Мәдәни җомга

УНИВЕРСИАДА РУХЫ МӘҢГЕГӘ КАЛЫР

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин ЧЫГЫШЫ Ханымнар һәм әфәнделәр! Кадерле дуслар! Кунакчыл Русия исеменнән сезне Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасында сәламлим! Исәнмесез! Welcome! Казан - безнең бик зур һәм күпмилләтле илебезнең иң матур һәм иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Бүген биредә сәләтле яшь спортчылар җыелды. Дуслар!...

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин ЧЫГЫШЫ


Ханымнар һәм әфәнделәр! Кадерле дуслар!

Кунакчыл Русия исеменнән сезне Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасында сәламлим! Исәнмесез! Welcome! Казан - безнең бик зур һәм күпмилләтле илебезнең иң матур һәм иң борынгы шәһәрләреннән берсе. Бүген биредә сәләтле яшь спортчылар җыелды.

Дуслар! Сез - төрле ил һәм кыйтга вәкилләре, әмма июльнең бу көннәрендә барыгызны да Бөтендөнья җәйге Универсиадасы берләштерде, аның колачын исә Олимпия уеннары белән чагыштырып була.

Әлеге спорт бәйрәмендә катнашучылар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешә алсын, киеренке ярышларда һәм авыр көрәштә сынатмасын өчен без хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек.

Сүз дә юк, җиңү көчлеләргә генә бирелә, әмма Универсиада рухы, аның атмосферасы сезнең күңелләрдә мәңгегә калачак.

Сезнең барыгызны да спортка мәхәббәт, аның гадел көрәш һәм иптәшлек идеаллары, уңыш һәм җиңүгә өмет берләштерә.

Әлеге тантаналы минутларда сезнең йөрәкләр бергә тибә, сез бергә, иңгә-иң янәшә, уртак хисләр һәм уртак идеяләр белән берләшкәнсез.

Сезгә үзегезне җиңәргә, яңа шәхси рекордлар куярга язсын.

Көрәш һәм триумфның әлеге мизгелләре хәтерләрегездә уелып калырлык булсын. Һәм алар сезнең белән гомергә калсын.

Уңышлар сезгә!


КАЗАН ДӨНЬЯГА БУЛГАНЛЫГЫН КҮРСӘТТЕ

Күптән көткән көн килеп җитте: Татарстан башкаласының "Казан-Арена" футбол стадионында XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасын ачу тантанасы булып үтте. Анда 45 мең тамашачы белән бергә РФ Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, FISU президенты Клод- Луи Галльен, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ спорт министры Виталий Мутко һ.б. рәсми затлар, дөньякүләм танылган спортчылар катнашты.

XXVII Универсиаданы ачу тантанасының гаҗәеп бер тамаша булачагы турында күптән телгә кергән иде инде. Һәм шушы көннәрдә генә чын-чынлап әзер булган стадион тантана башланырга 1 сәгать кала ук инде халык белән шыгрым тулган иде. Дөрес, вакыт бушка үтмәде: танылган телевизион тапшырулар алып баручы Яна Чурикова тамашачыларга бүләк итеп бирелгән букчаларга тутырылган кечкенә яктырткычлар, шар, кыңгырау белән нишләргә икәнен аңлатты.

Универсиаданы ачу тантанасы өчен әзерләнгән сәхнә пирамида формасында эшләнгән, аның өске өлешен Уеннар уты кабызылачак касә бизи. Сәхнәне исә су әйләндереп алган.

Билгеләнгән вакыт җитү белән, мәйданда төрле милләт вәкилләрен, аларның мәдәниятләрен, үзенчәлекләрен, риваять, фольклорын чагылдырган, сәхнәләштерелгән тамаша башланып китте, 384 артист, 120 барабанчы дәртле көйләр белән көчле алкышлар астында залга килеп керде. Биредә милли киемнәрдән татар кызлары-егетләре дә, Татарстан туграсының төп билгесе Ак Барс та, түбәсеннән төтен чыгарган йортлары белән Себер халыклары да, боланнар җигеп, кар даласы буйлап барган ненецлар да, орлык салынган зур касә белән славян кызлары да бар иде. Чуаш, мари, башкорт, Кавказ халыклары вәкилләре һәркайсы үз гореф-гадәтләрен күрсәтте, җырлады-биеде. Тамашада исә төп каһарман - тарих тәгәрмәчен әйләндерүче кеше иде. Заманча техника, лазер белән тудырылган матурлык тамашачыларны хәйран итте. Шулвакыт югарыда экранда күрсәтелгән төрле спорт уеннары фонында велосипедчылар пәйда булды. Алар әйләнеп торучы Җир шарына ияреп, һавадан барган тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә башлады. Яшьләр спортын чагылдырган бу тамашадан соң гөмбәздән FISU эмблемасы - төрле утлар белән җемелдәп торган U билгесе төшерелде. Шунда ук тамашачы игътибарын су буйлап Русия флагы белән йөзеп барган җилкәнле кораб җәлеп итте. Мәйданга төрле халыкара конкурсларда җиңгән яшьләр Русия флагын алып чыкты һәм аны хәрби формадагы 8 курсантка тапшырды.

Тамашачы әләмне аягүрә басып каршы алды, флагны Универсиада билгесе - лалә чәчәге янына алып килеп күтәргәч, Русия Федерациясе Дәүләт гимны яңгырады. Аннары тамашаны Универсиада башкаласы Казанның, анда яшәүче халыкларның тарихына бәйле риваятьләргә нигезләнеп эшләнгән, сәхнәләштерелгән күренешләр дәвам итте. Урта Идел ярында урнашкан мәркәзебезгә бәйле "Казан - сердце Волги" дигән видеоролик күрсәтелде. Риваятьләрдә Казан һәм аның барлыкка килүе, Казансу ярлары буенда яшәүче һәм Казанны саклаучы канатлы аждаһа турында бәян ителә. Идел буе Болгарстанының алтын куллы осталар дәүләте булуын сөйли торган күренеш - алтын кешеләр яшәүче кала да күз алдыннан үтте. Тагын бер риваять җир астыннан табылган һәм суы кайнап торган казан турында. Имештер, Казанны нәкъ шул урында төзегәннәр. Бу вакытта сәхнәдән алтыннан коелган казан гөмбәзгә күтәрелде, аннан парлар бөркелеп чыкты. Суда басып торган 120 барабанчы да дәртле ритмнар белән мәйданда барган тамашаны тагын да җанландырды.

Тамашада татар халкының үз үткәннәрен кадерләве, аңа сак мөнәсәбәте дә күрсәтелде. Нәсел агачы - Шәҗәрә үзен хөрмәт иткән ир-егетнең 7 буынын онытмый саклавына ишарә иде. Сәхнәгә иңдерелгән, һәркайсы 260 килограммлы 6 хәситә исә аның буыннан-буынга, анадан кызына тапшырылып һәм бизәкләр белән тулыландырылып баруы турында искәртте. Шул ук вакытта "Хәситә" биюе башкарылуы да әлеге фикерне куәтли төште. Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре укылу, "Күбәләгем-түгәрәгем", "Әпипә" кебек татар халык көйләренә биюләр башкарылу, шул рәвешле милли сәнгатебезне кунакларга да күрсәтүебез, әлбәттә, бик әйбәт булды. Шуннан соң сәхнәдә Сөембикә манарасы калыкты, Казан Кремле диварлары пәйда булды. Бу вакытта Мария театры солисты Аида Гарифуллина Сөембикә-ханбикә турында җыр башкарды.

Спортчылар парадын Албания егет-кызлары башлап җибәрде. Аннары мәйданга Алжир, Америка Самоасы, Андорра, Ангола делегацияләре килеп керде. Тамашачылар аларның һәркайсын алкышлар белән каршы алды. Парадны 162 нче ил булып Русия спортчылары тәмамлады. Залдагылар Универсиадада иң зур төркем - 672 спортчы белән катнашкан Русия командасын аягүрә басып алкышлады. Ил әләмен 21 яшьлек штангачы Дмитрий Хомяков күтәрде. Студент бәйгеләрендә Канада, Япония, Украина, АКШ кебек 450ләп спортчы белән катнашкан илләр дә, 1-2 егет-кыз белән килүче дәүләтләр дә хәтсез. Әйтик, Аурупаның кечкенә дәүләтләреннән берсе булган Андорра кенәзлеге дзюдо буенча 1 кыз тәкъдим итә. Сәгать ярымлап дәвам иткән парад вакытында Глинка, Чайковский, Рахманинов музыкалары яңгырады, алып баручылар илләрне урыс, инглиз, француз телләрендә игълан итте.

Тамашаның "Чагылыш" дип исемләнгән өлешендәге 3D сурәтләрне карау өчен махсус стереокүзлекләр таратылган иде. Анда классик әдипләрнең китаплары аша урыс сәнгате тарихы чагылдырылды. Тамашаны урыс шагыйре А.Пушкинның "Сказка о царе Салтане" әкияте персонажлары гәүдәләндерелгән программа дәвам итте. Аккош патшабикә белән Карчыга рәвешендә тасвирланган изгелек һәм явызлык көрәше яхшылыкның җиңүе белән тәмамланды.

Тормыш бер урында тормый. Кеше гыйлемгә, дөньяны танып-белергә омтыла, могҗизалар эзли, яңа җирләр барлап, сәяхәткә чыга, кыйтгалар ача. Кеше дигән зат сәхнә уртасында алгарышны белдергән маятникны чайкалдыра. Экранда һәм сәхнәдә аталы-уллы Черепановлар уйлап тапкан паровоз, Можайский, Сикорский очкычлары, Ползуновның җылылык двигателе, Яблочковның электр лампочкасы, Поповның радиосы пәйда була.

Кеше ХХ гасырга аяк баса. Тамашачы күз алдыннан тарихи вакыйгалар үтә: гражданнар сугышы, инкыйлаб, Бөек Ватан сугышы, кешенең галәмгә очуы... Ватан сугышы күренешләре залдагыларның кыңгырау чыңлатуы белән тәмамлана. Бу вакыйгалар, бал күлмәкләре һәм фрак кигән 400 артист башкаруындагы вальс фонында уза. Экранда Юрий Гагарин корабль бортына күтәрелә, аның баш конструктор Сергей Королев белән сөйләшүе ишетелеп ала һәм беренче космонавтның "Поехали!" дигән сүзе яңгырый. Русиянең халык артисты Дмитрий Хворостовский җырлавы аша, композициягә аһәңдәш булып, кешенең ачык галәмгә беренче чыгуы күрсәтелә.

Халыкара космик станция бортыннан экспедиция командиры Павел Виноградовның яшьләргә мөрәҗәгате залдагылар өчен тагын бер көтелмәгән бүләк булды. "Сез зур эш башлап җибәрәсез. Универсиада - ул алда торган сынаулар һәм мөмкинлекләр. Үз көчегезгә ышаныгыз, намуслы көндәшләр булыгыз. Йолдызларга күтәрелгәч, без дөньяның ничек гүзәл, үзенчәлекле булуын күрәбез. Сез җирне бүген тагын да матуррак, гаделрәк итә аласыз. Сезнең һәр карарыгыз, гамәлегез тормышыгызны, әйләнә-тирәгездәге дөньяны бөтенләйгә үзгәртергә мөмкин. Бу мөмкинлеккә бик сак карарга кирәк. Яхшылыкка яхшылык белән генә ирешеп була. Барысы да үз кулларыгызда", - дип, космонавт яшьләргә үз нәсихәтен бирде.

Алга таба Интернет дәверенә килеп керәбез: сәхнәдә гаять зур челтәрне гәүдәләндергән утлы шар күренде. Залда утырган кешеләрнең кулларындагы яктыртылган кечкенә шарчыклар социаль челтәр аша төрле илләрдә яшәүчеләрнең берләшүен аңлата иде. Һәм экранда киләчәк кешеләре пәйда булды. "Киләчәк сезнең кулда. Ул башланды инде. Без тумадык әле, әмма тормышыбыз сезнең бүгенге гамәлләрегезгә бәйле", - дигән сүзләр ишетелде. Бу фикергә җырчы һәм композитор Александр Градский белән Мария театры җырчысы Мария Максакова башкаруындагы җыр да аваздаш булып яңгырады.

Тамаша ахырына якынлашты. Мәйданга Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) әләмен алып чыктылар. Ул күп тапкырлар Олимпия чемпионы, йөзүче Владимир Сальников, шахмат Олимпиадасы җиңүчесе Алисә Галләмова, музыкант Денис Мацуев, актер Константин Хабенский, Зур театрның прима балеринасы Светлана Захарова, 2012 елгы Олимпиаданың көмеш призеры, фехтованиече Камилә Гафурҗанова кулында иде. Аларның стадион буйлап узуын Уеннарның рәсми булмаган гимны "Человек, живи!" җыры озата барды. Ә инде флагны югары үрләткәч, Универсиаданың рәсми гимны "Гаудеамус" яңгырады. Спортчылар һәм судьялар исеменнән спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Алия Мостафина, 3 тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Садовый ярышларда намуслы булу, допинглар кулланмау, гадел эш итү турында тантаналы ант бирде.

Бер ел элек Парижда кабызылган Универсиада уты да, дөнья тирәли сәяхәт кылып, шәһәрләр, районнар аша үтеп, ниһаять, стадионга килеп җитте. Аны Универсиада касәсенә кабызу хокукы Русиянең яшьләр хоккей җыелма командасы капитаны Наил Якуповка, 4 тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зариповка, волейбол буенча 2 тапкыр Олимпия уены вице-чемпионы Екатерина Гамовага, Олимпия чемпионы Таһир Хәйбулаевка бирелде. РФ Президенты Владимир Путин бәйрәмдә катнашучыларны сәламләгәннән соң, халык белән татар телендә "Исәнмесез!" дип исәнләште. Ул, спорт бәйрәмендә катнашучылар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен, югары нәтиҗәләргә ирешсен, көч сынашуларда сынатмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәнлеген әйтте һәм җиңүнең көчлеләргә генә насыйп булуын искәртте. "Әмма Универсиада мохите һәм рухы мәңгегә сезнең белән кала. Сезнең барыгызны да спортка мәхәббәт , гадел көрәшкә югары идеаллар, уңышка өмет берләштерә. Бу тантаналы минутларда сезнең йөрәкләрегез бердәм тибә. Сезнең шәхси рекордлар куюыгызны телим. Бу җиңү мизгелләре гомерегез буенча онытылмасын", - диде РФ Президенты Владимир Путин.

Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльен сәламләү чыгышында Казанның 2013 елның иң зур халыкара спорт чарасын үз җирендә студентлар һәм спортчыларны җыеп үткәрүен билгеләп үтте. "Дөньяның 160 иленнән килгән 14 меңнән артык студент-спортчы Универсиада авылында яшәячәк, 10 мең студент-спортчы 27 төрдә төрле спорт мәйданчыкларында бәйге тотачак", - дип белдерде ул. Клод-Луи Галльен үз чыгышында 6 ел дәвамында барган тырыш хезмәт дәвамында Казанның үз сәяси ихтыяры, икътисади һәм технологик мөмкинлекләре белән теләсә кайсы дәрәҗәле халыкара ярышларны үткәрергә, Русия спортының үзәге булырга лаек икәнен бөтен дөньяга исбатлавын да искәртеп үтте.

Шуннан соң РФ Президенты Владимир Путин үзе һәм FISU Президенты Клод-Луи Галльен янына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килеп кушылгач, XXVII җәйге Универсиаданы ачык дип игълан итте. Тамаша фейерверклар ату белән тәмамланды.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: