Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ТУФАННЫ ИСКӘ АЛУ

Татар дөньясы шушы атналыкта танылган җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин тууның 80 еллыгын билгеләп үтте. Әдипне искә алу чаралары 22 августта аның туган җире - Кама Тамагы авылларында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләре белән башланып киткән иде. 24 августта Г.Камал исемендәге Академия театры Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында...

Татар дөньясы шушы атналыкта танылган җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин тууның 80 еллыгын билгеләп үтте. Әдипне искә алу чаралары 22 августта аның туган җире - Кама Тамагы авылларында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләре белән башланып киткән иде. 24 августта Г.Камал исемендәге Академия театры Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында күренекле әдипнең "Мулла" драмасын күрсәтте, шунда ук Туфан аганы искә алу кичәсе үткәрелде.

Әдипнең туган көнендә аның гаиләсе, каләмдәшләре, театр һәм, гомумән, бөтен сәнгать халкы Казанның Татар зиратында Туфан Миңнуллинның каберен яд кылды һәм чәчәкләр салды. Остаз әдипне искә алу митингында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстанның Дәүләт Советында комитет рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Туфан абыйның Мәскәүдә, М.Щепкин исемендәге училищесында укыгандагы сабакташы, яраткан артистыбыз Наил Дунаев, Уфа каласыннан каләмдәшләрен ияртеп килгән Башкортостан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбаев, һәм, әлбәттә инде, драматургның гомерлек яры Нәҗибә Ихсанова Туфан абыйны һаман сагынулары турында эчкерсез сүзләр әйтте.

Көндезге 12 сәгатьтә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәйкәле янында үткән митингта да чыгыш ясаучылар каһарман милләттәшләребез янәшәсендә аларның лаеклы дәвамчысы булган Туфан Миңнуллинны да искә алды. Митингтан соң әдипләр һәм театр әһелләре автобуслар белән Кама Тамагы районына юнәлде.

Район үзәгендә Туфан абый хөрмәтенә ул әле исән чагында ук музей булдырылган иде. Менә шушы музей ихатасында Туфан абый истәлегенә ясалган бюстны ачу тантанасы үткәрелде. Әдипнең юбилеена багышланган митингта Кама Тамагы районының башлыгы Павел Лопахин, Татарстан Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Нәҗибә Ихсанова, Разил Вәлиев, бюстны ясаучы сынчы Венера Абдуллина, Язучылар берлекләренең рәисләре Рафис Корбанов һәм Наил Гаетбаев үзләренең юксыну хисләрен ирештерде.

Бюстның ак япмасын ачу хөрмәтен, әлбәттә инде, беренче чиратта аның хатыны Нәҗибә ханымга, Ләйлә Фазлыева, Ирада Әюпова һәм Туфан абыйның якын каләмдәшенең берсе булган Разил Вәлиевка тапшырдылар.

Бюст ачу тантанасыннан соң кунаклар Туфан Миңнуллинның район үзәгендә булдырылган музее белән танышты. Ике катлы нарат йортта берничә бүлмәдән хасил музей үзе дә, аның диварында тезелешеп киткән фоторәсемнәр, атаклы драматургның шәхси әйберләре дә остазыбыз Туфан Миңнуллинны кабат хәтеребездә яңартты.

Әдипнең туган авылы Мәрәтхуҗадагы мәдәният йортына җыйналгач та, район җитәкчеләре, Г.Камал исемендәге Академия театры артистлары, Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев, драматургның замандашлары Туфан Миңнуллин сүнмәс иҗатын һәм милләтебез, асыл мәдәниятебез хакына соңгы көннәренә кадәр фидакарьләрчә көрәшү белән узган җәмәгать эшчәнлеген бәян итте. Шуннан соң Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры әдипнең якташларына аның - "Гөргөри кызын бирә", ә Г.Камал исемендәге Академия театры артистлары "Диләфрүз-remake" спектакльләрен күрсәтте.

Түбән Кама театрының гастрольләре сентябрь аенда Апас районындагы авылларда гөрләп уздырылачак. Ә октябрь аенда Камал театры бинасында Казахстаннан, Башкортостанның Уфа, Туймазы, Салават калаларыннан, Мари Иле Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, үзебезнең Әлмәт, Чаллы, Буа, Әтнә, Түбән Кама театрлары атна буена Туфан истәлегенә багышланган декада үткәрәчәк һәм күренекле әдипнең әсәрләрен күрсәтәчәк. Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чаралар аның исемендәге Түбән Кама театрында шулай ук спектакльләр декадасы үткәрү белән дәвам итәр һәм театр бинасында әдип бюстын ачу белән тәмамланыр, дип көтелә.

Вахит ИМАМОВ фотолары.

.Нәҗибә ханым һәм оныгы Данияр.

.Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы үзәгендәге музей-йорты.

.Бюстны ясаучы сынчы Венера Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев