Театрда – «Тантана»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җиденче тапкыр Татарстан Мәдәният министрлыгының "Тантана" театр премиясен тапшырдылар. Тамашачыны мәгърифәткә, яктылыкка әйдәүче артистларның үзләренең дә бәйрәм нурына күмелүен күрү рәхәт иде, бер үк вакытта тантана күңелдә берникадәр ризасызлыклар да тудырды. Режиссер Илгиз Зәйниев Чаллы дәүләт курчак театрында куйган "Сак-Сок" спектакленең ел вакыйгасы төрендә...



Аның каравы, минзәләләрнең "Тапкыр кәҗә турында әкият" тамашасы иң яхшы балалар спектакльләре арасында беренчелекне алуы күңелгә сары май булып ятты. Минзәләләр моннан өч ел элек театрларында курчак спектакльләре куя башлаган. Тагын никадәр бала кечкенәдән сәнгатькә тартылып үсәчәк дигән сүз!
Иң яхшы музыкаль театр артисты төрендә Ц.Пуни һәм Р.Дригоның "Эсмеральда" балетында Эсмеральда партиясе өчен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан балет биючесе Кристина Андреева бүләккә лаек булды. Ни кызганыч, бу номинациядә бердәнбер театр катнашты, чөнки татарда бүтән музыкаль театрлар юк. Әмма бу төрдә бүләкләнүчеләр арасында барыннан да бигрәк музыкаль комедия, драмаларда җырлап уйнаучы артистларны күрәсе килә. "Тантана"га лаек башкаручыларыбыз булып та, аларны тәкъдим итәрдәй театрлар табылмавы бик аяныч хәл. Дистәләгән татар операсы һәм балеты авторы композитор Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән Казан консерваториясе җитәкчелеге бу хәлләргә ничек тыныч кына карап кала торгандыр? Халык белән шыгрым тулы С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында "Алтын казан", "Алтынчәч", "Качкын", "Түләк һәм Сусылу", "Наемщик", "Башмагым", "Хафизәләм-иркәм" һәм башка спектакльдә җырлаган Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров, Филүсә Хуҗина, Эльмира Кәлимуллина, Айрат Имашев, Артур Исламов, Айгөл Хисмәтуллина, Рөстәм Асаев һәм башкалар консерваториядә канат ярган һәм һәркайсы "Тантана"га лаек лабаса! Шулай булгач, нигә аларны консерватория исеменнән премиягә тәкъдим итмәскә? "Живой город" сәнгатькә ярдәм фонды (оештыручыларның берсе - Диана Сәфәрова) гамәлгә куйган "Угол" иҗат лабораториясе спектакльләре киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм дә түгел. Шуңа да карамастан, иң шәп актерлар ансамбле өчен "Тантана" премиясен һәм Казан хакимиятенең махсус бүләген алды бит әле! Чынлыкта, "Тантана"да музыкаль театр номинациясе булдырып та, бу жанр артистларын нәүмиз калдыру - татарның бай тарихлы музыкаль театр сәнгатенә төкереп карау, аның бүгенге һәм киләчәк язмышын хәл итүдән качу, күз буяу ул.
Аның каравы, театр сәнгатенә бернинди катнашы булмаган, өстәвенә, татар җыр сәнгатеннән миллилекне себереп тараткан "Үзгәреш җиле" проектына махсус бүләк бирелде. Эстрадабызны сафландыру ниятеннән башланса да, татарга каршы бер чарага әверелгән фестивальне бәйгегә кемнәр үткәргән? Әллә "Тантана" үзенең кыйбласын югалтканмы? Бүләкләү кичәсендә бик күпләргә әнә шундый уй-сораулар тынгы бирмәде.
"Тугрылык һәм намус" премиясенә лаек булган Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Инсаф Фәхретдиновны чын күңелдән тәбрик итәбез. Г.Кариев әсәре буенча куелган "Артист" спектаклендә Әби эпизодик роле өчен бүләккә лаек булган Г.Кариев театры артисты Алия Кәлимуллина өчен дә сөендек. Я.Пулинович әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Син кайда идең..." спектаклендә иң шәп хатын-кыз роле өчен Әлмәт театры артисты Наилә Нәҗипова бик лаеклы бүләкләнде. "Әкият"тә Р.Зәйдулла әсәре буенча куелган "Бүре җиләге" спектаклендә Елгыр ролен башкаручы Фәнзилә Сабирова да, һичшиксез, иң яхшы курчак театры артисты исеменә лаек. Дебют төрендә бүләкләнсә дә, Әлмәт театры артисты Диләрә Ибәтуллина казах драматургы О. Җанайдаров әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кибет" спектаклендә Карлыгач ролен азу теше ярган актрисалар кебек башкара. Эстрада сәхнәсендә 25 ел иҗат иткәннән соң Буа театры артисты булып киткән Илсур Мортазинны, З.Хәким әсәре буенча куелган "Килә ява, килә ява" тамашасында Шәйхи ролен ошатып, жюри шулай ук дебют номинациясендә бүләкләгән. Яшь кенә булса да, К.Тинчурин театрында яшен - картын үз кубызына биетеп, кызыклы спектакльләр иҗат иткән режиссер Резидә Гарипованың да махсус бүләк алуы тикмәгә генә түгел. Менә биш ел инде җырчы Салават Фәтхетдинов халыкара театр бәйрәмендә Камалның элеккеге директоры мәрхүм Шамил Закиров исемендәге премияне тапшыра. Быел бу мәртәбәле бүләккә Камал театрында тамашачыларны елмаеп каршы алучы һәм озатып калучы Рәсимә Сафиуллина лаек булды.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз