Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

УРМАНЧЫЛАР ТАРИХНЫ ТОРГЫЗЫША

Казан үз кунакларын борынгылыгы белән генә түгел, матур итеп бизәкләп салынган йортлары, истәлекле урыннары белән дә җәлеп итә. Әмма соңгы елларда үткәннәребез, тарихыбыз белән бәйле биналар, архитектура һәйкәлләренең берәм-берәм юкка чыга баруы башкалабызда яшәгән һәр кешене дә борчый иде. Көннәрдән бер көнне көтмәгәндә Тукаебыз яшәгән «Болгар» номерлары урнашкан бинаны җимереп...

Казан үз кунакларын борынгылыгы белән генә түгел, матур итеп бизәкләп салынган йортлары, истәлекле урыннары белән дә җәлеп итә. Әмма соңгы елларда үткәннәребез, тарихыбыз белән бәйле биналар, архитектура һәйкәлләренең берәм-берәм юкка чыга баруы башкалабызда яшәгән һәр кешене дә борчый иде. Көннәрдән бер көнне көтмәгәндә Тукаебыз яшәгән «Болгар» номерлары урнашкан бинаны җимереп атулары халыкны аеруча тетрәндерде. Бу юкка чыгулар, бәлки, алга таба да шулай дәвам иткән булыр иде. Әмма узган елның август аенда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казан үзәгендәге архитектура мирасын саклау буенча актив эш башланып китте. Яңартылырга тиешле биналарның исемлеге булдырылып, башкалабызның тарихи үзәгендә алып барылган күпкатлы биналар төзелеше туктатылды. Нәтиҗәдә бу биналарны салучылар проектларны үзгәртергә мәҗбүр булды. Шул ук вакытта аеруча әһәмиятле архитектура истәлеге булган биналарны саклап калу һәм яңарту эше башланып китте. Ә бу - аеруча катлаулы һәм четерекле эш. Әйтик, Казанның үзәгендә үк урнашкан Иске Татар бистәсендә - XVI-XX гасырның татар шәһәр мәдәнияте сакланып калган бердәнбер тарихи урындагы кайбер йортларның яше берничә йөз ел белән исәпләнә. Биредәге биналарны нәкъ шул замандагыча торгызу өчен барлык эшләрне дә әүвәлге төзелеш ысулы белән кулдан башкару осталыгы, сабырлык белән эшләү таләп ителә. Ә инде агач архитектура сәнгате турында сүз барганда - бигрәк тә. Чөнки гасырлар дәвамында хезмәт иткән йортларның кайбер өлешләре бөтенләй черегән. Быел җәй башында Президент фәрманы белән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә шундый четерекле һәм җаваплылык таләп итә торган 7 бинаны яңарту эшен тапшырганнар иде. Төрле архитектура стилендәге, төрле милләт вәкилләре белән бәйле бу йортларның күбесе бүген инде гаҗәеп матурлыгы белән хәйран итә. Урманчылар биналарны торгызу эшен төгәлләп килә. Без бу әһәмиятле һәм җаваплы эшнең барышы, анда килеп туган кыенлыклар турында кызыксынып, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мөхәммәт улы Мәхмүтовка мөрәҗәгать иттек.


- Рамил әфәнде, иң әүвәл Урман хуҗалыгы министрлыгына яңарту өчен тапшырылган йортларның тарихы белән беркадәр таныштырып үтсәгез иде.

- Биналарның һәркайсы архитектура ягыннан әһәмиятле булу белән бергә, тарихилыгы, аларда күренекле кешеләр яшәве белән дә билгеле. Әйтик, Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамындагы 10 нчы йорт күренекле галим, мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре тарафыннан 1858 елда төзелгән. Ике катлы бу йорт 1860 елда янган. Аннары 3 елдан соң яңадан торгызылган. Галим биредә вафатына кадәр, ягъни 1889 елга кадәр яшәгән. Иске Татар бистәсенең үзәге булган бу йортка дин әһелләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, сәүдәгәрләр еш килгән.

Шушы ук урамдагы 31 нче һәм 33 нче йортларны да безнең урманчылар яңартты. Аларның берсе - Апанаев мәчете янәшәсендәге торак бина булса, икенчесе - XIX гасыр архитектурасы үрнәге - Исәнбаев йорты. Париж Коммунасы урамындагы 18 нче йорт та - истәлекле биналарның берсе. Анда «Матбагаи Кәримия» исеме белән билгеле беренче шәхси татар типографиясе урнашкан булган. 1900 елда бертуган Кәримовлар тарафыннан ачылган бу типографиядә татар, урыс, казах телләрендә китаплар, «Таң йолдызы», «Тавыш», «Кояш» һ.б. гәзитләр басылган. Нариманов урамындагы 48 нче йортта исә 1902-33 елларда классик драматургыбыз Галиәсгар Камал яшәгән. Гладилов урамында урнашкан, безнең урманчыларга тапшырылган биналарның тагын берсе җитен комбинатына, күн заводына нигез салган, җитен җеп эрләү һәм туку фабрикалары хуҗасы, сәүдәгәр-сәнәгатьче Иван Алафузов йорты буларак истәлекле. XIX гасыр агач архитектура үрнәге булган бу бина ярым җимерек хәлдә иде. Тихомирнов урамында урнашкан бер катлы бинада исә 1936-37 елларда Чистай епискобы Иоасаф яшәгән.

- Эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез соң?

- Иң әүвәл яңартылырга тиешле һәр бинаны аерым участокларга беркеттек. Әйтик, Галиәсгар Камал йорты Нурлат урманчыларына, Исәнбаев йорты - Ислетар урман хуҗалыгы осталарына, Алафузов йорты - арчаларга, Апанаев мәчете янындагы бина - сабаларга, Тихомирнов урамындагы епископ йорты Лаеш участогына беркетелгән иде. Дөресен әйтик, без бу биналарны яңартырга алынганда, аның реставрацияләү эше икәнен бигүк аңлап та бетермәгәнбез, йортларын матур итеп такталар белән каплап алырбыз, дип кенә эшкә тотынган идек. Әмма ул бик тә нәзберек, четерекле эш булып чыкты. Безгә «Татинвестгражданпроект» белгечләре килеп аңлаткач кына, хикмәтенә төшендек. Йортны сүтеп, яңабаштан эшләргәме, әллә искесен яңартыргамы икәнен экспертлар билгеләде, ә инде белгечләрдән проектларны эшләтеп алдык. Әле аннары да сүтелгән биналарны яңадан корганда, бураданмы, әллә борыстанмы эшләргәме, дигән сорау килеп туган чаклар күп булды. Шуңа да эшебез беркадәр сузылды. Хәзер инде барысы да көйләнде. Бүгенге көндә 4 бинабыз тулысынча әзер. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аларны шәхсән үзе карап, китте, эшебездән бик канәгать калды.

- Искене яңартуга караганда, яңаны төзү җиңелрәк, диләр. Кыенлыклар күп булгандыр...

- Бик дөрес әйтәсез. Искегә кагылма - исең китәр, дип әйткән чакларыбыз шактый булды. Бер җирен яңартабыз - икенчесенең чатаклыгы килеп чыга, түшәменә тотынабыз - череп беткән, идәнен эшли башлыйбыз - кайбер такталары уалып ук тора, диварына кагылабыз - анысы муртайган. Ә йортны сүтәргә ярамый. Кыскасы, азапланып беттек. 100 ел элек эшләнгән бизәкле тактаны бүгенге үлчәмнәргә туры китереп булмый. Әүвәле биналарны бизәкләп-сырлап эшләгәннәр. Аларны да бүгенге техника белән элекке хәленә кайтаруы мөмкин түгел. Аннары без «Татинвестгражданпроект»ның баш архитекторы Светлана Мамлеевага да бик рәхмәтле. Ул да урманчыларга киңәшләре белән бик ярдәм итте.

Бизәкләрнең барысын да диярлек теге замандагы юнгыч, ышкы белән кулдан эшләргә туры килде. Әле аларын да урманчылар үзләре ясады. Үзебезгә дә файдасы булды: тәҗрибә туплап, өйрәнеп калдык. Гладилов урамындагы йортны исә сүтеп, яңабаштан эшләргә туры килде. Бинаның идән астына кадәр төшеп, аны чүп-чардан, яңгыр суларында черегән, муртайган бүрәнәләреннән арындырып, җылыттык. Хәзер борыс белән күтәреп, бинаны җиткереп киләбез. Тихомирнов урамындагы епископ йортын исә 15 метр читкәрәк күчерергә туры килде. Чөнки ул юлга эләгә иде. Аның да фундаментын ясап, диварларын күтәреп, түбәсен калай белән яптык. Тышкы эшләр тәмамлангач, мичләр чыгарып, элекке хәленә кайтарачакбыз.

- Агач сәнгате осталарын каян таптыгыз соң?

- Үзебезнең урманчылар инде. Һәр урман хуҗалыгында агач осталары бар әле. Әйтик, мин үзем 10 ел Нурлат урман хуҗалыгында эшләгән идем. Проекты бар, агачы бар. Әмма бу станок белән тактаны эшләп булмый. Нурлатта алтын куллы балта остасы Галимҗан абый яшәгәнен беләм. «Синең рубаногың бармы? Сырлы тактаны ясый аласыңмы?» - дип, аңа шылтыраттым. Галимҗан абыйга шул тактаны алып кайтып күрсәткәч, ул эшләп бирде, әзерне алып килдек, чүбе дә тегендә калды. Башка бизәкләрне дә шулай яңарттык.

- Эше күп булгандыр, алты почмаклы гади авыл йорты гына түгел бит ул...

- Көне-төне эшләдек инде. Шөкер, урманчыларыбыз карусыз, сабыр , кирәк булгач, җиң сызганып хезмәт итте. Ял көннәре турында да онытып тордык. Әле авылдан материал төягән машина килә башласа, «бөке»гә килеп төртелә, керә алмый, без монда көтәбез... Биналар идән аслары белән эшләнгән, алардагы чүп хисапсыз. Аны түгәбез, тапшыра башлагач, ул да түләүле. Кайберләреннән, әйтик, Алафузов йортыннан 30-50әр машина чүп кенә чыгардык. Урманчыларыбызга рәхмәт, сабырлык белән эшләделәр. Этләр яшәгән, бомжлар җыелып эчеп яткан, чүплеккә әйләнгән тораклардан нинди матур йортлар калкып чыкты бит. Хәзер шуларга карап сөенеп туя алмыйбыз.

- Биналарның эчен ничек эшләдегез?

- Эчке эшләрен дә борынгы ысул белән башкарып чыктык. Дранча белән кагып, штукатурладык, бизәкләрен әүвәлгечә ясадык. Тәрәзәләрен дә элекке үлчәм белән йөзлекләренә туры китереп эшләргә туры килде. Ишекләрен яңарттык. Билгеле, безгә һәр эштә дә киңәшләре белән реставрация белгечләре ярдәмгә килде. Буяуларны да алар сайлашты, бүлмәләрне дә дранча белән эшләп, сылап элеккечә итеп буядык. Йортларга урнаштырылган җиһаз: өстәл-урындыкларны да үткән гасыр стиленә туры китереп сайладык, хәтта абажурлары да лампа рәвешендә эшләнгән. Шулай итеп затлы, ямьле тораклар килеп чыкты.

- Хәзер бу биналар нинди функция башкарыр икән?

- Йортлар, аларны кемнәр яңарткан, шуларның балансына куелды. Анда нәрсә буласы әле тәгаен генә билгеле түгел. Шулай да берсен кунак өе итеп тотарбыз, дип ниятләнелгән иде. Шулай ук бу биналарның берсендә музей да булырга мөмкин. Әйтик, Галиәсгар Камалның шәхси әйберләре була икән, аларын урнаштырып кую авыр түгел. Йортларга электр, су кертелгән, канализациясе эшли.

- Инде менә, шөкер, истәлекле, тарихи биналарны яңарту эшен тәмамлап киләсез, олы мәшәкатьтән арынасыз. Алга таба да тагын шундый четерекле эшләр килеп чыкса, алыныр идегезме?

- Урманчылар алар тырыш халык, кирәк икән, каршы килмәячәк, әлбәттә, алыначак. Киләсе елда Алабугада паркет, МДФ җитештерү заводы эшли башлаячак. Завод бер тәүлегенә 3 мең кубометр, ягъни 150 машина агачны йотып барачак. Безнең алга предприятиене чимал белән тәэмин итү мәсьәләсе килеп баса. Билгеле, хәзер урман хуҗалыкларына кампитрлар белән җиһазланган, югары җитештерүчән эшли торган форвадер, харвейстерлар кайта башлады. Бу техника Нурлат, Саба, Әлмәт, Минзәләдә бар инде. Әмма, завод сафка баскач, эшне җайга салырга, көйләп җибәрергә кирәк булачак әле.


- Ахыр чиктә биналарны яңарту кебек нәзберек эшне башкарып чыгу урманчыларның теләсә нинди эшкә сәләтле булуын да күрсәтә бит әле.

- Байтак еллар дәвамында Русия урман хуҗалыгы тармагында зур реформалар бара. Дөрес, алар барысы да бигүк әйбәт үзгәрешләр булып чыкмады, хезмәт хаклары нык кимеде. Нәтиҗәдә без урман эшен яратып килгән бик күп кешеләребезне югалттык. Аларны гаепләп тә булмый, чөнки гаиләне туендырырга, яшәтергә кирәк. Ә инде, Президентыбыз кушкан олы эшне башкарып чыга алганбыз икән, бу әле төп эшче көчебез калган, югалып бетмәгәнбез, дигән сүз. Урманчылыкта үз эшен ихластан яраткан кешеләр генә калды хәзер. Әкренләп яшьләребез дә кире кайта башлады. Соңгы елларда урман сәнәгате дә гел үсештә. Республикабыз җитәкчелеге дә урманнарга һәм урманчыларга карата олы кайгыртучанлык күрсәтә.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Казанның яңартылган агач йортлары.
-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев