Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарларның Кыргыз олысы

Тол калган башкорт хатынына өйләнгән өчен генә “асаба”га әверелгән татарларны да “ысын башкорт” исемлегенә кертсәң, чынлап та башкортлар тиз күбәя инде

Бүгенге Татарстан белән Башкортстан чиге буйлап гаҗәеп зур мәйданга җәелгән Кыргыз җир олысы Сөн, Ык һ.б. кечкенәрәк елгалар бассейнында урнаша. Ләкин архив документларында ул күбрәк “Сөн һ.б. елгалар, урман һәм далалар буйлап җәелгән волость”, дип телгә алына.


1834 елгы җанисәп вакытында Кыргыз җир олысында ясаклы татар, типтәр, мари һәм “чуашлар”дан тыш, “башкорт катламына” язылган кешеләр түбәндәге авылларда яши: бүгенге Башкортстандагы Бакалы районында – Ишмәт, Катай, Корыч, Куян, Туктагол; Илештә – Ябалак, Илеш, Исәнбай, Иштирәк, Карабаш, Яңа Аю, Яңа Кыргыз, Иске Кыргыз, Иске Күктау, Тупай, Үрмәт, Шәммәт; Краснокамада – Тәтеш; Туймазыда – Аблай, Бәтке, Тукмак-Каран; Шаранда – Бурсык, Зәет, Күгәрчен-Бүләк, Колчыбай; Татарстандагы Актанышта – Аеш, Актанышбаш, Кадыкай (Кәзкәй), Яңа Әлем, Иске Әлем, Тыңламас, Чөгәнә; Ютазы районында – Акбаш, Бәйрәкә, Кара Зирек, Кәрәкәшле, Ташкичү һәм Ташлы.

Кыргыз җир волостена караган бик күп тарихи чыганаклар “Башкортстан АССР тарихы буенча материаллар” дип аталган күптомлыкта урын алган. Уфада “Башкорт ырулары тарихы” серия­сеннән 10 нчы том булып 2015 елда дөнья күргән “Кыргыз” китабындагы документлар да игътибарга лаек. Шуларның 1652 ел белән тамгаланган һәм “Гәрәй олысы башкортларының Кыргыз олысы бобыльләре өстеннән шикаяте” дип исемләнгән бер документка тукталыйк. Әйтелгәнчә, анда Гәрәй олысының ясаклы башкорты Таргазячка Боксин (??) Кыргыз олысындагы бобыль Чурай Балыкчиевның    вотчина җирләренә һәм Шанен (Челән-?) күленә хуҗа булып яшәвенә шикаять белдерә.

Документ Кыргыз җир олысына татарларның “бобыль” (ялгызак, әтәмби) дәрәҗәсендә килеп утыруын, ясак түләп яшәвен һәм тора-бара гына асаба җир биләүче – вотчинник хокукына ия булуын дәлилли. Документта телгә алынган Чурай-Чюречейко Балыкчиев та әтисе белән бергә Тубыл өязеннән күчеп утырган татарлар булган. Алар елына 2 сусар тиресе күләмендә ясак түләп килгән. Әмма Чурай бервакытны тол калган башкорт хатынына өйләнгән дә, “асаба” башкорт һәм вотчинникка әверелгән дә куйган. Шуннан соң инде Чурай үзенең туганы Болтай белән вотчина өчен 0,75 сусар тиресе һәм ярты батман бал белән ясак түли башлаган. Алар шул рәвешчә 30 елга якын гомер кичергән. Иске Кыргыз авылында Чурай кебек төпләнеп калучылар аз булмаган, байтагы тәүге елларын “бобыль”лектән башлаган, тора-бара “вотчиналы башкорт” катламына күчкән.

Сөйләнгән хәлләр бик тә җайлы аңлашыла кебек, әмма аларны сурәтләгән һәм нәтиҗә чыгарган чакта “Кыргыз” китабын төзүче “галимнәр” төркеме күрәләтә махинациягә бара. “Әһә, Чурай белән Болтай башкортлармы? Ә андыйлар волость буенча хәттин. Әгәр волостьта башкорт вәкилләре гомер иткән икән, димәк, волость үзе дә – башкортныкы, алай гына да түгел, Кыргыз олысы – башкортларның кыргыз ыруы гомер иткән җире; ә кыргыз ыруы башкорт милләтен формалаштыручы төркем булып тора һәм вәссәлам!” Алар бик күп китапларында “башкорт халкы Чулман елгасыннан башлап Тубылга кадәр сузылган арада 40 ыру булып яшәгән”, дип күк­рәк сугудан да тартынмый. Ә бу рәвешчә – тол калган башкорт хатынына өйләнгән өчен генә “асаба”га әверелгән татарларны да “ысын башкорт” исемлегенә кертсәң, чынлап та башкортлар тиз күбәя инде. Ә асыл документның үзендә Кыргыз – ҖИР волосте, дип тамгаланган, анда аның миллилеген ачыклаучы сыңар сүз дә юк бит. Димәк ки, “Кыргыз” китабы тарихи яктан нигезләнгән хезмәт була алмый. Ул – фальсификация! Алар татар милләтенең гәрәй, йәнәй, ирәкте, байлар, бүләр, юрми, катай... ыруларын башкортка әверелдергән китапларын да шулай әвәләгән, тарихи дип мөһерләнгән хезмәтләрдә фәнни дөреслек юк...

Документның үзенә кире әйләнеп кайтсак, бертуган Балык­чиевлар 1627-1628 елларда 35 сусар тиресе белән ясак түләп яшәгән. Күршеләре – чуаш Акбалыков та 7 сусар тиресе күләмендә ясак түләгән. Моннан тыш та алардан әле 2, 7, 9 тире күләмендә өстәмә ясаклар да талаганнар... Шул ук документ Гәрәй олысында гомер итүче 40 ясаклы татарның 1613 елда – 240, димәк, бер иргә 6 сусар тиресе күләмендә ясак түләвен тасвирлый. Саннарга игътибар иткәнсездер, XVII гасыр башында Кыргыз олысында нигез (йорт) корып яшәүчеләр санау­лы гына була. Барча олыска фәкать Иске Кыргыз бердәнбер мәгълүм авыл исәпләнә. Һәм XVII гасыр уртасында гына Казан өязендәге татарлар әлеге олыска масса күләмендә күчеп утыра башлый. Аермасы тик шул: Тубыл өязеннән килгәннәрне татар дип язсалар, Казан өязеннән килгән татарларга “чуаш” кушаматы тагыла. Чөнки алар җир эшкәртә, иген чәчә белә, андыйларны әле Болгар дәүләте чорында ук “чуаш” катламына язып ­теркәгәннәр.

Кыргыз олысы җиренә Себер татарлары күченеп яши башлау факты Казан тарихчыларының “1570 елларда Мәскәү баскыннарының Себердәге Шәйбанилар дәүләтенә каршы һөҗүмнәре көчәю, ахыр чиктә Себер ханлыгы җиңелү нәтиҗәсендә, Ногай Урдасы һәм калмыклар да килеп талый башлауга түзмичә, Себер татарларының байтак ыруы, иң беренче чиратта табынлылар, нәкъ иштәкләрнең әйле, юрматы, тангаур ырулары яки ногайларның кыпчак, бөрҗән, үсергән, тәмьян ырулары шикелле үк, рус администрациясе тарафыннан “асаба башкортлар” дип исәпкә алына башлый”, дигән нәтиҗәсен раслый.

Әлеге документта да Казан өязеннән килгән “чуаш” Акбалыков белән Сарбашевның 1641 елда башка крестьяннар белән бертигез рәвештә үк сусар ясагы түләп торуы тасвирлана. “Кыр­гыз” китабын төзүчеләр асыл документтагы Казан татарларын да, “чуашлар”ны да телгә алып тормый, чөнки моны язсалар, аларга “башкорт катламы”ның кемнәр хисабына тулылана баруын танырга да туры килер иде...

“Уфа приказлар йорты” фондында “Кыргыз волосте башкорты Тукмак Илмәмәтовның үз җиренә чуаш Бәки Янгиковны (Җанбәков-?) типтәр сыйфатында кертүе турында” да эш бар. Ул да Казан татарларының әлеге олыска күпләп күченүен дәлилли. Ни галәмәт, “Кыргыз” китабын төзүчеләр әлеге эшне дә, “килмешәк чуаш”ны да телгә алып тормый. Югыйсә, әлеге эш һәм анда телгә алынган “башкорт” Тукмак-Тукман соңрак туган документлар уңаеннан да игътибарга лаек. 1806 һәм 1827 елларда әлеге Тукман исеме хәтта Сенат документларында да калкып чыга. Бактың исә, “ысын башкорт” Тукман Илмәмәтов өчен ясаклы “чуаш”-татар Бикбирде Тукбаев белән аның кияве, бобыль Айчүәк Яклычев (?) 1659 елдан бирле ясак түләп килгән, ахыр чиктә алар килеп төпләнгән нигездә Тукбирде атлы типтәр авылы үсеп чыккан икән. Мәгәр алар Тукман өчен “башкорт ясагы” түләп барганнар бит, әлбәттә инде, алар тора-бара “асаба башкорт” катламына күчә, хәтта әле 1912 елда да үзләрен шулай дип яздыра. Сәбәбе дә саллы: “асаба” булып йөргән өчен аларга 95 дисәтинәгә кадәр җир эләккән, ә типтәр булып язылган авылдашларына 5 дисәтинә белән канәгатьләнергә туры килгән.

Әлеге Тукмак Илмәмәтов үз заманында байтак якташларының башына, асылда да, тукмак булып төшәргә өлгергән, ахры. Аны башкорт галиме Гайсә Хөсәенов Бакалы районындагы Катай авылына нисбәтләп телгә алган. Имеш, Катайдагы бер калкулыкны халык “Тукмак тавы” дип атый, ә ул Тукбирде авылына нигез биргән Тукмак картка бәйле икән. Гәрчә, тарихи документларны барласаң, Катай исеменең авылны нигезләүче мари Катай Иштирәковка бәйле икәнлеген ачыклау кыен түгел. Ә ул күршедәге Тукбирде авылын нигезләүче Тукбирде атлы кресть­янның улы Туктагол белән 1747-1762 еллар аралыгында дөнья куйган. Катай уртасындагы калкулык та “Тукмак тавы” дип түгел, ә “Кирәмәт тавы” дип йөртелә...

Тукмак Илмәмәтов – Иске Кыргыз авылында гомер сөргән Кылчан Күккүзовның оныгы ул. Кылчан 1632 елда Уфа воеводасы М.Ю.Трубецкой кулыннан үз җирләренә вотчина грамотасы алуга ирешә. Ф.Мәрвәров төзегән шәҗәрәдә Кылчан исеме – Тукман, ә әтисе Әлмәт дип күрсәтелә. Әлмәтнең тулы исеме Әлмөхәммәт яисә Илмөхәммәт булуы мөмкин. Бу нәсел – Казан өязе татарларыннан; Кыргыз җир олысына килгәч “чуаш” булып теркәлгән. Ләкин тора-бара вотчина хуҗасы яисә “асаба башкорт” булуга ирешкәннәр. Алар шундый дәрәҗә алган яки олыста мондый җирбиләүчеләр байтак булган өчен генә Кыргыз волосте – башкорт җире һәм анда яшәүчеләр - “башкортларның кыргыз ыруы” булып саналырга хаклы түгел!

“Кыргыз” китабыннан бер өзек китерик: “Архив белешмәләре Куян белән Катай авылларында аларга нигез салучы 138 типтәр һәм алар белән бергә 7140 (1632) елгы грамота буенча Кыргыз волосте җирләренә хуҗа булып алган 189 башкорт яшәве турында хәбәр итә. Катай авылын нигезләүчеләр башкорт вотчинасы булган Кыр­гыз олысы җирләренә типтәр сыйфатында кертелгән, моның белән ризалашмыйча, Катай типтәрләре аларга да “асаба башкорт” дәрәҗәсен кайтаруны таләп иткән”.

Катайлылар дәгъваны дөрес белдергән, чөнки Кылчанның оныгы Тукман 1659 елда тукбирделеләрне үз җиренә керткән чакта аларга “асабалык” хокукы да бирә. Ә Катай авылындагы ясаклы татарлар 1762 елгы җан­исәп вакытында да татар булып языла, фәкать 1782 елда гына типтәргә әверелә. Күреп торасыз булыр: XVIII гасыр ахырына чак­лы күчмә халык булып йөргән башкортлар без тикшергән 1600 һәм хәтта 1700 еллар дәвамында да Чулман яки Көньяк Урал тавы буендагы мәйданнарга бөтенләй дә үтеп керә алмый!

Ә 1730 елда нигезләнгән Катай авылы крестьяннары берчакта да “асаба башкорт” яки “вотчина тотучы” дәрәҗәсен алырга ашкынмый, алар һәр җан­исәп вакытында үзләрен горур рәвештә татар дип яздыра. Алар башкорт дигән ясалма исем тагуга һәм “Кыргыз” китабын оештыручыларның берсе булган С.Хәмидуллин тарафыннан “Иваны, не помнящие родства”, дип кимсетелүгә тансык түгел!

Хәмидуллин җитәкчелегендәге “галимнәр” төркеме “Кыргыз” атлы китап чыгару белән генә канәгатьләнмәде, 2019 елда аларның “Башкиры Бакалинского края” дигән яңа “шедевры” да дөнья күрде. Алар монда оятсыз рәвештә “Х ревизия (1859 ел) Яңа Катай авылындагы 47 хуҗалыкта 804 (!) башкорт, ә Катайның 39 хуҗалыгында – 449 башкорт, мишәр һәм типтәр, тагын аерым 2 хуҗалыкта 56 башкорт яшәвен исбат итте”, дип тәкрарлый. Гәрчә 1859 елгы җанисәп кәгазьләрендә Катай авылында яшәүчеләр типтәр дип кенә теркәлгән, анда “мишәр” дигән сүзнең эзе дә юк. Фәкать Иске Катай авылына караган документларда гына “2 хуҗалыкта яшәүче 56 кеше башкорт”, дип язылган, әмма алары да Катайныкы түгел, ә Башкорт гаскәре командующие фәрманы буенча Катайга теркәлгән Бишенде ирләре!

“Кыргыз” китабында, Катай авылының хата белән тулы шәҗәрәсен мисалга китереп, авторлар атаклы Күчем батыр нәселен дә каралтып, бутап бетергән. Алар 1735-1737 еллардагы азатлык яулары башлыгы Акай Күчемовка ниндидер, тарихта булмаган Маннап һәм аның улы Мәннанны китереп ялгаган. Һәм, әгәр алар Күчемов фамилиясен йөртә икән, димәк, һичшиксез башкортлар! – дип шәрран яра!

Кыскасы, С.Хәмидуллин җитәкчелегендәге “галимнәр” (И.Сәетбатталов, Р.Асылгуҗин, Р.Шәйхиев) төркеме әвәләгән китапларның берсе генә дә тарихи хакыйкатькә туры килми, ялган белән тулы, шуңа күрә алар фәнни һәм тарихи хезмәт булып саналырга да хаклы түгел!

Таһир КӘРИМОВ, тарих фәннәре кандидаты.

Вахит ИМАМОВ тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев