Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанда 4 сентябрьдән киек кошларга ау сезоны ачыла

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Тереклек өлкәсенә, үсемлекләр дөньясына һәм аеруча саклаулы табигать территорияләренә дәүләт күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Мутахаров белән тереклек дөньясына мониторинг бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев ау тәртипләре турында сөйләде.

Киек ягъни кыргый кошлардан: каз, үрдәк, чуллык, гаршәп, чибис, суер, боҗыр, көртлек, пыскылдык, күгәрчен ауларга рөхсәт.
— Ау рөхсәте квотасы арттырылды, шунлыктан, иртә таңнан чиратларга тезелү кирәкми. Зур кроншнеп, веретенник, клинтух, горлица Татарстанның, ә хрустан, зур кроншнеп, пыскылдык һәм соры каз Россиянең Кызыл китабына кертелгән. Аларны аулау тыела, аккошларга да ау рөхсәте юк,- дип кисәтеп куйды Илфат Вәлиев.

Быел аучылык өлкәсендә 684 кагыйдә бозу ачыкланган. Гаеплеләргә 782,5 мең сум штраф салынган, шуның 625 мең сумы инде түләттерелгән.

— Утлы коралны куллану һәм саклау законы таләпләрен үтәмәгәне өчен Татарстан Республикасының биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты, шулай ук Росгвардия идарәсе белән берлектә 30 кеше административ җавапка тартылды. Аларның утлы корал йөртү хокукы чикләнде, кораллары тартып алынды. Мылтыктан һәр кыштырдаган тарафка ут ачарга, 2 метрдан да түнәннән очкан кошларга атарга ярамый, чөнки, ядрә кешеләргә тияргә мөмкин. Янгын куркынычы сәбәпле, урманнарга керү тыелган чорда урман зоналарында ау шулай ук тыела. Мылтык-ут чыганагы ул. Урманнарда һәм болыннарда яшертен элмәкләр урнаштыру, үзаткычлар кую тыела,- дип искәртте Радик Мутахаров.

— Татарстанга күрше Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән, Чувашиядән килеп киек кошлар аулыйлар. Аучылык билеты бөтен Россия өчен бердәй, күршеләр Татарстанда аучылык рөхсәте алырга һәм дәүләт пошлиналары гына түләргә тиеш. Татарстанлылар читкә чыкса, шул төбәктә ауга рөхсәт алырга тиешле,- диде Илфат Вәлиев.

Киек кошларны атып үтерү кызганыч инде, әлбәттә. Радик Мутахаров белән Илфат Вәлиев:”Ау киек кошларның саны кимүенә китерми”,-дип тынычландырды.

Татарстанда киек кошларга ау рөхсәте бирү 25 августтан башланды. Моның өчен “Мои документы” күп функцияле үзәкләренә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән документлар һәм түләү квитанцияләре булу зарур.

 

Дамир Бәдриев

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев