Мәдәни җомга

Татарстанда чүп завод төзергә ярый

Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковҗиткерде. Бәйсез экспертлар Яшел Үзән районында сафка басачак чүп эшкәртү заводы төзелешенә яшел ут кабызган. Татарстан экологлары чит илдәге хезмәттәшләре белән көн саен видео аша, электрон почтага хатлар язышып аралашканнар.

Александр Шадриков Хөкүмәт йортында үткән очрашуда, ни өчен нәкъ менә Германияэкспертларын сайлауларын, чүп эшкәртү заводының ничек эшлисен сөйләде һәм башка күп кенә сорауларга ачыклык кертте.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча без, завод төзелешендә каршылык булмасын өчен, бәйсез экспертларга мөрәҗәгать иттек. Аларның иң ышанычлыларын, үз эшенең осталарын сайладык. Бәйсез экспертлар белән эшләүче АТАВ оешмасыннан ярдәм сорадык. Алар исә безгә LGA и Müller BBM экспертларын тәкъдим итте. Чит ил министрлары да бу оешмаларны уңай яктан тасвирлады, – ди ул. – Ни өчен Германия? Аның мәйданы безнең республикадан 47 тапкыр ким булса да, биредәкалдыкларны яга торган 83 завод эшли. Көнкүреш калдыклары белән эшләү, алардан файдалы табыш алу буенча күп илләргә үрнәк булып торалар.

Татарстанда төзеләсе завод та нәкъ менә файдалы ягы белән аерылып торачак. Министр әйтүенчә, бу заводта калдыклар 2260 градуста яначак. Мондый югары температурада диоксидбөтенләй таркалып бетә икән. Бирегә 550 тонна чүп сыячак. Калдыкларны эшкәртеп, 55 МВт электр энергиясе алу мөмкинлеге булачак.

Тик менә завод төзүгә каршы булган активистлар белән ничек уртак тел табасы? Александр Шадриков журналистларга аларның фикерләрен дә җиткерде. Әйтик, заводтан начар матдәләр күп чыгачак, алар һавага һәм кешеләргә зыянлы, дигән фикерләр бар. Әмма министр болар белән килешми. Оппозиция белән еш очрашып сөйләшүен, кирәк булган очракта тагын да бу проблеманы уртага салып фикер алышырга әзер икәнен җиткерде.

– Безнең өчен республика халкының сәламәтлеге кадерле, аның нинди мохиттә яшәвемөһим. Завод зыянлы булган очракта, без бу эшкә бармас идек. Бик күп тикшеренүләр, чит илдәге тәҗрибәләрне өйрәндек. Хәзер инде эспертларныңҗавабы да булгач, курыкмыйча әйтеп була: заводнытөзергә ярый, – диде Александр Шадриков.

Министр шулай ук, республикада чүплекләрнеюкка чыгару кирәклеген дә искәртте. Янып ятучы полигоннарның зыяны хакында да искә төшерде. Озакламый Татарстанда чүпне куяр урын калмаячак. «Әнә шуңа да, бу заводны төзү кирәк», – диде ул.

Төзелеш урыны итеп ни өчен Яшел Үзән районының Осиново бистәсе сайланган соң? Әлеге урын транспорт хәрәкәте өчен уңайлы. Белгечләр исә бу урында төзеләчәк заводның тирә-якка зыянлы булмавын, күрше—тирәдә яшәүчеләр өчен уңайсызлыклар һәм куркыныч тудырмавынбилгеләп үткән.

Әлегә заводның кайчан төзелә башлаячагы турында бернинди мәгълүмат та юк. «Анысын төзүчеләрдән сорарга кирәк. Тикшеренүнең ничә сумга төшкәнен дә сораучылар бар. Бәйсез экспертларга акчаны социаль фонд түләде. Әмма халыкны аның суммасы түгел, нәтиҗәсе күбрәкборчырга тиеш дип уйлыйм», – ди Александр Шадриков.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: