Мәдәни җомга

УТ-СУЛАР КИЧКӘН РӘССАМ

Инде бик еракта калган 1970 елда, Казан санаторие төзелешендә Мансур Гарифуллин атлы оста прораб белән таныштым мин. Чыгышы белән ул Балтач районының Чутай авылыннан. Казандагы курорт һәм санаторийлар идарәсенең иң оста төзүчесе исемен йөртә. Сөйләшә башлагач ачыкланды: ул Бөек Ватан сугышы ветераны икән. Яуда батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак орденына...

Инде бик еракта калган 1970 елда, Казан санаторие төзелешендә Мансур Гарифуллин атлы оста прораб белән таныштым мин. Чыгышы белән ул Балтач районының Чутай авылыннан. Казандагы курорт һәм санаторийлар идарәсенең иң оста төзүчесе исемен йөртә. Сөйләшә башлагач ачыкланды: ул Бөек Ватан сугышы ветераны икән. Яуда батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек булган. Әмма танышкан көнне бик кәефсез чагына туры килгәнмен. Ул эшкә килешли сугыш гыйбрәтләрен, Җиңү кадерен белмәүче бер яшүсмер аламасына тап булган. Теге юньсез Җиңү паркы каршындагы мәңгелек утка төртеп, "бәрәңге кыздыру өчен уңайлы бу", дип кычкырып көлә икән. "Без соңыннан шушындый мәгънәсез сүзләр ишетү өчен кан коеп йөрдекмени?" - дип ветеран рәнҗешен күрсәтүдән дә тыелмады...

Ул тынычлана төшкәч, аның авызыннан гаҗәеп гыйбрәтле бер вакыйга ишетеп, хәйран калдым. Мансур сугышкан 676 нчы полк составында Мысин фамилияле бер лейтенант-инженер да хезмәт иткән икән. Бервакыт ул мина кырын чистартырга кыю, тәвәккәл һәм сак сугышчылар җыя башлагач, Мансур Гарифуллин мондый хәвефле заданиене үтәүгә иң беренче булып чәчрәп чыккан. Заданиене уңышлы һәм хәвефсез үтәп кайтканнан соң үзара дуслык башланган. Кайсыдыр яу барышында яраланып, юллары аерылган. Әмма асыл дуслык чишмә шикелле, барыбер дә берзаманны бәреп чыга икән. Лейтенант Мысин полкташы Мансурны әүвәл Башкортстандагы Балтач районы авылларыннан эзләттереп караган, бераздан соң гына Казаннан эзләп тапкан һәм үзе төпләнеп яши башлаган Мәскәүгә чакырган. Мансур барып керсә, Мысинның күзләре дөм-сукыр, ә ул әле шул килеш тә Бөтенсоюз күләмендә үткәрелә торган шашка ярышларында казый булып йөри икән. Җитмәсә, Мансур шикелле полкташларын да үзе эзли, үзе юллата бит!

Икенче тапкыр хезмәттәше янына баргач, Мансур аның фатирындагы диварда сугыш күренешен чагылдырган рәсемне күреп хәйран кала. Рәсемдә нәкъ менә Мансур һәм лейтенант Мысин белән булган вакыйга тасвирланган, мондый күренешне фәкать үзе шаһит булган рәссам гына сурәтләргә мөмкин. Ә кем соң ул рәссам? Алар янәшәсендә нинди талант иясе сугышып йөргән дә, Мансур аны нишләп белмәгән соң?

- Кем соң моның авторы? Ул безне каян белә? - дип сорамыйча түзми Гарифуллин.

- Харис Якупов атлы рәссам. Ул сугыш вакытында безнең дивизиянең штабында хезмәт итте, - дигән җавап та Казан прорабын канәгатьләндерми.

Шул 1970 елның көзендә үк Мансур Гарифуллинга Ленинград каласына барырга туры килә. Каланың 20 нче трест башлыгы Павел Михеев кунак прорабны кире Казанына озатып җибәргәндә Мансурның кулына бер альбом тоттыра.

- Кайткач, Харис Якуповны табып, аңа тапшырсаң иде...

Харис абый хәзерге Тукай мәйданыннан ерак тормый икән. Альбомны тапшыргач, рәссам тирән уйга талды. Альбомның бер битенә, П.Михеевтан тыш, аның тагын берничә полкташы кул куйган иде. Күрәсең, күңеле белән кабат канлы сугыш юлларына һәм күңелсез хатирәләр эченә чумып алгандыр ул. Ә уйларыннан арынгач, иң беренче чиратта, Харис абый Мансур Гарифуллинны телгә алып шаккатырды.

1943 елның декабрендә алар дивизиясенең Украинаны азат итү өчен яу кылган чагы була. Харис Якуповка штабтан артиллерия позициясенә пакет илтү турында фәрман җиткерәләр. Кич, тышта дөм-караңгы, тирә-юнь тоташ кар. Харис штабтан өч йөз адым чамасы китүгә үк сукмакны югалта. Һәр карышны диярлек капшый-капшый, ерактан ишетелгән урыс сүзләренә колак сала-сала атлагач, ниһаять, тиешле батареяга барып җитү бәхетенә ирешә. Пакетны алуга, төн уртасы булуга карамастан, сугышчылар билгесез биеклекне алу өчен яуга ташлана, Харис исә кайтыр юлга чыга. Очраклы рәвештә үтеп баручы бер "полуторка" машинасына кул изи ул. Бөркәвечле әрҗәгә сикерсә, аңа полк инженеры майор Мысин, капитан Павленко һәм тагын унлап солдат тезелешкән. Минковка дип аталган бер авыл читенә килеп туктыйлар. Харис күз ташласа, читтәге бер өй артына фашист танкы посып тора икән. Ул шундук орудиядән ут ача. Беренче снаряд әрҗәне, икенчесе кабинаны пыр туздырып ташлый. Харисның тез капкачы ярыла, ул кырга таба шуышырга мәҗбүр була. Авыл инде еракта калгач кына бүреген югалткан булуын шәйләп ала. Шулай да, шуышып чигенә-чигенә, үзебезнекеләр ягына кайтып җитә. Ярты тезе, гәүдәсе теткәләнгән Харисның исән котылуына таң калалар. Соңыннан гына ачыклана: бу көтелмәгән яудан майор Мысин белән фельдшер да исән чыккан икән. Тик яраланган Мысинны фашистлар әсирлеккә эләктерә, ул тәмугка тиң тоткынлык газапларын кичереп, барыбер исән кайта.

Харис Якупов Мансур Мәскәүдә, Мысин фатирында күргән рәсемдә үзе Минковка авылы янында кичергән аяусыз яу барышын тасвирлаган булган. Рәссамның Ватан сугышына багышлап иҗат ителгән башка әсәрләре дә чын тормышча, аяусыз сугыш күренешләренә нигезләнеп туган. Нәкъ менә шул сәбәптәндер, аның һәрбер картинасы зур ышандыру көченә ия һәм тамашачыга якын, кадерле.

Харис абыйның тормыш юлы турында берничә сүз. Ул 1919 елда Казанда туа. 1940 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышындагы каһарманлыклары өчен "Сугышчан батырлык" медале, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 1951 елдан башлап 25 ел буена Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе булып эшләде. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, "СССРның халык рәссамы" исеменә лаек булды.

Рәис ИДРИСОВ.

.Харис Якупов.

."Хөкем алдыннан".

."Фронт юллары".

.М.Девятаев.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: