Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ТӘРТИП САКЧЫЛАРЫНА ЭШ ҖИТӘРЛЕК ӘЛЕ

Хәзер кеше талаулар, кыйнаулар, хәтта үтерүләр дә, ничектер, гадәти күренешкә әверелеп бара кебек. Соңгы вакытларда республиканың төрле почмакларында нәни кызчыкларны көчләүләр, аннары үтереп күмеп куюлар турындагы хәбәрләр бөтен халыкны тетрәндерде. Шунлыктан Казан шәһәр Думасында Русия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең башкалада тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә каршы күрелгән чаралар турындагы хисабы тыңлануы...

Хәзер кеше талаулар, кыйнаулар, хәтта үтерүләр дә, ничектер, гадәти күренешкә әверелеп бара кебек. Соңгы вакытларда республиканың төрле почмакларында нәни кызчыкларны көчләүләр, аннары үтереп күмеп куюлар турындагы хәбәрләр бөтен халыкны тетрәндерде. Шунлыктан Казан шәһәр Думасында Русия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең башкалада тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә каршы күрелгән чаралар турындагы хисабы тыңлануы һич тә гаҗәп түгел.

Шулай да докладта һәм чыгышларда Казан шәһәрендә җинаятьчелек очракларының кими баруы билгеләп үтелде. Тәртип сакчылары моны социаль-икътисади хәлнең яхшыра төшүе, халыкның реаль керемнәре артуы белән аңлатырга тырыштылар. Җинаятьләр структурасы да үзгәрә төшкән. Соңгы алты елда авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны ике ярым тапкыр кимегән. Җинаятьнең иң киң таралган төрләре буларак караклык, алдаулар, талаулар, наркотиклар әйләнешенә бәйле хокук бозулар күрсәтелде. Кешене куркытып талаулар, үтерүләр, көчләүләр, транспорт чараларын алып китүләр кискен арткан. Шунлыктан республиканың һәм Казан шәһәренең эчке эшләр органнары гражданнар куркынычсызлыгын һәм Конституциядә каралган хокукларын яклауны беренче чираттагы конкрет бурычлары дип саныйлар икән.

Казанның Химиклар урамында берничә ай элек кенә үткәрелгән махсус операция дини һәм сәяси юнәлештәге төркемнәрнең халыкка һаман да террористик һәм экстремистик җитди куркыныч тудыруын сөйли. Димәк, тынычланырга иртәрәк әле. "Хизбут-әл-Таһрир", "Таблиһи Джамаат" һәм кайбер башка ислам радикал төркемнәренең 140тан артык актив әгъзасы хокук саклау органнарында исәптә тора. Бу төркемнәр беркайда да эшләмәүче, элек суд хөкеменә тартылган, шул исәптән оешкан җинаять берләшмәләре әгъзаларын, Урта Азиядән килгән мигрантларны үз ягына тартырга тырышалар. Үтерүләр, куркытып талаулар, наркотик матдәләр саклау һәм сату кебек үткәндәге җинаятьләре өчен "Савиново", "Тукай" оешкан җинаятьчел төркемнәр әгъзаларының тоткарлану очраклары шул хакта сөйли. Тагын шунысы да бар, соңгы вакытларда радикаль караштагы оешмалар төрле алымнар белән үзләренә агитация алып бару өчен рөхсәт ителгән, легаль мәйдан булдырырга, шул рәвешле үз якларына кешеләрне күпләп тартырга тырышалар.

Узган елның октябрь-ноябрь айларында "Әл-Ислах" мәчете имамына экстремистик оешма эшчәнлеген оештыруы, рөхсәт алмыйча үткәрелгән митингта турылыксызлар, динсезләргә каршы ачыктан-ачык сугыш игълан итүе өчен ике җинаять эше кузгатылган. Үткән елның көзендә дә ул үзенең теләктәшләре белән шәһәр үзәгендә берничә тапкыр шундый ук митингларны үткәрергә омтылыш ясап караган, әмма полиция хезмәткәрләре моңа юл куймаган.

Прокуратура органнары белән берлектә, профилактик йогынты ясау алымы киң кулланыла, бу тырышлык аерым очракларда кайберәүләрнең экстремистик эшчәнлекләреннән баш тартуларына китерә. Судларның да христиан юнәлешендәге традицион булмаган дини агымнар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Якын киләчәктә андый оешмалар эшчәнлеген туктату турында карарлар да чыгарылачак.

Эчке эшләр идарәсе Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Казан мөхтәсибәте белән хезмәттәшлек итә. Аның кысаларында мәчет хәзрәтләре һәм мәдрәсә шәкертләре белән планлы төстә профилактик эш алып барыла, Русиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән шәкертләр тәртибенә аеруча игътибар бирелә.

Казанда шулай ук "панклар", "эмо", "готлар", "металлистлар" кебек формаль булмаган (неформальный) яшьләр хәрәкәте активлык күрсәтә. Узган елның 22 сентябрендә Даур урамындагы "Банзай" клубы янында яшьләр төркемнәргә бүленеп сугыш оештыра. Аны "скинхедлар" хәрәкәтенә керүче унбер егет башлап җибәрә. Егетләр клубка Казан шәһәре бер төзелеш оешмасының "УАЗ" машинасына төялеп килә. Машинаны тикшергән вакытта полиция хезмәткәрләре бейсбол таяклары, "Удар" травматик җайланмасын табалар. Әлеге төркемгә керүчеләр турында материаллар Совет районы прокуратурасына җибәрелә. 4 мартта рөхсәтсез оештырылган "Урыс маршы"нда катнашучылар куып таратылды. Анда катнашучылар арасында милләтчелек төркемнәрендә танылган шәхесләр дә бар иде, аларга карата утыз беркетмә төзелгән.

Чит илләрдән һәм башка төбәкләрдән килгән гражданнар да башкалабызда җинаятьчелекне арттыруда үзләреннән саллы өлеш кертә. Җинаять кылучыларның ун процентка якыны алар өлешенә туры килә. Мәсәлән, 22 февраль кичендә ике Әзәрбәйҗан гражданы Завойский урамындагы фатирга үтеп керә һәм анда яшәүче хатынның биш мең сум акчасын, кесә телефонын алып чыгып китә. Җинаятьчеләр чит ил гражданнарын да таларга, алдарга яраталар. Узган елның 6 июнендә өч карак Македония гражданы яшәгән фатирга кереп, аның акчаларын, ювелир әйберләрен, башка мөлкәтен алып чыгып киткәннәр. Ул 114 мең сумлык зыян күргән. Гадәттә чит ил гражданнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр җинаятьләрне даими яшәү урыннарына китәр алдыннан кыла. Шунлыктан аларны ачыклау шактый кыенлаша төшә.

Казан - чит ил гражданнарын үзенә нык җәлеп итә торган төбәк. Алар өчен төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы, сәүдә, транспорт кебек тармакларда акча эшләү мөмкинлеге бар. Эшче көчләр җитешмәгән тармакларда аларны файдалану, һичшиксез, республика өчен дә отышлы.

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җинаятьләрнең биштән бере исерекләр тарафыннан кылына. Бер ел эчендә генә дә андый җинаятьчеләр саны 15 процентка арткан. Узган ел гына да җәмәгать урыннарында исерек көенчә җәмәгать тәртибен бозган 11 мең 620 кеше административ җавапка тартылган. Бүгенге көндә исерекләргә каршы көрәш чаралары тиешенчә оештырылмаган, законнар камил түгел. Полиция бүлегендә аягында басып тора алган исерекне, беркетмә төзегәч, бары өч сәгать кенә тотарга ярый. Аннары ул чыгарып җибәрелә, гадәттә башка җинаятьчеләр корбанына әйләнә яисә үзе җинаять кыла. Эчке эшләр министрлыгына реформа үткәргәндә айныткычлар бетерелде, ә сәламәтлек саклау органнары бу эшне тиешле дәрәҗәдә җайга сала алмады. Русия законнарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә медицина ярдәме күрсәтүнең муниципалитетлардан республика Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелүе хәлне тагын да катлауландыра төште.

18 яшькә җитмәгән яшьләргә исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке сату тыела. Әмма шактый гына сәүдә оешмаларында бу таләп үтәлми шул. Яшьләргә аракы саткан өчен 231, тәмәке саткан өчен 179 сәүдә хезмәткәре административ җавапка тартылган. Эчке эшләр органнары, прокуратура һәм башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә, рюмочныйларны тикшерүгә керештеләр.

Сессиядә билгеләп үтелгәнчә, урамнарда һәм торак секторында кылынган җинаятьләр дә борчу тудыра. Талаулар, алдаулар, урлаулар, кыйнаулар аларның иң киң таралган төрләре булып тора. Соңгы вакытта полиция нарядлар санын арттыра төшеп, җәмәгать урыннарында тәртип саклау эшен шактый яхшырта алган. Русия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы В.Красильников гомуми эш йөртмәскә, ә конкрет кешегә һәм конкрет социаль төркемнәргә максатчан ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный. Шуннан чыгып, идарә кызыксынган барлык структуралар белән берлектә 2013-2015 елларга шәһәрнең хокук бозулар профилактикасы программасын әзерли. Анда балигъ булмаганнар белән эшләүгә, алкоголь һәм наркотиклар куллану дәрәҗәсен киметүгә, җәза срогын тәмамлап кайтучыларны тыныч тормышка яраклаштыруга зур урын бирелә.

"Җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы комиссары" проекты гамәлгә ашырыла. Хәзер комиссарлар вазифасына кандидатлар туплана. Аларны урнаштыру өчен терәк пунктлар биналары ремонтлана. Җәмәгатьчелекнең терәк пунктлары профилактика чаралары үткәрүдә хокук саклау органнарының халык белән ныклы бәйләнешенә китерер дип уйланыла.

Татарстанда балигъ булмаган балаларның төнлә җәмәгать урыннарында булуын тыя торган 71 нче закон гамәлгә ашырыла. Үз җаваплылыкларын тоймаган 1149 ата-ана, төнге күңел ачу оешмаларының 20 җитәкчесе административ җавапка тартылган. Җәмәгать урыннарында тәртип бозучы 28 яшүсмер ябык типтагы махсус уку йортларына җибәрелгән.

Хәзер ришвәтчелек, коррупция турында күп сөйлиләр. Чыннан да ул җәмгыятьнең көндәлек тормышына нык үтеп керде. Билгеле инде, коррупция Казанны да читләтеп үтмәгән. Бер ел эчендә теркәлгән коррупция очраклары гына да 31 процентка арткан. Дәүләт идарәсе тармагында 43, муниципаль мәгариф оешмаларында 65, сәламәтлек саклау тармагында 46 җинаять теркәлгән. Сессиядә белдерелгәнчә, бюджет акчаларын бүлүдә һәм ул акчалардан файдалануда закон бозулар бигрәк тә күп. Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен заказлар урнаштырганда, укырга кергәндә һәм имтиханнар тапшырганда, төрле экспертизалар үткәргәндә ришвәт таләп итү еш очрый. Төрле документларны раслаганда түрәләргә акча төртергә туры килә.

Эшмәкәрләр эшчәнлеген тикшергәндә дә закон бозу очракларын күрсәтмәү өчен ришвәт бирү очраклары аз түгел. Узган ел мондый фактлар буенча 35 җинаять эше кузгатылган. Мәсәлән, Совет районы хакимиятенең баш белгече, законнарны бозып, бер гражданга җир кишәрлегенә милекче хокукын рәсмиләштерә, моның өчен зур суммада ришвәт ала.

Универсиада корылмалары төзүгә тендерлар үткәрүдә тикшерү органнары гаҗәеп зур коррупция схемалары гамәлгә керүен ачыклыйлар. Универсиада корылмаларын монтажлауда субподрядчы булып торучы ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Смоленскидагы "бер көнлек" фирмага материаллар сатып алу өчен 34 миллион 240 мең сум акча күчерә. Берничә көннән фирма юкка чыга, янәсе таркалган. Төзелешкә материал килми, ә акча үзләштерелә.

Даими үткәрелә торган оператив профилактик чаралар бюджет оешмалары җитәкчеләренең дә милли проектларны башкару өчен бирелгән акчаның бер өлешен үзләштерүләрен күрсәтте. Мәсәлән, өстәмә белем бирү дәүләт бюджет оешмасы директорының хезмәт килешүләре төзегән булып, еллар буе бюджет акчасын үзләштереп баруы ачыкланган. Республика наркология диспансерында бөтенләй дәваланмаган авыруларны медицина карталарына кертеп, табибләргә премия түләп барганнар.

Шәһәр Думасы сессиясендә Казан буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең эшчәнлеге тулаем уңай бәяләнде. Киләчәктә дә башкаланың тәртип сакчылары үзләренә йөкләнгән җаваплы бурычны тулы күләмдә башкарып чыгарлар дигән ышаныч белдерелде.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев