Мәдәни җомга

УЛЬЯНДА – АВЫЛ САБАН ТУЕ

Сабан туе бәйрәмнәрен үтеп китте дип санасак та ярый. Ураза йоласына туры килә бит, дигән сылтау белән быел аны тулысынча кыр эшләре дә бетмәгән көенчә, Татарстан районнарында әштер-өштер генә уздырып җибәрделәр. Казанда Сабан туе башкаланың сыңар районында гына, май азагында ук үткәрелде, аңа меңәрләгән татар барып катнашу, тамаша кылу, көч...

Сабан туе бәйрәмнәрен үтеп китте дип санасак та ярый. Ураза йоласына туры килә бит, дигән сылтау белән быел аны тулысынча кыр эшләре дә бетмәгән көенчә, Татарстан районнарында әштер-өштер генә уздырып җибәрделәр. Казанда Сабан туе башкаланың сыңар районында гына, май азагында ук үткәрелде, аңа меңәрләгән татар барып катнашу, тамаша кылу, көч сынашу, туганнар белән очрашу, күңел ачу бәхетеннән мәхрүм калды. Сабантуйлар - кичә-бүген генә канат ярган, яки коммунистлар фиркасе уйлап тапкан бәйрәм түгел. Аның тарихы ким дигәндә бер мең елдан арта. Димәк, үз дәвамында ул йөзәр тапкыр ураза бәйрәменә дә туры килгән инде. Элек заманнарда аракы чөмерү һәм вакыф малын талаулар булмагач, Сабантуйның вакытын Мәскәү сәгатедәй, йә югары яктан җил искән саен төзәтеп тормаганнар. Без-бичаралар да быел Сабантуйның һавасын гел суламыйча калабыз дип кайгырышкан идек, әле ярый, Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында үтә торган Бөтенрәсәй авыл Сабан туеның олы бәйрәменә чакырдылар. Хәер, Ульян җиренә сәяхәт кылуның төп сәбәбе - Барыш районының Зөябашы авылында гомер сөргән морза Акчуриннар утары белән дә танышып кайту иде. Заманында алар янында бөек Тукаебыз да кунак булып кайтырга вакыт тапкан, без дә бик өлгердек. Ул сәяхәт турында соңыннанрак зур язмабыз булыр. Ә бүгенгә Иске Кулаткы туфрагында узган Сабан туе хакында сөйләп үтик әле.
Иске Кулаткы - тулысынча татарлардан гына хасил булган утрау-район икән. Ульян өлкәсенең иң-иң көньягында. Самара белән Саратов өлкәләренең җиренә чиктәш кенә. Самарада да гел безнең милләттәшләрдән генә хасил саф татар Камышлы районы барлыгын беләбез. Чуашстанда - Батыр, Мари Илендә - Бәрәңге, Пермь өлкәсендә - Барда, Чиләбедә - Мөслим, күрше Башкортстанда Бөре, Уфа, Эстәрлетамак, Бәләбәй калаларына хәтле сузылып яткан районнар, Оренбурның яртысы - һәммәсе дә элек Болгар белән Казан ханлыклары составында гомер иткән төбәкләр, алар "укымышлы, бөек" большевиклар "мәрхәмәте" белән генә читтә ятим калган. Кулаткыныкылар да - шундый милләттәшләр. Ходайның рәхмәте һәм үз тырышлыклары белән генә татарлыкны җуймаганнар, шөкер. Район үзәгендә һәм байтак авылларда мәктәпләр һәм балалар бакчалары гөрләп эшли. Бакчаларда сабыйларны ана теленә тырышып өйрәтәләр, тик ни кызганыч, мәктәпләрдә татар дәресләре факультатив рәвешендә генә яшәп калган. Районда 2800 данә белән "Күмәк көч" атлы татар газетасы дөнья күрә. Газета һичнинди җәмгыятькә куып кертелмәгән, редакциянең банкларда ике хисап кассасы бар, берсенә - дәүләт казнасыннан субсидия керә, икенчесен әбүнәче, химаячы һәм реклама юлы белән үзләре тутыралар. Тагын бер сөенеч - районны 1917 елдан бирле фәкать татар шәхесләре генә җитәкли. Бер мәртәбә генә үтә карагруһчы губернатор Иске Кулаткыга рус кешесен утыртып караган да, тегесе татар басымына түзә алмыйча, бер-ике елдан соң ук кире кыяклаган. Бүгенге башлык та татар - Эдуард Ганиев. Урынбасарлары да, билгеле ки, безнең таифәдән. Бер өлеш халыкның Богданов, Баскаков, Тайров, Мангушев, Бурнашев атлы "урыс" фамилиясен йөртүе генә күнекмәгән колакка гаҗәп сыман. Район үзе башка төбәкләрнекеннән әлләни аерылмый. Үзәктә - шул ук сөт-май заводы, МТС шикелле техник станция, автобуслар паркы, төзелеш вә сәүдә оешмалары. Элекке колхозлар йә "җаваплылыгы чикләнгән" җәмгыять, йә шәхси эшмәкәрләр кулына күчеп беткән. Мишәр халкы тәкәббер һәм усал, инвестор битлеген кигән талаучыларны бик үк кертми.
Кулаткыныкылар федераль дәрәҗәдәге авыл Сабан туена җитди әзерләнгән. Район үзәгенең байтак урамнарына өр-яңа асфальт җәелгән. Туган як һәм төбәк тарихы музейлары эшли. Нәкъ үзәктә, ачык һавада хәтта ретро-парк дип аталган иске автомобильләр музее да төзеп куйганнар. Бүген күбесенчә кинофильмнарда гына ялтыраган "Победа", "Москвич", "Газ-51" "Газ-69" гына түгел, хәтта "Ока" машиналарын да тамаша кылу барыбер гаҗәп инде.
Сабантуй тантаналары җомга көнне район үзәгендәге стадионда кичке концерт белән канат җәйде. Кулаткының үз халкы һәм Россиянең дистәләгән төбәгеннән килгән кунаклар "Казан" җыр һәм бию ансамбленең театрлаштырылган спектаклен һәм Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова чыгышын тамаша кылды. Шимбә көнне зур бәйрәмне үзәктәге "Гөлчәчәк" бакчасында оештырылган нәниләр Сабан туеннан башлап җибәрделәр. Билгеле ки, тамашага Ульян губернаторы Сергей Морозов белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та рәхим иткән иде. Хуҗа башлык быел әлеге балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрергә вәгъдә биреп, ә Президентыбыз сенсорлы бүлмә бүләк итеп китте.
Федераль авыл Сабан туеның төп мәйданы район үзәгеннән читтә билгеләнгән. Чит монастырьга үз уставың белән йөрмиләр, әлбәттә, әмма дистә меңләгән тамашачыны туплый торган бәйрәмне кичәге иген басуы өстендә оештырулары барыбер дә сәер. Ульян өлкәсендә йөзьяшәр нарат илә каен, имән агачлары үскән урман буйлары да, күл янындагы чирәмлек тә мулдан. Шулар урынына иген басуында тузан иснәп йөрү бик үк рәхәт түгел.
Сабантуйга кунакларны бик күп чакырганнар. Татарстаннан Нурлат районы вәкилләре дә җыелып килгән икән. Алар тау итәгендәрәк аерым авыл оештырган. Капка, койма, сәхнәләрне генә түгел, кунакларга чәй мәҗлесе ясаячак агач йортларны, гыйбадәт кылырга теләгәннәргә мәчет, сәүдә үзәкләрен, хәтта Күлбай-Мораса авылындагы Г.Кариев музееның күчмә өлешен дә үзләре китереп корган. Тузан йотуны киметергә теләүдәнме, ихатага яшел сенаж таратылган. Музыка-җыр, спорт бәйгеләре һич өзелми. Үзе турында "мин - йолдыз", дип лаф орган Фирдүс Тямаевны тыңлап тору гына тамашачыны тәмам гарык итә.
Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм хәлле эшмәкәрләр дистәләгән вак-вак мәйдан корган. Үзләре киптереп элгән балыкларны, татлы казылык тезмәләрен, яңа чапкан печәннән корылган чатырларны, төтен йә бу чыгарып утырган учак тирәсендә башларына яулык япкан киленнәрнең коймак вә тәбикмәк пешерүләрен, баллы йә сөтле чәй белән сыйлауларын, шунда ук вак-төяк бәйгеләр оештырып, җиңүчеләрне чиккән сөлгеләр һәм уенчыклар белән бүләкләүләрен күрү - һәммәсе дә рәхәт. Нижгарныкылар - аерым, Ижауныкылар аерым тирмә корган, күчеп йөри-йөри йөзәрләгән милләттәшең белән иркенләп танышасың.
Үзәк мәйдан сәхнәсендә Ульян губернаторы С.Морозов, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Мәскәүдән кунак итеп чакырылган Дәүләт Думасы депутаты, атаклы хоккейчы В.Третьяк, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитет рәисе Р.Закиров котлауларын тамашачы, билгеле ки, алкышлап кабул итте. Аннан соң Казаннан килеп чыгыш ясау­чы А.Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль, "Казан" җыр һәм бию ансамбле чыгышларын да, дистәләгән җырчыларыбыз башкарган артистларны да иркенләп тамаша кылдылар. Төбәкләрдән җыелып килгән көрәшчеләр келәмдә бил алышты, яндагы тау сыртында чабышкы һәм юртаклар көч сынашты, теләге булганнар хәтта заманча авыл хуҗалыгы машиналарының ачык кырдагы күчмә музеена тикле тамаша кылды.
Сабантуй - татар милләтенең йөзек кашы да, бәгыре дә бит ул. Кичке караңгыга тикле һичкем таралмады. Димәк, һәрбер татар өчен тансык бәйрәм, газиз йола булып яши һаман.
И.ВАХИТОВ.
Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: