Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Тәрбиячесен югалтучыларга пенсия бүлегенә нинди документлар тапшырырга?

Яңа уку елы башланды. Гадәттә, пенсия бүлеге өчен бу документлар яңарту чоры. Көз көне пенсия бүлегенә кемгә, нинди документлар китерергә кирәклеге хакында Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова белән сөйләштек.

– Флида Зөфәровна, яңа уку елы башланды. Тәбиячесен югалткан студентларга нәрсәне истә тотарга кирәк?
 Беренче чиратта, тәрбиячесен югалткан, өстәмә федераль түләүләргә ия укучыларга, студентларга пенсия бүлегенә уку йортыннан белешмә китерергә кирәк. Анда уку йортының статусы, исеме, теркәлү номеры, датасы, көндезге бүлектә укуны раслау, уку вакытын күрсәтү, исем, фамилия, отчество, уку йортына кабул ителгәнне раслаучы приказ, уку йорты җитәкчесенең имзасы, мөһер, штамп – барысы да булырга тиеш. Әгәр дә пенсия алучы студент эшкә урнашкан икән, аңа өстәмә федераль түләү каралмаган. Тәрбиячесен югалтучылар өчен мәктәпне тәмамлаган очракта уку йортына кергәнче җәйге өч айда пенсия түләве туктап тора. Шуннан соң пенсия түләүне дәвам итсеннәр өчен документлар белән пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Балалары укыган вакытта әниләренең пенсияләре үзгәрмиме? Чыгымнар да арта бит.
– Картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның иминият пенсияләренең фиксацияләнгән өлеше арта. Бер тәрбияләнүче (иждивенец) өчен каралган өстәмә түләүнең күләме пенсионерның эшләвенә дә бәйле. Әйтик, эшләмәүче пенсионерга бала тәрбияләгән өчен 1 895,30 сум өстәләчәк. Студент теләсә кайсы уку йортында көндезге бүлектә укырга тиеш. Әгәр студент академия ялын алган икән, пенсия күләме шулай ук артачак. Бары хәрби хезмәткә бару өчен укудан туктап тору гына бу кагыйдәдән искәрмә булып тора. Әгәр студент көндезге бүлектән башка төрле белем алу статусына күчсә, пенсиягә өстәмә түләү бетерелә. Пенсиядән акча тотып калынмасын өчен, өч көн эчендә теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып статус алышыну турында хәбәр итәргә кирәк. Студентның яше 23 яшьтән артмаска тиеш.

– Хәзер СНИЛСны электрон формада да рәсмиләштереп була дип ишеттем.
– Була. Иминиятләштерү таныклыгын да электронга алыштыру мөмкин. Моның өчен Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә, йә пенсия бүлеге сайтының шәхси кабинеты аша эшләргә була.

– Балалар Татарстанның төрле почмакларында сибелеп укый. Хәтта, чит төбәктә белем алучылар да бар. Пенсия бүлегенә сораулар булганда нәкъ менә теркәлү урыны буенча гына мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
– Россия Хөкүмәтенең 43нче карары нигезендә (2018 елның 19 гыйнварыннан гамәлдә) яшәү, теркәлү урынына карамастан, теләсә кайсы пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

– Әйтик, студент, йә 14 яше тулган мәктәп укучысы карт кешене тәрбияли икән, алар укыганнары хакында уку елы башында ук пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиешләрме?
– Бу тема турында сөйләшәбез икән, искә төшерәсем килә: карт кешене караган һәр ел өчен тәрбияләүченең иминият стажына 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә. Әгәр дә студент укуның башланганы, төгәлләнү датасы күрсәтелгән белешмә китергән булса, пенсия бүлегенә өстәмә документ таләп ителми. Ә менә студент җәй көне эшләп алган булса, документларны яңартырга кирәк. Чөнки эшләгән вакытта пенсия түләнми. Әгәр дә кеше эшләгәне турында пенсия бүлегенә хәбәр итеп тормаса, ул чакта алган пенсия акчасын кире кайтарырга тиеш булачак. Моның өчен хәтта Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 1нче бүлеге буенча мошенниклык өчен җәза каралган.
Яңа уку елы студентларга, педагогларга уңышлар алып килсен. Сәламәт булыйк!

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев