Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Тукай бәйрәме

Көннәрнең үтә салкын һәм яңгырлы торуына карамастан, күнегелгән традиция буенча, быел да Казанда бөек Тукаебызга багышланган шигърият бәйрәме шаулап узды. 26 апрель иртәсе Тукай мәйданында бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, шигърият...

Көннәрнең үтә салкын һәм яңгырлы торуына карамастан, күнегелгән традиция буенча, быел да Казанда бөек Тукаебызга багышланган шигърият бәйрәме шаулап узды. 26 апрель иртәсе Тукай мәйданында бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, шигърият сөючеләр катнашты.
Г.Кариев исемендәге Яшьләр театрының яңа бинасын ачу тантанасыннан кайтуга ук, башкалабыз зыялылары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залына җыйналды. Президентыбыз милләттәшләребезне Туган тел бәйрәме белән котлады һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең быелгы лауреатлары булуга ирешкән язучы Камил Кәримов, рәссам Михаил Кузнецов, "Таттелеком" акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеменнән Лотфулла Шәфигуллинга (кызганычка, шагыйрь Рөстәм Зәкуанов хастаханәдә калды) күкрәк билгеләре һәм шәһадәтнамәләр тапшырды. Тамашачылар берничә сәнгатькяр катнашындагы концерт һәм Г.Камал исемендәге театр әзерләгән спектакльдән өзек тә карады.
Төштән соң бәйрәм чаралары Тукай һәйкәле янында шигърият Сабан туе рәвешендә дәвам итте. Шунысы сөенеч, бәйрәмебездә быел да безнең милләтне һәм бөек Тукайны хөрмәт итеп килгән берничә ил һәм республика әдип­ләре дә катнашты.
.Тукай бүләге ияләре М.Кузнецов, К.Кәримов һәм Л.Шәфигуллин Татарстан Президенты Р.Миңнеханов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев