Мәдәни җомга

Ут эчендә туган матбугат

Еллар үтәр, тарихчылар безнең газетабызның саргайган битләрен дулкынланып актарыр һәм хәрби корреспондентларыбызның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та: - Нинди изге, нинди бөек эш эшләгәннәр! - дип, аларның исемнәрен бик зур хөрмәт белән телгә алыр. Афзал ШАМОВ Утлы, дәһшәтле һәм данлы еллар күптән үткән. Бомба һәм туп ядрәләренең чокырларын чирәм...

Еллар үтәр, тарихчылар безнең газетабызның саргайган битләрен дулкынланып актарыр һәм хәрби корреспондентларыбызның иң кечкенә генә хәбәрләрен укып та:
- Нинди изге, нинди бөек эш эшләгәннәр! - дип, аларның исемнәрен бик зур хөрмәт белән телгә алыр.
Афзал ШАМОВ
Утлы, дәһшәтле һәм данлы еллар күптән үткән. Бомба һәм туп ядрәләренең чокырларын чирәм һәм кура каплаган. Траншеялар, блиндажлар һәм солдат землянкалары да юк инде хәзер. Ләкин ХАЛЫК ХӘТЕРЕ - ТУТЫКМАС КОРЫЧ. Ул сугыш чоры кешеләре турында сөйләп бетермәслек хатирәләр саклый.
Сугыш плацдармнарына полк һәм дивизияләр генә түгел, окопларга кешелек ихтыяры, каһарманлык, күңел энергиясе дә тупланган. Сугышчыларны тормышка һәм Ватанга мәхәббәт атакаларга күтәргән. Аларның мөкатдәс нәфрәт уты фашист явызларын көлгә әйләндергән.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк рус телендә фронт газеталары чыга башлый. 1942 елның 6 февралендә ВКП(б) Үзәк Комитеты кабул иткән «Матбугат өлкәсендә партиянең иң әһәмиятле бурычлары турында» дигән карарында:
«...Кызылармеецларны аларның үз ана телләрендә газеталар белән тәэмин итү өчен чаралар күрергә», - дип билгеләнә.
1942 елның 10 июленнән татар телендә фронт газеталары чыга башлый. Татар язучылары һәм журналистлары шул газеталарда әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы, иң кимендә корректор буларак хезмәт итә. Милли телләрдә фронтларда барлыгы 64 исемдә газета басыла, аларның 16 сы татар телендә чыга.
Фронт газеталары берничә телдә чыкса да, аларның барысына да рус газетасының редакторы җаваплы мөхәррир булып санала, ә милли газетаның башлыгы - җаваплы мөхәррир урынбасары итеп хисаплана. Штат расписаниесе буенча татар газеталарында мөхәррирдән тыш әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы һәм корректор эшли. 1944 елдан башлап штатка тагын бер хәрби корреспондент-оештыручы өстәлә.
Хәрби корреспондент - фронт газетаның төп фигурасы, ул редакциядән алгы сафка командировкага бер айга, иң кимендә ике атнага барып йөри. Бөек Ватан сугышының ТАРИХИ ЕЛЪЯЗМАСЫН нәкъ менә шул корреспондентлар яза: дошманга каршы автомат һәм каләм тотып, оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да, хәрәкәттәге армия белән бергә сугышлар барган җирдә дошман уты астында фронтның бер очыннан икенче очына һәр көнне чабып, окоптан-окопка шуышып, дошман оборонасын беренче булып өзүче, аңа беренче ударларны ясаучы батырларны күреп, алар белән турыдан-туры таныша, сөйләшә һәм әле генә булып үткән вакыйгалар турында газетаның киләсе саннары өчен яңа хәбәрләр, репортажлар, очерк язарлык материаллар алып кайта. Аның ялкынлы иҗаты ут эчендә туа: күпчелек әсәрләре җилле-яңгырлы окопларда, дошман уты астында языла: сугыш кырыннан хәрби телеграф яисә хәрби телефон буенча якташларыбыз турында газетага кечкенә генә хәбәрләр, сугыш эпизодлары турында хәрби язмалар җибәрә. Ә редакциягә кайткач, төннәрен сукыр лампа яктысында очерк, мәкалә яки шигырьләр яза. Бу язмаларда ул курку белмәс якташларының һәм батыр сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерә. Әлеге әсәрләр, газета аркылы фронтның бөтен почмак­ларына ирешеп, сугышчыларны канатландыра, аларны яңадан-яңа батырлыкларга күтәрә.
Кайнар көннәрдә хәрби коррес­пондентка сугышчы да, оештыручы да, кирәк икән, командир да булып китәргә туры килә. Каләм урынына кулына пистолет яисә автомат алып, ул дошман траншеясына бәреп керә, үлем белән күзгә-күз очраша... Солдатлар белән бергә хәрби тормышның бөтен авырлыкларын кичерә, фронт хәлләрен чынбарлыкны бозмыйча сугышчыларга җиткерә, сугыштагы төп авырлыкның гади солдат җилкәсенә төшүен сурәтли, аларның фронттагы уй-хисләрен, омтылышларын, рухи дөньясын ачып сала.
Татар телендәге фронт газеталарының дүртесе генә - «Ватан өчен», «Ватан өчен сугышка», «Кызыл Армия», «Фронт хакыйкате» - поезд-типографияләрендә басыла. Калганнарның редакцияләре гадәттә дүрт машинага төялеп йөри һәм беренче фронттагы алгы позициядән күп булса 6-10 км ераклыкта гына урнаша. Бу машиналарга җыю, стереотиплау, ротация һәм цинкография белән басу җайланмалары, күчермә электр станциясе монтажлана. Һәр газетаның үз радиостанциясе була: әдәби хезмәткәр-тәрҗемәче эфирдан радио дулкыннары аша барлык фронтлардан алынган иң соңгы хәбәрләр, фронтлардагы уңышлар турындагы мәгълүматлар, Верховный башкомандующий приказларын, документларын, докладларын, чыгышларын, СССР Верховный Советы Президиумы Указларын, Совинформ­бюросының оператив сводкаларын кабул итә. Бу яңалыклар тиз рәвештә татар теленә тәрҗемә ителә һәм шундук газета битләрендә дөнья күрә.
Татар язучылары һәм журналистлары фронт газеталарын беренче саныннан ук дубляжсыз чыгара башлый. Газеталарның һәр санында «Соңгы сәгатьтә», «Безнең фронтта», «Советлар Союзында», «Татарстанда», «Чит илләрдә» дигән рубрикалар астында сугышчан районнардан яңа хәбәрләр, анда төшерелгән фоторәсемнәр, фронт батырлары турында репортажлар, очерк һәм мәкаләләр басыла. Шулай ук язучыларыбыз фашистларга яшен уты булып өркелеп торган үткен юмор һәм тапкыр сатира иҗат итә, алар газета битләрендә түбәндәге рубрикалар белән дөнья күрә: «Чаян фронтта» («Ватан өчен» газетасы), «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» һәм «Яшен ташлары» («Алга, дошман өстенә» газетасы), «Туры наводка белән» («Ватанны сак­лауда»), «Штык» («Суворовчы» газетасы) һ.б. Анда көлдергеч анекдот һәм фельетонны да, җыр һәм мәзәкләрне дә чыгарырга онытмыйлар, чөнки сугышчыларның ял вакытларында елмаясы да, көләсе дә килә.
Үзгәрүчән фронт тормышында татар газеталары номердан-номерга тулылана, яхшыра бара һәм номер саен сугышчыларның йөрәгенә үтеп керә алырлык үз материалларын бирә, һәр сугышчының ышанычлы иптәше, сердәше, киңәшчесенә әверелә.
Шул чорда газета текстлары кул белән эшләнә: башта сүзләр аерым хәрефләрдән җыела, аннары җөмләләр төзелә, шулардан полоса-битләр туа. Фронт газеталары бер төн эчендә кургаш хәрефләргә әйләнеп, басу машинасына керә. Иртән кояш чыкканда, газеталар фронтларның алгы позицияләренә тарала башлый.
Татар телендә басылган фронт газеталарының саргаеп беткән битләрен актарам һәм анда хезмәт иткән 20 язучыны хөрмәт белән искә төшерәм: Хатип Гос­ман, Шәрәф Мөдәррис, Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи, Әхмәт Юныс, Риза Ишморат, Мөхәммәт Садри, Госман Бакиров, Ибраһим Гази, Әхмәт Фәйзи, Габдрахман Әпсәләмов, Гыйз-әл-Габид, Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Гамир Насрый, Гадел Кутуй, Мөнир Мазунов. Болардан тыш биш язучы - Гомәр Бәширов, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир, Хәсән Хәйри, Газиз Иделле һәм рәссам Байназар Әлменов фронт газеталарында ике айлык иҗади командировкада була.
Алар сугышның бөтен сынауларын үтә, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үти. Сугышчан хезмәтләре иң югары бәягә лаек.
Әлфия ШАМОВА.
."Алга, дошман өстенә!" газетасы редакциясе, яу тынган арада бергә җыелгач.
.Фронт корреспондентлары Неман елгасын сал белән кичкәндә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: