Укучы өчен файдалы һәм дөрес иртәнге аш нинди була?

Мәктәп баласы көне буе сәламәт булсын өчен иртәсен ничек башларга тиеш? «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика медицина профилактикасы үзәге» белгече Бареева Диләрә укучының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.
1 вариант: озак пешерелә торган ярмалардан ботка (катлаулы углеводлар): карабодай, киноа, озак пешерелә солы, бодай + файдалы майлар (чикләвек/урбеч яки атланмай/гхи яки зәйтүн мае) + җиләк-җимешләр (сезонлы җимешләр яки туңдырылган).
2 вариант: майлылыгы 5% тан артык булган фермер эремчеге яки майлылыгы 2% тан арткан йогурт + сезонлы җимешләр яки туңдырылган җиләк-җимеш.
3 вариант: сырниклар яки борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан запеканкалар; ак шикәр урынына кокос шикәре, хөрмә, өрәңге яки топинамбур сиробы кулланырга, яки әзер сырникларга бал, җиләк-җимеш, өстәмәләрсез табигый йогурт өстәргә була.
4 вариант: бөртекле икмәккә май, йомшак сыр ягып, салат яфрагы һәм помидор белән бутерброд + 30-40 минуттан соң җиләк-җимеш кабып куярга мөмкин.
5 вариант: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәм үсемлек сөтеннән (кокос, дөге һ.б.) яки су белән смузи.
6 вариант: борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан коймак; ак шикәр урынына шулай ук кокос шикәре, хөрмә, өрәңге сиробы яки топинамбур кулланыгыз, яки бал, җиләк, өстәмәләрсез табигый йогурт, яшелчәләр өстәгез.
Ризык кабырга утырган саен яшелчәләр бирергә тырышыгыз! Балаларны яшьтән үк яшелчәләр ашарга өйрәтегез!
Игътибар концентрациясен, баланың баш мие активлыгын түбәндәге ризыклар киметәчәк, шулай ук алар аллергия реакцияләренә һәм иммунитетның кимүенә китерәчәк:
- ак рафинланган шикәр, шикәр кулланылган барлык ризыклар;
- югары сортлы бодай оны, шул он белән әзерләнгән ризыклар;
- сосиска, колбасалар;
- өстәмәләр белән йогуртлар һәм сөт ризыклары;
- тиз әзерләнә торган әзер һәм татлы төрле иртәнге ашлар;
- шоколад, конфет, печенье;
- манный боткасы һәм аның белән әзерләнгән ризыклар;
- чипслар;
- соклар, шул исәптән яңа гына сыгынган соклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 06:15Вахит Имамов: Төп кайгыбыз – җанисәпСоңгы ун ел эчендә Башкортстанда алып барылган мәкерле сәясәт шактый сискәндерә.70504
-
27 гыйнвар 2021 - 12:41Буталу (ХИКӘЯ) Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклау өчен гаять зур көч таләп ителсә дә, бозар өчен, артык тырышлык кирәкми.3800
-
27 гыйнвар 2021 - 12:37Ялгыш кисешкән сукмак (ХИКӘЯ) Улының: “Минем әтием кая? Кем минем әтием?” – дип өзеп-өзеп биргән соравына Гөлләриянең җавап таба алмый интеккән мәле.6000
-
27 гыйнвар 2021 - 12:11Фермер хуҗалыкларына профессиональ кадрлар җитми Татарстанда фермерлык хәрәкәтенә утыз ел булды. Бу датаны алар югары күрсәткечләр белән каршы ала. Республика авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләменең 50 проценттан артыгы фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килә. Фермерларны бүген, бер дә икеләнмичә, авылның тоткалары дияргә була.3400
-
27 гыйнвар 2021 - 12:02Галимҗан Гыйльманов: Хәзерге яшьләрнең әсәрләре тормышчан, хыялый һәм ышандыра торган Язучы сүзләренчә, Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнашучы яшь иҗатчылар тормыш тәҗрибәсен кулланып язган.5200
-
27 гыйнвар 2021 - 11:47Санкт-Петербургта Тукай турында фильм күрсәттеләр Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган иҗат кичәсендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында басылган китапларның уникаль экспозициясе әзерләнгән.5100
-
27 гыйнвар 2021 - 11:37Казан дизайнеры татар омонимнарына багышланган проектын туристларга тәкъдим итә Булат Дәүләтов проектында «алма — алма», «кара — кара», «кер — кер» кебек омоним сүзләр бар.5500
-
27 гыйнвар 2021 - 06:00Зыялылык өлгесе Илдар Кыямов, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә.18200
-
26 гыйнвар 2021 - 18:27Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре билгеле булды «Чәчмә әсәр» юнәлешендә - Алинә Хәбибуллина, «Әдәби тәрҗемә» номинациясендә Азат Якупов җиңүче дип табылды.15600
-
26 гыйнвар 2021 - 06:10Казан архивлар башкаласына әверелерме? Архив комитеты башлангычы белән документларны саклау, туплау, исәпкә алу яки рәсми эш кәгазьләрен файдалану кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җәзалар кырысландырылган, штрафлар күләме ун тапкыр арттырылган.12900
-
25 гыйнвар 2021 - 19:16Сак булыгыз, түбәдән боз сөңгеләре ишелеп төшмәсен! Шәһәр халкы кайбер коммуналь хезмәтләрнең йорт түбәләрен чистартмауларына канәгатьсезлек белдерә. Алар әйтүенчә, кайчак, өстән кар төшү куркынычы булган урынны махсус лента белән урап та алмыйлар.11800
-
25 гыйнвар 2021 - 19:10Бөкедә 40 минут утырудан ничек котылырга? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты.13800
-
25 гыйнвар 2021 - 18:57Бүген Татарстанда туган телләр айлыгы башланды Ай дәвамында иҗади бәйгеләр, китап күргәзмәләре, тематик кинолар күрсәтү һәм башка чаралар булачак.17500
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин Онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган.14900
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.16400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика