Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда яшәү минимумы күләме артты

Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2021 елга яшәү минимумын үзгәртү турында карар чыгарды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте 2021 елга яшәү минимумын үзгәртү турында карар чыгарды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Исәп-хисап җан башына – 9955 сум, хезмәткә яраклы халык өчен – 10 622 сум, пенсионерлар өчен – 8 423 сум, балалар өчен 9 995 сум каралган.

2020 елның II кварталы белән чагыштырганда, яшәү минимумы җан башына 3 процентка (287 сум); эшкә яраклы халык өчен 3 процентка (328 сум); пенсионерлар өчен 7 процентка (534 сум) һәм балалар өчен 3 процентка (282 сум) арткан.

Барлык исәп-хисаплар республиканың 2021-2023 елларга социаль-икътисади үсеш фаразына нигезләнеп башкарыла.  

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев