Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татар теле – халыкара тел...

Газета-журнал битләрендә, телевидение экраннарында купкан бәхәсләрдән күренгәнчә, бөр төркем ата-аналар, шул исәптән татарлар арасында да, татар телен ирекле рәвештә генә өйрәнергә дә ярый, дигән фикерне алга сөрә. Галимнәр раславынча, 14 телне камил белсәң, Җир шарында яшәүче күпчелек халык белән аралашып була. Бу санга кытай, инглиз, гарәп, француз, испан телләре белән...

Газета-журнал битләрендә, телевидение экраннарында купкан бәхәсләрдән күренгәнчә, бөр төркем ата-аналар, шул исәптән татарлар арасында да, татар телен ирекле рәвештә генә өйрәнергә дә ярый, дигән фикерне алга сөрә.
Галимнәр раславынча, 14 телне камил белсәң, Җир шарында яшәүче күпчелек халык белән аралашып була. Бу санга кытай, инглиз, гарәп, француз, испан телләре белән беррәттән рус һәм татар телләре дә керә.
Гомеремдә күп җирләрдә булып, төрле милләт вәкилләре белән очрашырга, аралашырга туры килде. Шулардан берничә генә булса да мисал китерим. 1984 елда Алма-Ата шәһәрендә Бөтенсоюз киңәшмәсе булды. Шул чакта казахлар белән тәрҗемәсез аңлаштык, хәтта бүтән төбәкләрдән килгән кунаклар өчен тәрҗемәче ролен үтәдем. Шунда вакытта ук телевизордан Фрунзе (Кыр­гызстан) телевидениесенең тапшыруын тыңларга туры килде. Диктор сөйләмен аңлау авырлык тудырмады.
2008 елда Астанада Россия югары уку йортларын тәкъдим итү вакытында да яңадан казах дуслар белән очраштык. Бу юлы казах алфавитына да игътибар иттем. Анда татар телендәге "ә, ң, ү, ө, һ" авазларының булуы да куандырды. Шуңа да хәзер телефоннан татарча хәбәр язганда казах алфавитыннан файдаланам. Шулай ук заманында төркмән, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак вәкилләре белән аралашулар да фикеребезне раслый. Инде башкорт, чуаш дуслар белән аңлашу турында сөйләп тә торасы юк.
Тагын бер якка игътибар итик әле. Барган төбәкләрдә җирле халыкка берничә сүз белән генә булса да алар телендә мөрәҗәгать итсәң, аларның сиңа мөгамәләсе тамырдан аерыла. Шуңа да үзең яшәгән җирлектәге халык телен ипилек-тозлык кына булса да белү һичкем өчен артык та, гөнаһ та түгел. Моны Эстония, Төркиядә очрашулар да раслый. Мәсәлән, Төркиядә, "Великолепный век" сериалын караганда, диктор туктап торган араларда шактый төрек сүзләре аңлашыла, ә хәзерге сөйләштә алай түгел. Бу күренешне хәзерге төрек телендә гарәп һәм инглиз алынмаларының күп булуы белән аңлаталар. Моннан 100 еллар элек татар һәм төрек телләре бер-берсенә үтә якын булган.
Кино дигәннән, "Тайга императоры", "Кырык беренче" исемле фильмнар искә төшә. Аларның беренчесендә, шулай ук диктор туктап торган арада, җирле хакас халкының, икенчесендә казахларның сөйләшкәннәре безнең өчен яхшы аңлаешлы.
Минем шәхси китапханәмдә "Karӗilaӗtirmali Türk lengeleri sözlügü" (Kilabuz kitap). Kültür Bakanligi. - Ankara, 1991 (аның беренче томы гына да 1180 биттән тора) дигән китап бар. Әлеге хезмәттә бер үк сүзләрнең төрек, әзәрбайҗан, башкорт, казах, кыргыз, үзбәк, татар, төркмән, уйгур телләрендә яңгырашы бирелә. Хезмәт латин хәрефләре белән нәшер ителгән. Әлеге китап турында махсус искә алам, чөнки аңардан күренгәнчә, бик күп сүзләрнең алда атап үтелгән телләр өчен уртак икәнлеге дәлилләнә. Шулай булгач, бу мисал да тагын бер кабат татар телен камил белгән кеше өчен күпчелек төрки телләрне өйрәнүнең авыр булмавын раслый. Элек бу телләр совет республикаларында яшәүче халык теле булып, аңлашылмаган очракта рус сүзләрен кушып булса, хәзер алар бәйсез дәүләт теле. Инде бу дәүләтләрдә рус телен белмәгән буын да үсеп чыкты.
Кайчакларда рус милләтеннән булган хезмәттәшләремә: "Мин сезне кызганам, сез телгә бик ярлы халык, чөнки үз телегездән башка бүтәннәр сөйләшкәннең бер сүзен дә аңламыйсыз, гәрчә алар сезнең турыда начар фикердә булсалар да!" - дип әйтә идем, алар минем белән ризалаша иде.
XVII гасырларда Мәскәү дәүләтендә рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып саналган. Мәскәүлеләр күпчелек көнчыгыш илләренә хатларны татар телендә язган. Аларның Идел буе казакларына язылган хатлары да шулай ук татар телендә була. Ә Дон казакларының старшиналары арасында XVIII гасыр азагында - XIX гасыр башында татарча сөйләшү, рус аристократларының шул чорда французча сөйләшүләре кебек, укымышлылык үрнәге булып саналган.
Төрки-татар телен белүнең кирәклеген Екатерина II дә яхшы аңлаган. Шуңа да ул 1780 елларда кайбер рус мәктәпләрендә уку планнарына көнчыгыш телләрне өйрәнүне кертү турында махсус фәрман чыгара. Француз теленнән тыш, төрки-татар телләрен өйрәнү турында да боерык бирә.
Газета-журнал битләрендә элеккеге союздаш республикаларда рус телле мәктәпләрнең ябылуы, рус телен өйрәнүнең кими баруына борчылып язылган мәкаләләр аз түгел. Хәзерге вәзгыять кемнәрнеңдер борын астындагыны да күрмәүләрен раслый. Чөнки Россиядә милли мәктәпләрнең күпләп ябылуы, туган телдә укытуның азая баруы, имтиханнарны да рус телендә генә тапшыру, туган телне ирекле рәвештә генә өйрәнергә калдыру - болар барысы да "өлкән" абзыйларның гаделсез һәм ялгыш сәясәте.
Әлеге фикергә мин берничә еллар элек Сардиния утравындагы Сассари университетының профессоры Елена Айзатовна Сцилард белән очрашкач килдем (аның әтисе Яңа Чүпрәле авылыннан. Елена ханым белән Чүпрәледә туганнары белән очрашу оештырдым, шулай ук аның шәҗәрәсен эшләдем). Сөйләшүләр нәтиҗәсендә кайбер кызык мәгълүматлар белән танышырга да мөмкин булды. Сардиния утравында 4 диалект бар икән. Мәктәпләрендә дәүләт теленнән башка әлеге диалектларның берсе уку программасы буенча өйрәнелә. Шулай ук югары уку йортларында да диалектларны өйрәнәләр.
Венгрия университетында Көнчыгыш Европа халыкларының, ягъни татар, чуаш, мари һ.б. тарихын өйрәнү кафедрасы­ның булуы да игътибарга лаек. Югыйсә, безнең республика югары уку йортларында татар халкының тарихын өйрәнү мәсьәләсе дә үтә йомшак. Россиядә халык саны буенча икенче урында торучы татарларның телен өйрәнүгә дә көннән-көн киртәләр арта.
Мәктәпләрдә уртача атнага 36 сәгать дәрес бирелә. Шуның биш-алты сәгате татар теленә һәм әдәбиятына туры килә. Ә калган барлык дәресләр дә рус телендә алып барыла бит. Шулай булгач, рус теленең хокукларын чикләү, кысу турында сүз йөртергә мөмкинме соң?
Бу турыда депутатларыбыз да Дәүләт Думасы, советы мөнбәрләреннән даими рәвештә яңгыратып торырга тиеш бит. Күптән түгел "Болгар" радиосында Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Вахит Имамов белән әңгәмәне тыңларга насыйп булды. Ул бу турыда борчылып, уфтанып сөйләде. Мисал итеп, патша заманында ике тапкыр Дәүләт Думасы депутаты булган Садри Максуди турында тәфсилләп искә алды. Ул һаман саен мөнбәргә ыргылып торган, татар гына түгел бүтән халыкларның да мәнфәгатен яклаган. Шунысы игътибарга лаек - ул чыгышы белән хәтта рус депутатларын да үз ягына аударып, кирәкле кануннарның кабул ителүенә ирешә алган. Ә хәзерге депутатлар татарга, аның тарихына, теленә төрле киртәләр корганда да авызларына су кабып утыра.
Татар теленә булган тискәре караш өчен русларны гына гаеп­ләргә дә ярамый. Чөнки татарның да гаебе җитәрлек. Безнең түрәләр кайчак паровозның алдыннан йөгерергә тырыша. Соңгы вакытларда укучыларның кануннар бозу, телне өйрәнмәү, дингә карата битараф булулары турында пошынуларны ишетергә туры килә. Кем гаепле? Республика канунында акка кара белән: "Корбан гаете - бәйрәм, ял көне" - дип язылган. Быел, балалар гает бәйрәме көнне мәктәпкә җыелды, ә шулчагында алар белән сыйныф сәгатендә әлеге бәйрәм турында беркадәр әңгәмә үткәреп алсаң да, гөнаһ булмас иде.
Аннары өлкән сыйныф уку­чыларында: "Илбашы бер үк мәсьәләдә нигә төрлечә фикер йөртә икән?" - дигән сорау тууы да мөмкин. Чөнки 2002 елда Бөтендөнья конгрессында В.В.Путин: "Полная дурь и бред, если кто-то где-то запрещает в многонациональной стране изучать родной язык или препятствует этому, это вредно для страны в целом.... Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка", - диде. Ә инде быел ул бүтән халыкларның туган телен, шул исәптән икенче дәүләт теле булганнарының да, ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмә бирде. Еллар агышына карап үзгәрә торган нинди мантыйктыр бу?!
Хәзер Сталинны, коммунист­ларны күпме генә сүксәләр дә, ул чорларда без туган телдә укып, имтиханнарны туган телдә тапшырдык, ныклы белем алдык. Моны безнең Иске Чүпрәле урта мәктәбен туган телдә тәмамлау­чылар арасында берничә дистә фән докторлары һәм кандидатлар булу да раслый. Алар арасында гуманитар гына түгел, химия, математика, физика, техник һәм башка тармак галимнәре дә бар. Ул чорда югары уку йортларына кергәндә имтиханнарны туган телдә дә тапшыру мөмкинлеге булды.
"Мәдәни җомга"ның алдагырак санында язучы Р.Зәйдулланың: "…безнең милли мәктәп­ләр, гимназияләр дип аталган уку йортларында да барлык фәннәрне диярлек урысча укыталар бит…" - дип борчылып язган мәкаләсе урнашкан иде. Төп бәла шунда - безнең саннар артыннан кууыбыз. "Казанда шулкадәр татар уку йорты бар!" - дип югары мөнбәрдән шапырыну өчен, аларга ике сүздән торган җөмлә дә төзи алмаган балаларны алалар. Шуннан инде дәресләрне урысча үткәрергә туры килә. Бу урында В.И.Ленинның: "Лучше меньше, да лучше!" - дигән сүзләрен искә алмый булмый. Безнең карашка, татар уку йортларына балалар туп­лау кагыйдәләре булырга тиеш. Аның беренче пункты: "Булачак студент фәннәрне татарча үзләштерә алырлык дәрәҗәдә тел белергә тиеш". Шул очракта гына татар мәктәп­ләре, гимназияләре, лицейлары үз атамаларын аклый алачак.
"Укытучылар эшсез калмас­мы?" - дигән сорау тууы бар. Белгәнемчә, урамда укытучы булырга теләүчеләр чираты юк, ә менә укытучылар кирәклеге турында телевидение экраннарындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, интернет мәгълүматларыннан күрәбез. Мәгариф оешмалары аларны эш белән тәэмин итү юлларын эзләмичә калмас.
Иван Грозный заманында башланган руслаштыру сәясәте соңрак чиркәү әһелләре (Лука Конашевич, Ильминский һ.б.), патша түрәләре тарафыннан дәвам иткән булса, хәзер инде, безнең илдә демократия чәчәк ата дип лаф орган чакта, моңа дәүләт үзе тотынды түгелме соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев