Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Төркиянең Казандагы консуллыгында җир тетрәү корбаннары истәлегенә мемориал оештырылды

Җир тетрәү вакытында һәлак булучылар истәлегенә Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында мемориал оештырылды. Татарстан башкаласында яшәүчеләр аңа чәчәкләр һәм уенчыклар алып килә.

Дипломатик вәкиллек шулай ук гуманитар ярдәм җыю оештырды. Казанда яшәүчеләр аңа күпләп кушылды.

 

 

«Мин җылы әйберләр, башлыклар һәм шарфлар алып килдем. Мин үзем берничә ай Төркиядә яшәдем һәм анда ничек салкын булуын беләм. Битараф кала алмадым», – диде Генераль консуллыкка килгән Элина Морданова. Кыз зыян күрүчеләргә җибәрү өчен өч пакет әйберләр әзерләгән.

 

 

Россия Президенты Владимир Путин Төркия һәм Сирия лидерлары – Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу юллады һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Зыян күргән ике дәүләт башлыкларына Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашу телеграммалары юллады.

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев