Мәдәни җомга

ТӘКӘНЕШ МОГҖИЗАСЫ

Советлар берлеге дип аталган дәүләт таралганчы, аның төрле почмакларында атаклы һәм искиткеч язмышлы каһарман язучыбыз Николай Островскийга багышланган 31 музей эшләп килә иде. 1990 елларда илдә шайтан туе купкач, "идеаллар алышынды" яки "казнада акча юк", дигән сылтау белән 29 ын ябып бетерделәр. Бөтенләе белән юк итмәү өчен, Н.Островскийның Мәскәүдәге музее...

Советлар берлеге дип аталган дәүләт таралганчы, аның төрле почмакларында атаклы һәм искиткеч язмышлы каһарман язучыбыз Николай Островскийга багышланган 31 музей эшләп килә иде. 1990 елларда илдә шайтан туе купкач, "идеаллар алышынды" яки "казнада акча юк", дигән сылтау белән 29 ын ябып бетерделәр. Бөтенләе белән юк итмәү өчен, Н.Островскийның Мәскәүдәге музее әллә Одинцово, әллә Мытищи каласындагы ятимнәр йортына күчерелде. Шулай итсәң генә саклап була, имеш. Асылда, бу адым - музейны ятимнәр авызыннан тартып алынган ризык хисабына саклап калу иде. Хәзер исән микән ул музей, әллә инде миллиардлап урлыйсы акчаларны янга калдырабыз, дигән булып ятимнәр йортларындагы сабыйларны аерым гаиләләргә тарата башлагач уптым-илаһи ясин чыктылармы - гөманлау бик читен.

Ә менә 2000 елларга аяк баскач, Мамадыш районының Тәкәнеш мәктәбендә (директоры Наил Шәйхетдинов) легендар "Яшь гвардия" каһарманнарына багышланган музейны күреп шаккаттым. Соңыннан да, юлым төшкән саен, Тәкәнеш мәктәбенә гел "сугылып" йөрдем. Музей турында матбугат битләренә язганым да булды. Ләкин замана алышынды, дөньядагы хәлләр бик катлаулы, бүген 2000 еллар башындагы үлчәм-караш һич ярамый инде. Чөнки, әнә, Украина дигән тагын бер "бөек" илдә Гитлер фашистларына алмаш буын үсеп җиткән, шулар "Яшь гвардия"се белән бар дөньяга танылган Краснодон каласын һәм ул урнашкан барча Лугански өлкәсен "Смерч", "Ураган" системалары белән утка тота. Алай гына да түгел, ул украин фашистлары хәзер инде үзләре үк юк иткән ватандашлары, якташларының өзелгән башы белән футбол уйнау кебек кыргыйлыкка кадәр барып җиткән. Шулар да Европа берлегенә керергә һәм югары мәдәниятле, нык зыялы халык булып саналырга маташа бит әле! Чабаталы аягын сый-нигъмәт тулы мәҗлес өстәленә куйган адәм аламасы белән бер үк чамадалар, коточкыч хәл! Кеше башын туп итеп "уйнаган" әлеге буынны кыргыйлыктан, ерткычлыктан коткарып калу өчен Тәкәнеш музее җитмәгәндер, бәлки?..

Без - мәктәптә Зоя Космодемьянская, Марат Казей, Леня Голиков, Володя Дубининнар каһарманлыгына гашыйк булып, шыр-мөкиббән китеп тәрбия алган һәм үсеп җиткән буын. Ил байлыгын талап бетерү өчен аның идеологиясен, умырткасын һәм кыйбласын җиргә салып таптагач, биш тиенлек бакыр бәясенә ялланган "каләм осталары" 18 яшендә дарга асылган Зояны да, 28 панфиловчы каһарманны да пычрак тузан белән буяп бетерделәр. Аларның сатлык каләме "Яшь гвардия"челәрне генә таплый яки җиргә салып таптый алмады. Чөнки 70 ел буе илдә хөкем сөргән Коммунистлар партиясе куып таратылгач, "Яшь гвардия" ялган томан-буяулардан арынды һәм бездә андагы каһарманнар батырлыгына соклану хисләре тагын да артты гына.

Юк, без дәреслекләрдә укыганча яки ялган киноларда караганча, фашист тоткынлыгына эләккән Краснодонда "Яшь гвардия" оешмасын коммунистлар да, комсомол райкомы да төзеп бирмәгән шул. Җир өстенә Кояшны да Ленин чыгармаган һәм бүгенге таңнар да Ельцин яки Путин миһербанлыгы нәтиҗәсендә атмый. Алар Ходай Тәгалә түгел, әйдә, һич табынмыйк. Кешелек тарихы һәм аяныч хәлләр каһарманнарны да, инкыйлаб-фетнәләрне дә ленинчылар яки путинчылар кушуы буенча түгел, үзе тудыра ул.

Краснодонда соңыннан яшерен "Яшь гвардия" оешмасын төзеп куясы егетләр һәм кызлар да фәкать кайнар йөрәкле һәм гыйсъян җанлы булган өчен бергә тупланганнар. Аларның фашистлар изүе, фашист мәсхәрәсе белән ризалашып яшисе килмәгән. Аларны бернинди коммунист яки демократ та оешмага куып кертмәгән. Без "кызыл" китаплардан укып алданганча, алар комсомол билеты яки пионер муенчагы да тагып йөрмәгән. Бер уйласаң, гап-гади һәм һәркемгә аңлашырлык хисләр җыйган япь-яшь балалар. Алар кол булып яшәргә һәм кол булып үләргә теләмәгән! Ахыр чиктә, алар газиз Ватаннарының азатлыгы, шәһәрдәшләренең киләчәк бәхете хакына үлемгә барган!

Сүз беркетеп һәм ант китереп, 116 егет һәм кыз бергә тупланган. Кайсы 15-16, кайсы 17-18 яшьтә. Әйтик, Ульяна Громова бишлеге үзе белән бер үк сыйныфта укыган, гаҗәеп сылу биш кыз-баладан торган. Оешмага иң соңгы булып алынган Радик Юркинга нибары 14 кенә тулган. 17 яшьлек Олег Кошевой - оешма комиссары. Чибәрлеге һәм биюгә сәләте белән таң калдырган Любовь Шевцова, фашист этләренә карата миһербанлыкны белмәгән Иван Земнухов белән Сергей Тюленин - һәммәсе дә никах яисә чын мәхәббәт хисләрен дә кичерә алмый киткән яшьләр. Бәлки, батырлыклары һәм кылган эшләре маяк итеп куярлык та түгелдер. Германиягә куыласы шәһәрдәшләренең исемлекләре тупланган биржаны яндырганнар, әсирлеккә эләккән совет солдатларын немец фашистлары кулыннан коткарганнар, үзләре өчен изге булган Октябрь бәйрәме төнендә мәктәп түбәсе һәм мич торбасы очына кызыл әләмнәр элгәннәр, листовка чыгарганнар, Бөек Җиңү киләсенә ышанып яшәгәннәр, аны якынайтканнар.

Кабих җанлы бер сатлык аркасында аларның һәммәсе дә диярлек гестапо җәлладларының кулына эләккән. 18 яшьлек, чибәрләрдән-чибәр Ульяна Громованың аркасына кызган тимер белән йолдыз рәсемен көйдереп ясаганнар. Газаплый-газаплый, Сергей Тюленинның аяк сөякләрен сындырып бетергәннәр. Шулай да, "Яшь гвардия"челәрнең һичкайсы бирешмәгән, иптәшләрен сатмаган, тез чүкмәгән. Шуның өчен фашист этләре 1943 елның гыйнварында япь-яшь батырларны 56 метр тирәнлектәге шахта коеларына ташлаганнар, өсләренә тонналы вагонеткалар төшереп, издереп үтергәннәр.

Тәкәнеш урта мәктәбе музеенда менә шушы каһарманлыкларның һәммәсе тасвирланган. Шахта коесыннан күтәреп алынган корбаннарны җирләү матәмендә төшереп алынган фоторәсемнәрне күздән кичереп чыгуы да газап...

Тәкәнеш мирасханәсе - бөтен Татарстанда "Яшь гвардия" тарихына багышланган бердәнбер музей ул. Аны 1978 елда ук фидакяр мөгаллимә Римма Нури кызы Нигъмәтуллина оештырган. Инде лаеклы ялга чыкса да, 37 нче ел буена музейны һаман ул җитәкли. Башкаладан килгән һәрбер түрә яки галим-голәма соклану белдереп китсә дә, ни үкенеч, "Яшь гвардия" мирасханәсен республиканың Милли музей филиалы дип танучы һәм Римма ханымны фәнни хезмәткәр яисә мөдир итеп штатка куючы булмаган!

Ә югыйсә, Тәкәнештәге гап-гади мәктәп мирасханәсен Краснодонның үзендә оештырылган Үзәк "Яшь гвардия" музее да фидакярлек һәм ватанпәрвәрлек үрнәге, дип таныган бит инде. Краснодон музее директоры А.Никитенко аларга рәхмәт хатлары, "Яшь гвардия"челәргә багышлап нәшер ителгән китаплар һәм архив рәсемнәре юллаган. Тәкәнеш музее коллективын Краснодонның үзенә дә чакырып зурлаганнар. Ватан таркалганчы илдә егермедән артык "Яшь гвардия" музее булса, тәкәнешлеләр аларның һәммәсе белән дә бәйләнештә торган, хат алышкан, илкүләм оештырылган слет-семинарларның берсен генә дә чит итмәгән. Ни үкенеч, "Яшь гвардия" каһарманнарына багышланган соңгы җыен үткәрелүгә дә 30 елга якын вакыт узган инде. 2012 елда Краснодон каласы "Яшь гвардия" төзелүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә өлгергән әле өлгерүен. Әмма аңа тәкәнешлеләрне чакырып "вакланмаганнар" шул инде, чөнки, тагын ни үкенеч, ике арада чикләр хасил булган. Ә Краснодонның һәм андагы "Яшь гвардия" музееның бүгенге хәлен күз алдына китерү дә читен, алар өстенә туктаусыз ядрә һәм ут дәһшәте ява. Шәһәр үзәгендә "Яшь гвардия"челәргә багышлап куелган һәйкәл исән микән әле?..

"Яшь гвардия" оешмасының хәрби командиры, бездән яшерелгән, ә асылы белән поляк булган Иван Туркеничка багышлап, берничә ел элек Польшада да патриотик музей ачканнар. Ләкин соңгы елларда Польша җитәкчеләре дә Америка кубызына бии һәм украин фашистлары кыйланмышларына гел кул чабып тора. Украин карагруһчылары фашистлык чыныгулары алсын өчен Польша мәйданында махсус полигон төзелү дә мәгълүм. Андый сәясәт баргач, Туркенич музееның яшәве дә шикле.

Тәкәнешлеләр исә үткәннәре белән бик бәхетле. Алар һәлак булуларыннан соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Олег Кошевой, Ульяна Громова, Иван Земнухов, Сергей Тюленин, Любовь Шевцованың әниләре белән хатлар алышканнар, музей фондын шул Бөек Аналарның үзләре юллаган рәсемнәре, китаплары бизи. Музейда каһарманнар кабереннән алып кайтылган туфрак, Олег Кошевой һәлак булган урында куелган һәйкәл макеты, каһарманнар үзләре исән чагында төшеп өлгергән фоторәсемнәрнең дистәләгән күчермәләре, гомумсаны белән 1428 данәгә җиткән башка ядкәрләр бар. Музейда шушы мәктәптә укыган балаларның "Яшь гвардия"челәргә багышлап ясаган рәсемнәрен куярга да урын табылган.

Тәкәнеш - заманында район үзәге булып торган, олы, данлы авыл. Тәкәнештән чыккан бик күп укучылар күрше авыл һәм район мәктәпләрендә белем бирә һәм, менә рәхмәт, алар чит төбәк балаларын да туган мәктәпләрендәге музейга сәяхәткә, тәрбия сәгатьләренә алып килә. Димәк, "Яшь гвардия" музее ярты республикага хезмәт күрсәтә әле.

Тәкәнешлеләр "Яшь гвардия" оешмасы турында матбугатта күренгән һәрбер яңалыкны күз уңында тота. Элек яшь каһарманнар арасыннан фәкать 9 кешенең генә исән калуы ачыкланган булган. Тәкәнеш музее хезмәткәрләре В.Левашов белән хәтта күрешеп калырга өлгергәннәр. Ниятләре инде Радик Юркин белән очрашу булган да бит, әмма анысы Краснодонда "Яшь гвардия"челәргә һәйкәл ачкан чакта йөрәге ярылудан кинәт вафат булган. Җаннарын тынычландырырга беркадәр вакыттан соң Мәскәүдә тагын бер "тере" "Яшь гвардия"че - Ольга Сапрыкина табылу турында хәбәр килгән. Очраша алмаслардыр, ул апа да нык таушалган инде. Аннары моның ише эшләр кылу өчен җитәкчеләр өстәлендә дә, гадәттә, акча табылмый бит...

Ә Краснодонның бүгенге аяныч хәлен искә алсаң, күзгә яшьләр килә. Кыйбла югалту һәм караклык Украинада карагруһлык белән агуланган, сукыр, ерткыч кавем үсеп чыгуга туфрак бирде. Түрәләр арасындагы тоташ караклык Россияне дә упкын читенә китермәсә ярый.

Вахит ИМАМОВ.

Казан-Тәкәнеш-Казан.

.Тәкәнеш мәктәбендә куелган панно.

.«Яшь гвардия»дәге бишлек. Ульяна Громова (алгы рәттә уңда) һәм
аның дүрт классташы мәктәптә укыган чакта төшкән рәсем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: