Мәдәни җомга

УНҖИДЕ ЯШЬЛЕК ЯУГИР

Сугыш, канкоеш, һичшиксез, - саташу ул. Кызлар назлыйсы, үчтекиләп балалар сөясе, иген чәчеп-җыясы ирләрнең ут эчендә харап булуларын саташу димичә, тагын ни дип әйтеп була?! Шаулап үскән арыш кырларыннан, җәелеп аккан елгалардан рухи көч алып, тымызык иртәләрдә су буендагы моңсу өянкеләрне күргәндә күңелләре нечкәреп, чибәр туташларның ягымлы тавышларыннан, серле күз...

Сугыш, канкоеш, һичшиксез, - саташу ул. Кызлар назлыйсы, үчтекиләп балалар сөясе, иген чәчеп-җыясы ирләрнең ут эчендә харап булуларын саташу димичә, тагын ни дип әйтеп була?! Шаулап үскән арыш кырларыннан, җәелеп аккан елгалардан рухи көч алып, тымызык иртәләрдә су буендагы моңсу өянкеләрне күргәндә күңелләре нечкәреп, чибәр туташларның ягымлы тавышларыннан, серле күз сирпүләреннән йөрәкләре әсәрләнеп, композиторларның моң дулкынында йөзәсе, шагыйрь, язучыларның каләм тибрәтәсе, рәссамнарның киндер белән серләшәсе һәм шул иҗат бәхетеннән күңелләре белән күкләргә ашасы урынга снаряд шартлауларыннан җиргә сеңүләре, матурлык тудырыр өчен яратылган бу кешеләрне мескен, мәхлукларга әйләндерү абсурд түгелмени?

Казан музыка училищесын тәмамлаган 17 яшьлек Афзал Хәйретдиновның беренче тапкыр сугыш утына кергәндә мондый уйларга бирелергә вакыты булмагандыр. Йошкар-Ола күршендә урнашкан Сурок стансасы янындагы өйрәнү лагерьларыннан аларны эшелон белән Песковатка авылы янына алып киләләр. Гыйнвар ае. Салкын. Фронт якында гына. Ике кешегә бер тәлинкә борчак ашы ашатканнан соң "Сез хәзер 1311 нче полкның 173 нче ату дивизиясе солдатлары", дип игълан итәләр.

- Арада урта белемлеләр бармы? - дип сорый офицер.

4 солдат кулларын күтәрә. Алар арасында безнең Афзал Хәйретдинов та бар. Дүртесен дә элемтә ротасына кушалар.

- Эй, анда, берегез минем арттан иярегез! - дип, төн уртасында палаткада изрәп киткән яшь элемтәчене уятып, боера старшина. Афзалдан яшькә өлкәнрәк булса да, бергәрәк елышкан үзбәк һәм казах егетләре ишетмәгәнгә салыша. Старшинаның катлы-катлы "мат"ларын көтмичә, палаткадан Афзал атылып чыга. Старшина кулындагы элемтә чыбыгы бәйләменең берничәсен егеткә тоттыра да, "телефон аппаратын да ал", дип боера. Афзал як-ягына карана, әмма бернинди аппарат та күрми. Кар өстендә аунап яткан картон тартманың элемтә аппараты икәнен каян белсен инде ул?! Тирә-юньдә снарядлар, миналар шартлый, аларның кыйпылчыклары колак яныннан сызгырып уза. Аяк асты мәетләр белән тулы, яшел шинельлеләре - немецлар, ватник кигәннәре - безнекеләр. Шартлатылган танк янында аларны берничә офицер каршы ала. Үзенә күрә командир пункты икән.

- Кая, бир телефон аппаратын, - дип боера старшина.

- Нинди аппарат? - дип куркуга кала солдат.

- Ахмак, кар өстендә ята иде бит, күзең чыккан нәрсә! - дип старшина үкерүен дәвам итә. - Көчек урынына атып үтерәм мине сине! Бар, кире йөгер, аппаратсыз кайтсаң, муеныңны өзәм!

Агарынып калган Афзал күз ачып йомганчы юк була. Үзе йөгерә, үзенең исә хәле юк - лагерьда аларны ачка үтерә яздылар бит. Ярты сәгатьлек юл аңа бер гомерлек озын тоела. Иң аянычы -кар өстендәге тартмадан җилләр очкан. Элемтә ротасы землянкасына барып керсә, анда наушниклар кигән кызлар командирларны окоптагылар белән тоташтыра.

- Вон отсюда! Эшләргә комачаулама! - дип акырулары була, егет землянкадан атылып чыгып, хәлсезлектән янә карга ава. Шул чагында гына карда аунаган тартманы күреп ала һәм, аны эләктереп, старшина янына йөгерә. Тегеләрнең исә эзләре дә юк. Алексеевка авылы янында гына куып җитә.

Старшина тартманы кулына алып караса, анда күрше ротаның номеры сугылган икән...

Элемтә проводын чорнап кире кайткан чакта юлда медсанбатка таба кыяклаган яралылар очрый.

- Андрей, - дип кычкырганга борылып караса, бер полкташы икән. (Афзалны сугыш буе Андрей дип йөртәләр). Батальоннары бу бәрелештә тулысынча диярлек һәлак булган икән. Берничә сәгать эчендә - 800 сугышчы!

- Ә Мингали, Мишка? - дип бер якташының исәнлеген белешмәкче була шул чагында Афзал.

- Үлде, үз күзләрем белән күрдем.

- Са-та-шу! Саташудыр бу! - дип, йөзен бүреге белән каплап, үкерә яшь солдат.

Аннары Афзалны бер солдат белән бергә корал складын сакларга билгелиләр. Буп-буш кырда 30-40 градус суыкта ике тәүлек торасы була. Икенчесе, кунып чыгарга җылырак урын табып булмасмы, дигән хәйлә белән табан ялтырата. Ике тәүлек дигәне дүрткә сузыла. Бер полковник, майор һәм берничә офицер килеп, "Коралларны үзебезнең часть өчен алабыз", дип Афзалның кулына язу тоттырып китмәсә, ул, бәлки, ачык кырда катып та үлгән булыр иде. Мәетләргә абына-абына көчкә аягын сөйрәп барганда ул салкынны да, эчендә бүре улаганын да сизми. Үз-үзен белештермичә атлаганда кемнеңдер аягына басуын, аның ямьсез сүгенеп, этеп җибәрүеннән айнып киткәндәй була. Бер төркем солдатлар немецларның яшерен азык-төлек складын тапкан икән. Шуннан кем күпме күтәрә ала ашамлык тутыра. Аңлапмы-аңламыйчамы, өшегән бармакларын көч-хәл белән селкетеп, Афзал да аларга кушыла. Солдатлар ни эшләсә, ул да шуны кылана. Менә, егетләр катырылган ит брекетларын, макароннар, консервалар, прессланган икмәкне күбрәк тутырыр өчен капчыкларыннан аяк чолгауларын, эчке киемнәрне бушатырга керешә. Афзал да аларны кабатлый. Кинәт капчыкта кулына ниндидер катыргы эләгә. Ул катыргы - музыка училищесының зачет кенәгәсе. Бу - аның профессиональ белеме турында бердәнбер таныклык. Бу катыргы белән күпме өмет-хыяллар бәйләнгән! Аннан туган як, Казан, училище исе килә! Әмма бер мизгел тын алмыйча торганнан соң, бер кап макарон хакына кадерле катыргыны болгап атканын сизми дә кала ул. "Бу нинди саташу?" дип пышылдый иреннәре...

Полкның штабына кайткач, коралларны чит-ятларга биреп җибәрүе өчен Афзалга тагын эләгә. Бүтән чарасы бар идемени соң аның? Карышса, шундук үзен атып үтерәчәкләр иде бит. Бу хатасы өчен Афзалны элемтәче эшеннән азат итеп, пехотага күчерәләр. Сугышка кузгалганчы ял итергә бераз вакыт бирәләр. Салкын кар өстендә нинди ял? Кардан дивар ишәләр дә, җилдән качып, бер-берсенә елышып яталар. Әмма Афзалга мондый бәхет тә тәтеми.

- Хәйретдинов, рота өчен корал алырга барасың, үзеңә берәр ярдәмче дә иярт, - дип боера командир.

Аннан кайтып тамак ялгап кына өлгергәннәр иде, тезелеп басарга фәрман яңгырый. Политҗитәкче немецларны Мәскәүгә җибәрмәгән панфиловчылар турында нотык сөйләп үтә. Аннан соң солдатларның һәммәсенә тутырылган кәгазь битләрен өләшеп чыгалар.

- Коммунистлар партиясенә керергә теләүчеләр өчен гариза бу. Кем дә кем бу сугышка коммунист булып керәсе килсә, шунда фамилиясен теркәсен, - дигән боерык яңгырый.

Шунда ачы сагыну хисе Афзалның бәгырен телеп ала. Әгүзе билләһи..., сыйрател ләзинә..., мәлики йаумитдин..., әлһәмделилләһи... Соңгы көннәрнең мәхшәреннән чуалган зиһен бала чакта күңелгә сеңгән кадерле догаларны бөтен итеп искә төшерә алмый. Иман тулы күңеленең бер чите белән бу гаризаның ил-көннең чираттагы зур саташуы икәнен аңласа да, 1943 елның гыйнварында ул коммунист була.

Мондый саташулар аның тормышында, аһ, күп була әле. 1943 елның кышында Хәйретдиновлар гаиләсенә военкоматтан уллары Афзалның үлүе турында хәбәр килеп ирешә. Кайгылы хатны бичара анага урамда тапшыралар һәм ул шунда ук һушсыз егыла. Берничә көннән соң госпитальдәге улыннан сәлам хаты килгәч һәм почта мөһерләрендәге көннәрне җентекләп тикшергәннән соң гына кабат тормышка кайта ул. Сугыш тәмамланганнан соң А.Хәйретдинов Сталинград өлкәсенең кабер урыны күрсәтелгән Гончары авылына барып та карый, әмма шул исемдәге авылны да, каберне дә тапмый...

Әмма тагын да зуррак саташу Афзалны алда көткән икән. Мәскәүдәге Казан вокзалы. А.Хәйретдинов ялга кайтып килә. Солдатлар белән шау-гөр сөйләшеп кассадан билет алырга чиратта торалар. Сержант солдатлары артыннан калмыйча ияреп йөргән йолкыш кыяфәтле, чырадай ябык, арган, талчыккан сәер бер кешегә игътибар итә һәм документларын тикшерергә була.

- Андрей, бу адәм дә Хәйретдинов фамилияле, алай-болай синең танышың түгелме? - дип эндәшә ул Афзалга.

Егет теге кешегә якынрак килә. Билгесез адәмгә озак кына төбәлеп карап тора һәм... яшьле күзләрдән әтисен танып ала. Улым, улым, дип ишетелер-ишетелмәс пышылдый бичара атаның калтыранган иреннәре. Репрессиягә эләккән Насретдин ага тимер юл төзелешендә эшләгән икән. Шушы көннәрдә генә аны иреккә чыгарганнар һәм аның туган ягына кайтып барышы...

Кара-каршы ике ир-ат тора. Аларның берсе - юк гаеп өчен ирегеннән мәхрүм ителеп, еллар буе тимер юл шпаллары ташыган, ачлыктан интеккән, горурлыгы изелгән, тапталган. Ә икенчесе - бичара карт әтисен җәзалаучы ил өчен сугыш кырында канын койган. Шуннан да зуррак саташу булырга мөмкинме соң?!

Әнкәсен исә саташудан бер Ходай гына саклагандыр. Авылларына 10 чакрым чамасы юл калганда каршыларына очраган җигүле арбадан эш белән район үзәгенә барырга чыккан әнисе сикереп төшә дә каршыларына ыргыла. Арбаның алдына ук килеп утырган улын ерактан ук танып алган икән. Шул вакытта печән өстендә улының плащ-палаткасын бөркәнеп яткан әтисе тавышка уянып тора башлый. Бәхетеннән шашынган хатын ни еларга, ни көләргә белми...

Саташкан ил эчендә акылдан язмас өчен А.Хәйретдиновка музыка ярдәм иткәндер, мөгаен. Башта ул скрипкә моңнарында юану таба. Аны авыр йөк машинасының бензин багына бәйләп йөртә. Бервакыт төнге марш вакытында скрипкәсе нәкъ көпчәк астына төшеп изелгәндә егетнең үзәге өзелгәндәй була. Аннары бер капчык он, 3 трофей сәгать, бер савыт спиртка пехотачылардан алмаштырып алынган аккордеон кулына керә. Немец илбасарларының һөҗүме тынган арада бу милләтнең бөек композиторлары Бетховен, Бах, Шубертның әсәрләрен уйнаганда кабат каһәр суккан әлеге сугышның коточкыч саташу булганын уйлагандыр егет. Ә Германиядә А.Хәйретдинов бер алман виолончелисты белән таныша. Ике музыкант арасында бик тиз арада җылы мөнәсәбәт урнаша. Тегесе аңа үзенең фатирының ачкычын ышанып тапшыра. Афзал буш вакытларында анда кереп рәхәтләнеп виолончельдә уйный торган була...

Саташулы көннәр артта калгач, А.Хәйретдинов консерваторияне һәм аспирантураны тәмамлый. Сәнгатькә гашыйк, мәдәниятле шәхесләр күбрәк булсын, саташулар бүтән кабатланмасын өчен хезмәт куя башлый. Ул музыка мөгаллиме була, ярты гасыр вакыт Казан дәүләт консерваториясендә альт, виолончель, контрабас кафедрасын җитәкли. Былтыр, 90 яше тулганда, Афзал агага Казан консерваториясенең шәрәфле профессоры исеме бирделәр (шәрәфле профессорларыбыз - Фуат Мансуров, Семен Казачков, Олег Лундстрем, Мстислав Ростропович). Кыскасы, саташулы сугыш мәхшәреннән исән-имин чыгып, музыка белән саташа ул. Дөньяда шушындый саташуның гына яшәргә хакы барлыгын дәлилләп яши.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Ватан сугышы ветераны, виолончельче Афзал Хәйретдинов һәм Казан консерваториясенең ректоры Рубин Абдуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: