Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты

«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде», — диде шәһәр мэры.

Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты. Бу хакта Бодрум шәһәре мэры Әхмәт Арас хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Арас аңлатканча, ул Россия, Германия, Украина консуллыклары белән һәрвакыт элемтәдә тора.

«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде, эвакуация вакытында без барлык кешене дә диңгез буйлап алып чыктык», — дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Бодрум һәм Дидима районнарында янгыннар булган. Төркия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли сүзләренчә, илнең көньягында урман янгыннары нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Соңгы ике көндә илнең 17 провинциясендә барлыгы 58 урман янгыны теркәлгән.

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X