Котлыйбыз!
Язучы Рәфкать Кәрамигә 75 яшь
Соңгы елларда үзенең кызыклы романнары һәм повестьлары белән күпләгән укучыларны сөендергән, проза тармагындагы иҗади казанышлары өчен ("Каргышлы этаплар" романы, 1999 ел) Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясенә лаек булган Рәфкать Кәраминең матур гына хикәяләре дә бар. Аларның күбесе "Гомер - яшәр өчен" исеме белән...
Котлыйбыз!
Язучы Рәфкать Кәрамигә 75 яшь
Соңгы елларда үзенең кызыклы романнары һәм повестьлары белән күпләгән укучыларны сөендергән, проза тармагындагы иҗади казанышлары өчен ("Каргышлы этаплар" романы, 1999 ел) Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясенә лаек булган Рәфкать Кәраминең матур гына хикәяләре дә бар. Аларның күбесе "Гомер - яшәр өчен" исеме белән Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан (2012 ел).
"Кәккүк тавышы" дигән хикәясендә без озак еллар буе читтә йөреп, менә хәзер үзенең туган авылына кайтып килүче Нәгыйм язмышын күз алдыннан үткәрәбез. Башта бер-бер артлы өч хатынга өйләнгән, аннары аларның һәрберсендә ятим балалар калдырып, авылдан чыгып качкан Нәгыймнең - озак вакыт авырып үлгән әнисен дә күмәргә кайтмаган Нәгыймнең - бүгенге хәлен без хикәя керешендә күп төрле ишарәләр, образлы кинаяләр аша сизенгән булсак, әсәр эченә кереп киткәч тә, автор сәнгатьчәлекнең ышанычлы юлын ташламый. Хикәя героеның хәзер нинди күңелсез хәлдә калуын тормышчан һәм реалистик сурәтләнгән эпизодлар аша ача.
«Гөлнисаның олы кызы, - диде карчык, юлдашының, туктап, чишмәгә төшеп киткән кыз артыннан бирелеп карап торуын күргәч».
«Гөлнисаның олы кызы? Димәк, ул минем кыз була бит. Әйе, чат әнисе. Нәкъ Гөлнисаның яшь чагы. Ә нигә соң бу карчык аны Гөлнисаның олы кызы диде. Нигә синең кызың дими?»
Нәгыймнең менә шушындый уйлары укучыга инде тиешле нәтиҗәне - бу әсәре белән автор әйтергә теләгән фикерне сеңдерә. Димәк, Нәгыйм качып йөреп үзенең олы бәхетен - балалар атасы булу шатлыгын да югалткан. Аны олы тормыш белән бәйләүче җеп, яшәеш белән бәйләүче үзәк тамыр өзелгән. Хикәянең баш өлешендәге моңсулык, ялгызлык мотивлары ахыргы өлештә яңадан көчәя һәм әлеге бәхетсез герой күңелендә, колагында кәккүк тавышы - ялгызлык символы булган кәккүк авазы булып яңгырый.
Рәфкать Кәраминең бу китабында тагын «Өзелгән чәчәк» дигән кызыклы хикәя дә бар. Автор әлеге әсәрен бу жанрның танылган осталары А.Чехов һәм Ә.Еники сыманрак башлап китә: «Өченче звонок чылтыраганда күп тиражлы газета редакторы Закиров буфетта бик тәмләп сыра эчә иде». Хикәядә төп геройларның берсе булачак бу кешене без беренче мәртәбә әнә шулай буфетта күрәбез. Ә ул әдәби-музыкаль кичәгә дип килгән... Ләкин бераздан ачыкланганча, Закиров бирегә ирексездән генә килеп эләккән икән шул - редакциядәге икенче хезмәткәр командировкада булу, һәм бүгенге кичә турында язардай бүтән кеше табылмау аркасында гына!
Ә кичә барышында аңа бер яшь ханым белән танышу бәхете дә елмая - алар икенче өлешкә калмыйча, танышлыкларын дәвам итү өчен янәшәдәге бакчага ук чыгып китә... Чираттагы бер очрашуда исә әлеге ялгыз ханым аны өенә үк чакыра, чөнки ул әдәбият-сәнгать кешеләренә бик тә мөкиббән икән...
Әсәрнең ахыры болай бетә. Ләйсирә исемле теге ялгыз ханым вәгъдәләшкән көнне өендә Закировны көтеп утыра: бер сәгать, ике сәгать көтә ул аны... «Ә бу вакытта Закиров - эштән кайтышлый юл уңаенда баҗаларына сугылган хөрмәтле кунак - кухняда, өстәл янында, бик тәмләп сыра чөмерә һәм баудан гына алган майлы чехонь балыгының койрыгын кимерә иде».
Әнә шулай итеп, хикәя Закировның сыра эчүе белән башланды һәм шуның белән төгәлләнде дә. Димәк, әсәр эчендә булып узган хәлләр: яшь ханым Ләйсирә белән мавыгу да, аның белән әллә нинди югары материялар, әдәбият-сәнгать хакында үтә кызыксынып сөйләшкән булып кылану да - боларның берсе дә Закиров өчен мөһим дә, кирәк тә түгел икән! Аның алары Закиров дигән әлеге бәләкәй генә бер түрә кисәгенең зыялы булып күренергә тырышуы, үзенчә бер битлек киюе генә икән!
Рәфкать Кәрами бер карауга гади генә булып күренгән әнә шундый эпизодларда кешенең кем икәнлеген, нинди икәнлеген ачып бирүче характерлы сыйфатлар таба һәм аларны укучы хәтерендә калдырырдай итеп сурәтләп бирә белә.
Ул вакыйга-күренешләрне дә әллә каян югарыдан яки без белмәгән хыялый ераклыктан түгел, ә көндәлек яшәеш-көнкүрештән таба. Аның "Төче миләш", "Йомыш", "Шофер хатыны" хикәяләре әнә шундыйлардан.
Китапта мәхәббәт турында да хикәяләр күп. "Җепшек кар ява" һәм "Хуш, ак каен" шулар арасында иң уңышлылары. Юмористик әсәрләргә дә урын бирелгән. Аларда реаль кешеләр, чын вакыйгалар елмаю кояшы белән балкытып бирелгәч, аеруча истә кала. Ә инде «Дустым өйләнә» дигән хикәя юмордан бигрәк сатирага тартым булып чыккан. Кибет директоры кызына өйләнергә йөргән егет кисәгенең үтергеч көлү утына килеп эләгүе ул әсәрдә чыннан да сатирик чаралар ярдәмендә ачылган.
Әйе, Р.Кәрами хикәяләреннән тупланган бу китап хәзерге тормыш һәм безгә замандаш булган кешеләр турындагы җитди уйлануларга, күзәтүләргә бик бай. Китапны тулаем укып чыккач мондый нәтиҗәгә киләсең:
- Хәзерге тормышта кешеләргә эш-хәрәкәт мөмкинлеге артты, тирә-юнебездә активлык, динамизм да көчәйде. Шул ук вакытта, әлеге тенденция нәтиҗәсе буларак, кешеләрнең үзара бәрелешләре, конфликтлар да арта. Ләкин әнә шундый чорда яшәп тә, шундый ситуациядә калып та, аннан рухи һәм әхлакый яктан саф-пакь килеш чыга алган, вөҗданнарын керсез саклый алган матур күңелле һәм батыр рухлы кешеләр бар. Бүген әнә шундыйлар үзләренең сафлыгы, батырлыгы белән хөрмәтләп баш идерә.
Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче танылган язучы Рәфкать Кәрами әсәрләрендә әнә шундый якты образларга һәйкәл куйды. Әдипне олы бәйрәме белән ихлас котлыйбыз!
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ.
Нет комментариев