Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

ТЕЛӘЧЕДӘ БӘЙРӘМ

Узган атнада Теләчедә район оешуның 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Тантана район мәдәният сараенда төбәкнең тарихын сәхнәләштергән композиция белән ачылды. Бу яклардагы гео­график атамалар монда килеп урнашкан тәүге кабиләләрнең...

Узган атнада Теләчедә район оешуның 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
Тантана район мәдәният сараенда төбәкнең тарихын сәхнәләштергән композиция белән ачылды. Бу яклардагы гео­график атамалар монда килеп урнашкан тәүге кабиләләрнең төрки халык булуын дәлилли. Аларны Мишә һәм аның кушылдыклары Тәмте, Төрек, Макса, Нырсы елгалары гына түгел, бу якларның чишмәләргә, үзәнлекләргә, болыннарга бай булуы да тартып китергәндер.
1236 елда Бату хан гаскәрләре Болгар дәүләтен яулап алгач, исән калган халыкның бер өлеше бүген Теләче, Саба, Балык Бистәсе урнашкан җирләргә дә килә, бу яктагы авылларны нигезли. Олы Нырсы һәм Олы Кибәхуҗа авылларындагы XIV гасырга караган кабер ташлары әлегәчә сакланган. XV-XVI гасырларда Теләче төбәге Казан ханлыгына керә, аның болын ягындагы җирләрендәге Җөри даругасына карый. Казан ханлыгы яулап алынгач та бу якларда азатлык көрәше 1557 елга кадәр дәвам итә.
Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы хәзерге Теләче районы җирләренә дә килеп җитә. Язучы Вахит Имамов "Сәет батыр" исемле тарихи романында "Теләче, Җөри, Саурыш, Баландыш, Мәтәскә авылларының түрәләр изүеннән туеп качкан ирләре, вак-төяк төркемнәргә берләшеп, каһарман отряд тирәсенә туплана бара," - дип яза. XIX гасырның беренче яртысында, төрле җәбер-золымнарга карамастан, татар авыллары шактый үсеп, зураеп китә.
Октябрь инкыйлабыннан соң ТАССРда административ биләмәләр бүленеше башлана. 1935 елда нигезендә районнарның яңа челтәре раслана, рес­публикада 60 район исәп­ләнә. Шул ук елда Саба районыннан аерылган Теләче районы яңа берәмлек буларак теркәлә. Район үзәге булгач, Теләче авылында төрле яңа учреждениеләр барлыкка килә. Шуларның берсе - 1937 елда урта мәктәп ачылу. Бөек Ватан сугышы елларыннан соңгы үзгәрешләр Теләче районына да кагылып үтә. 1959 елда район бетерелә. 1991 елда Теләче районы кабат аерылып чыга. Район зур адымнар белән алга бара башлый. Төбәк Р. Кәлимуллин башлык булган җиде елда һәм аннан соңгы дәвердә өр-яңадан төзелгәндәй үзгәрә, шәһәр рәвешен ала. Теләчедә һәм авылларда мәктәпләр, мәчет биналары калка, мәдәният йортлары, клублар, хастаханәләр төзелә. Район үзәген затлы мәдәният сарае, туган якны өйрәнү музее, музыка, сәнгать мәктәпләре, Эчке эшләр бүлеге, суд, прокуратура, хакимият һәм башка учреждениеләрнең биналары бизи. Соңгы елларда гына да район үзәгендә күпфатирлы биш йорт төзелеп, 219 кеше яңа, барлык уңайлыклары булган торакларда өй туйлары үткәргән. Быел да гомуми мәйданы 8096 квадрат метр булган яңа йортлар хуҗаларын сөендергән.
Район башлыгы булып Илдус Зарипов эшләгән 2011-2016 елларда районда дүрт мәктәп, ике балалар бакчасы, дүрт административ-торак комплексы, алты авыл клубы, 16 спорт мәйданчыгы, өч күпер төзелеп файдалануга тапшырылган. Моннан тыш "Батыр" спорткомплексы, чаңгы базасы яшьләргә зур бүләк булган. Теләчене хәзер уен мәйданчыклары, ял итү урыннары, парк-скверлар, асфальт юллар бизи.
Юбилей тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 62 шәхси хуҗалыгы булган Тиләҗе авылында башлангыч мәктәп бинасы ачылды. Хәзерге вакытта җиде бала белем ала торган уку йортында 300 квад­рат метрга якын зурлыктагы спорт залы, ике кабинет бар. Яңа бина салуның исә үз сәбәп­ләре. Авылда яшьләр күпләп урнашып кала, балалар да ишәя бара икән. Әйтик, 2018 елда мәктәптә инде 16 баланың укуы көтелә. Моннан тыш авылда кызлар-егетләр спорт белән ныклап шөгыльләнә, волейбол, баскетбол, футбол командалары ярышларда сынатмый. Бу көнне теләчеләр Президентны тагын бер яңалык белән куандырды: 1840 кеше гомер итә торган Үзәк авылында 200 урынлы мәдәният йорты файдалануга тапшырылды. Аның китапханәсе, шахмат-шашка кебек уен бүлмәләре дә бар.
Президентка 2012 елда ачылган һәм 260 кешене эшле иткән сәнәгать паркын да күрсәттеләр. Биредә дистәләгән предприятие эшли. Әйтик, "Кряж" ширкәтендә автомобильләрнең тузган шиналарын һәм резина техник әйберләрне җыялар, алардан төзелеш, сәнәгать, көнкүреш өчен кирәкле резина япмалар ясыйлар. Ә "Теләче торба заводы" су һәм газ белән тәэмин итү үткәргечләре ясый. Аларны Белоруссия, Казахстаннан һәм Россия төбәкләреннән килеп алалар. Моннан тыш сәнәгать паркындагы предприятиеләрдә көнкүреш өчен кирәкле полимер әйберләр, металл конструкцияләр һәм ишекләр, видеокүзәтү системасы, стрейч пленкалар җитештерелә һәм теплицаларда чәчәк үстерелә. Тантана көнендә исә тагын бер чәчәк үстерү теплицасы ачылды.
Теләче - татар халкына күренекле шәхесләр биргән җир. Язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Мәхмүд Максуд, Фәнил Галиев, Рашат Низами, Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Дания Гайнетдинова, сәнгать әһелләре Таһир Якупов, Венера Ганиева, Сөләйман Йосыпов, Нәфисә Васыйлова, Рәсим Низамов, Фәрит Хатипов, Марсель Вәгыйзов, Алмаз Фәтхуллин, Роберт Галиев, Айгөл Бариева, академиклар Тәлгать Сираҗетдинов, Яхъя Абдуллин, профессорлар Васил Гарифуллин, Наил Шәмсетдинов, спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров, Сергей Тимофеев һ.б. күренек­ле шәхесләр шушы игелекле җирдә туып-үскән.
Теләчеләр халкыбыз мәдәниятен саклауга өлеш кертә. Бүген дә "Нардуган" фольклор, "Яшьлек", "Мизгел" вокал, "Сюрприз" бию ансамбльләре кебек коллективлар милли сәнгатебезне югары дәрәҗәдә күрсәтә. Сәнгать мәктәбендәге дүрт бүлектә 127 балага 17 остаз хезмәт күрсәтә. Үзәк китапханәдә ун ел дәвамында "Йөзек кашы" әдәбият-сәнгать берләшмәсе эшли.
Теләче спортчылар районы. Сабан туйларында мәйдан тотучы Раил Нургалиев, Раил һәм Илдар Мараковларны рес­публикадан читтә дә беләләр. Теләче көрәшчеләре Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелеп килүче татарча көрәш ярышында быел дүртенче тапкыр җиңүче булды.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев