Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Узган ел нәтиҗәләре буенча иң кыйммәтләнгән продукт шикәр комы булган

Росстат 2020 елда иң кыйммәтләнгән продуктны атады. Беренче урында шикәр комы, ул 12 ай эчендә 64,54 процентка арткан, дип яза "Интерфакс".

Көнбагыш маена бәя бер елда 25,91 процентка, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр бәясе - 17,4 процентка, ярмалар 20,12 процентка, йомырка - 15,14 процентка, макароннар - 12,08 процентка арткан. Моннан тыш, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре (плюс 7,32 процент), балык һәм диңгез продуктлары (5,18 процент), ак май (4,15 процент), сөт һәм башка сөт продуктлары (3,55 процент), ит һәм кош (2,73 процент) кебек продуктларга да бәяләр күтәрелде. Тулаем алганда, азык-төлек продуктлары узган елда 7,21 процентка кыйммәтләнде. Чагыштыру өчен, 2019 елда бәяләр үсеше 2,75 процент тәшкил иткән.
Декабрьдә Россия президенты Владимир Путин азык-төлекләргә бәяләр үсешенә карата канәгатьсезлеген белдерде. Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников аңлатканча, Россиядә азык-төлеккә бәяләр арту уңышның түбән булуын, рубль курсының төшүен һәм азык-төлеккә дөнья бәяләренең артуы белән бәйле.

16 декабрьдә ретейлерлар һәм җитештерүчеләр килешү имзалаган, аның нигезендә 2021 елның 1 апреленә кадәр шикәрнең бәясе бер килограмм өчен 36 сумнан артмаска тиеш, ә көнбагыш маена күпләп сату бәясе литр өчен 95 сумнан артмаска тиеш. Шикәр һәм майга ваклап сату бәяләре 46 сум һәм 110 сум тәшкил итәргә тиеш.

Әмма, шуңа да карамастан, декабрьдә ноябрь ае белән чагыштырганда көнбагыш маена бәяләр яңадан 1,72% ка арткан. Моннан тыш, ел эчендә җимеш-яшелчә продукциясе кыйммәтләнде, ярмаларга бәяләр ике тапкырга артты.  15,14% ка йомырка кыйбатланды, 12,08 процентка макарон эшләнмәләренә бәяләр артты.
Декабрьдә генә тавык ите, туңдырылган балык, сөләйман балыгы уылдыгы, балык консервлары, милли сырлар һәм брынза, маргарин, майонез кыйммәтләнде. Бер ел эчендә кыйбатланган продуктлар исемлегенә шулай ук икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, балык һәм диңгез продуктлары, ак май, сөт һәм сөт продукциясе, ит һәм кош-корт ите эләккән. Гомумән алганда, Росстат мәгълүматларына караганда, Россиядә азык-төлек продуктларына бәяләр алдагы ел белән чагыштырганда 7,21% ка арткан.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев