чыктың? Ничек мин син килгәнне абайламый калдым?" - дип кочагына алды...
Туфан абый Чаллыга бик еш килеп йөрде. Аны әле театрдагы премьераларны карарга чакыралар, әле депутат буларак аңа гозерләр бар, әле ул - без үткәргән әдәби кичәләрдә мәртәбәле кунак. Чаллыда аның 60, 70, 75 яшьлек юбилейларын үткәрү, аңа "Чаллының мактаулы гражданы" исемен бирдертү, хәтта үз улымның никах мәҗлесендә кунак итеп утырту бәхете дә эләкте. Аннары үзенең йомышлары да хәттин ашкан иде. Казаннан кузгалдымы, юлдан шылтырата:
- Мин Чаллыга килеп ятам әле. Бәләкәй чакта абыйдан калган трусикларны киеп җәфаланырга туры килә иде, Госсоветта да миңа түрәләрдән калган машина гына эләгә. Чаллыда синең машинаңа күчеп утырырмын да шәһәр әйләнербез...
Казанда аның күләгәсенә ышыкланып йөрүче ахирәтләреннән чамасыз алҗыганмы, әллә сер сыйганмы - Туфан абый гаять усал темаларны кузгатып та гәп куерта, теләсә кемне пәгүн-кәнәфиләренә карамыйча тетеп сала иде. Ачынган, уфтанган минутлары да бик аз булмагандыр. Үзенең Мәскәү әдипләре алдында түбәнсенеп, очсызланып йөрүе өчен гарьләнүе, үкенүе истә:
- Берзаманны әллә нинди, кирәкмәгән корт тешләде, малай. Рәсәйкүләм танылган язучы буласы килеп китте. Бер кочак драмаларыма юлга-юл тәрҗемә ясадым да Мәскәүгә чыгып киттем. Нәшриятларда да, театрларда да - гел теге шома халык вәкилләре. "О, Туфан! Вай, Туфан!" - дип, салпы якка салам кыстыра-кыстыра, һәрберсе үсендергән була. Шул мактаудан кояш астындагы май шикелле җебеп, әле берсен сыйлыйм тегеләрнең, әле икенчесен. Ә үз карарын әйтергә йә кул куярга тиешле мизгел якынайдымы, шома гына итеп, тегеләр икенче бер түрә, чираттагы туганнары янына аткаралар. Айга якын сыйлап кесә такырайгач, букчамны өстерәп, кире кайтып киттем. Безнең кебек икенче сортлы милләт язучыларына Мәскәүгә юл бикле...
Еллар үткән саен ачындыра: нишләп Туфан абый шәхсән үзе шулай түбәнсенеп йөргән? Дәүләт оешмаларындагы чинушаларны санап бетергесез, татар әдибен һәм, гомумән, татар сәнгатен ил сәхнәсенә күтәрү, илкүләм таныту өчен нигә шулар йөгереп йөрмәгән соң? Мисаллар бит Туфанда гына бетми. Иманым мең камил: әгәр обком яки шуның ишарәсе буенча Мәдәният министрлыгы алтмышынчы елларда, таланты канат җәя башлагач та, ил җитәкчеләре алдында - йөз суын, ә филармония, эстрада, "Останкино" яки "Мелодия" магнатларына миллионлаган тәңкә акча илтеп түксә, безнең Илһам Шакировны да Мөслим Мөгамаев дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин, бик мөмкин иде. Акча юклык тотмады бит безне, милли тарлык һәм көнчелек итәктән җибәрмәде. Шул ук сәбәп аркасында без Хәсән Туфанны да, Туфан Миңнуллинны да Олжас Сөләйманов, Давыт Күгелтдинов, Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәримнәр югарылыгына күтәрә алмадык. Әгәр Мәскәү киртә сала икән, без Туфаннарның әсәрләрен төрек, казах, кыргыз, үзбәк, әзари телләренә тәрҗемә итә, Марсель Сәлимҗанов югарылыгындагы режиссерларны эзләп таба, акчасын түли һәм Илһам-Туфаннарыбызны төрки дөньяның йөзек кашларына әйләндереп куя ала идек!..
Дөрес, санаулы гына айларда Туфан абыйның да Бөтенсоюз сәхнәсендә ялтырап алган чаклары булгалады. Җәмгыяте бүтән, идарәче партия һәм хөкүмәт тә башка заман иде. Бөтенләе белән үк имансыз булмаган шул партия Олжасларны, Сергей Михалков, Валентин Распутин, Анатолий Иванов кебек әдипләрне СССР Югары Советының депутатлары итеп кадерләп кенә йөртте. Безнең Татарстан җитәкчелеге дә әүвәл Гариф Ахуновны, аннары Туфан Миңнуллинны шул ук мөнбәрләргә күтәреп куйган иде. Әмма җир астыннан гыйфрит дулагандай, капылт итеп, ил-йорт җимерелде, дилбегә дигәннәре икейөзле монафыйклар кулына күчеп бетте. Татарстанның Язучылар берлеге рәисләрен Рәсәй түгел, республика Югары Советына да якын җибәрмиләр. Рәиснең статусы белән бергә әдәбият үзе дә идән плинтусы дәрәҗәсенә егылып төште. Без еллар буе интегеп яза-яза яулаган йөз мең сум күләмендәге каләм-хезмәт хакын хәзер гап-гади мәктәп директоры һәр ай саен интекми дә ала. Ә караклар турында әйтеп тору да артык. Тик шулай да...
Әле менә бер ай элек кенә Олы Чишмә авылы буендагы бер күлдә үткәрелгән йөзү чарасында булып кайттык. Кырыкка якын әдип-журналистның кайберсен тануга, шунда яшәүчеләр бер йорт тарафына төртеп күрсәттеләр. Әлеге замокның җиз чирәп белән ябылган түбә бәясе генә дә 18 миллион тәңкә тора! Бер банкны иярләгән хуҗаның Татарстан буенча чәчелгән моның ише замоклары унлап, һәм ул әлеге утарына, ничарадан бичара кыяфәттә, елына 4-5 мәртәбә генә килеп чыга икән. Шуннан йөрәк кайный. Барча татар театрларының сәхнәсен ничәмә-ничә дистә еллар буена үз учында тотып, бар милләтне авызына каратып торган Туфан абый, гомере буена борыны белән җир сөрсә дә, мондый байлыкларның меңнән беренә ия булмады бит!..
Бер шомабаш кына, Туфан абый ирешкән данга көнләшүдән, кара гайбәт язып чыкты. Туфан үзенең туган районында кибет ачып куйган да, шунда аракы сатудан аена фәлән миллион табыш ала, имеш. "Нәҗескә тисәң, сасысы таралачак", дип, Туфан абый аны судка чакыртмады, йөрәген һәм тешен кысып түзде.
Ә бар байлыгы - туган авылында төзеп куйган агач йорт та, кылтаеп йөрү өчен генә алган "беттем-беттем" атлы нәни трактор аламасы иде. Кырыктан артык пьеса куйдыртып та, өч дистә ел буена депутат арканы сөйрәп тә, Туфан абый хәтта нәни коттедж төзеп кую бәхетенә дә ирешмәде! Югыйсә, ул - бар тумышы һәм бар сулышы белән авыл баласы; иртән торгач ишегалдына, туфракка чыгып яланаяк басса, бәхет кичерер иде. Әнә шул кара туфрак ләззәтен тату өчен, 1 май көнне Тау өстендәге бакчасына киткән, маридан алып кайткан алмагач үсентеләрен утыртып җилкенсенгән һәм әнә шул дулкынлануларны япа-ялгыз көе күтәрә алмаганга китеп барган бит ул!..
Туфан абыйның "Әлдермештән Әлмәндәр"ендә Әҗәл ролен башкарып һәм 60 ел буена барча татар халкын сокландырып яшәгән, мәңге кабатланмас Равил Шәрәфиевебезнең дә коттедж-вилласы түгел, агач йорты да юк. Акча алышыну заманында тапшырылган Тукай премиясе дә аңа яңа велосипедтан ары юаныч китермәде. Утыз ел буена Әлмәндәрне уйнап гашыйк иткән Шәүкәт Биктимеров та, бичара, СССРның халык артисты дигән дәрәҗәле килеш 12 мең тәңкә пенсиягә амин тотып яшәде. Инде, менә, Туфан абый, Марсель Сәлимҗанов, Шәүкәт абый китте. "Алыштыргысыз кешеләр булмый ла ул!" - дип зур түрәләр шапырып һәм юатып яшәсә дә, юк инде, юк, "Әлдермештән Әлмәндәр" татар сәхнәсенә кабаттан бик тиз генә менә алмаячак!..
Туфан абый булган акчасына туган Мәрәтхуҗасында мәчет һәм башлангыч мәктәп төзеп куярга, юл салдырырга, чишмә яннарын яңартырга өлгерде. Күңелдә шик йөрми: җәннәттә дә хур кызлары белән Әлдермештәй кети-мети уйный торгандыр ул. Туфаннарның анда да кадере бар!
.Туфан абый «Мәйдан» редакциясендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: