Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстан чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчә

Кинотеатрлар, театрлар һәм циркларны ачу күздә тотыла.

Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчә. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Без өченче этапка күчүне килештердек. Бүгенге көндә безнең тарафтан чикләүләрне гамәлдән чыгару турында мөрәҗәгать әзерләнде, хәзерге вакытта ул килештерү өчен республика Хөкүмәтенә тапшырылды», - дип искәртте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, кинотеатрлар, театрлар, цирклар һәм өсте ябулы аквапаркларны ачу күздә тотыла. Шул ук вакытта, аларның тамашачылар белән тулу күрсәткече 50 проценттан артмаска тиеш.

Шулай да Татарстанда күп кеше катнашындагы массакүләм чаралар, кальян бүлмәләре, бина эчендә урнашкан балалар мәйданчыклары эшчәнлеге һәм дискотекалар үткәрү тыела, шулай ук өлкәннәр өчен үзизоляция һәм битлек режимын саклау күздә тотыла, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор вәкиле.

Хәзер Татарстан өченче этапка күчү өчен ТР Министрлар Кабинетының карарларын көтә.

 

Эвелина Киселёва

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев