Мәдәни җомга

Әтәч мәйданны туздырып ташлады

Сабан туйларын сагынган халык. Балык Бистәсе районындагы Балтач авылы җирле үзидарәсе хезмәткәрләре “кешеләр коронавирустан куркып җыелышмас” дип борчылганнар иде. Ләкин башкача килеп чыкты.

Күрше-тирә авыллардан, шәһәрләрдән кайткан кунаклар да кушылгач, болын тулды. Балтач авылы җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов халыкны татар халкының милли бәйрәме белән котлады. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин да авылдашларын һәм кунакларны сәламләде, күчтәнәч рәвешендә шигырьләрен дә укыды. Балтач авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан мөхтәрәм ветеран Госман ага Мөбәрәкҗанов: "Тыныч тормыш - олы бәхет! Дөньялар имин булсын!” - дип теләкләр теләде. Сабан туе бүләге тапшырылды ветеранга. Авыл халкы, эшкуарлар, кайткан кунаклар да бүләкләр китергән бәйрәмне оештыруга.

Сабан туе, гадәттәгечә, балалар көрәше белән башланды. Күз тимәсен, Инсаф Зыятдинов киләчәктә мәйданнар тотар әле. Ул батыр калды. Балалар өчен уеннар күп булды. Арада иң кызыгы әтәч куу иде. Элек кәрҗингә яки кәгазь тартмага салынган әтәч авыш багана очына беркетелде. Хәзер яңалык кертелгән: кошны мәйдан уртасына очыртып җибәрәләр, ә тезелешеп баскан балалар аны куа башлый. Әй, китте әтәч йөгереп, ярышка чыкканнар гына түгел, Сабан туендагы бөтен бала-чага дәррәү купты. Әтәч тамашачылар арасына кереп качты, балалар - аның артыннан. Кемнең су шешәсе ауды, кемне скәмиясеннән үк бәреп төшерделәр. Ахырда бер өлгер малай әтәчне барыбер эләктерде. Кош тоткан кебек сөенгән, дигән әйтемнең чын чагылышы иде теге малайның йөзе. 

Тагын бер әтәчне ир-атларга ыргыттылар. Тик анысы кызык булмады, чөнки кош бер абзыйның кулына ук килеп төште. Халык арасында: "Әтәчне җиргә төшкәннән соң, куалата башларга кирәк иде”, - дигән фикерләр әйтелде.

Калын бишмәт һәм ыштан, бүрек һәм итек киеп чаңгыда узышу да тамашачылар күңеленә хуш килде. Үзешчәннәр тулы бер концерт куйды.

Балтач (Юлсубино) авылы Сабан туенда районыбызның Биектау авылы егете Данил Хәйриев баш батыр булып калды. Моңа әтисе Дамир Хәйриевтан да күбрәк шатланган кеше булмагандыр, әлбәттә. Үзе дә көрәшче Дамир Сабан туе батыры калуның дәрәҗәсен һәм тәмен яхшы белә инде ул. 

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: