Мәдәни җомга

Татар халкы югалмасын дисәк...

Халыкка Президентның милли мәсьәләләргә карата чыгышы бик кирәк иде. Дәүләт дәрәҗәсендә тел-милләт турында әйтелгән сүзләргә берәү дә битараф кала алмас. Безнең халкыбызны берләштереп торучы фикерләрне ишетү дә мөһим бүген. Чынлыкта бу фикерләрне һәрбер татар күңеленнән теләп, әйтеп тора кебек.

Халкыбызны берләштереп торган фикерләрне ишетү мөһим бүген. Чынлыкта бу фикерләрне һәрбер татар күңеленнән теләп, әйтеп тора кебек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның узган атна азагындагы чыгышы да җәмгыять сулышы кебек яңгырады.

Әлбәттә, мондый фикерләрдән соң, милләтпәрвәрләрдә, татар теле белгечләрендә дә ышаныч артыр, киләчәккә өмет уянмый калмас. Без дә шулай уйламасак, ил башлыгы әйткән фикерләрне хупламасак, милләтебез-телебезне үзебез сакламасак, ул башка халыкларга кирәк түгел. Аларның да нәкъ шундый ук телләрне саклау буенча йөрәк борчуы бар. Ә дәвасы аның һәрберебезнең кулында. Телне онытмыйк: балаларга өйрәтик, татарча сөйләшик, татар телендә эш итәрлек мөмкинлекләр тудырыйк, белгечләр әзерлик.

Әлбәттә, боларның күбесенә дәүләт ярдәме дә кирәк булачак. Ярдәмнең дә ниндие әле! Президентның сүз башлавы да юктан түгел. Әйе, юк-юк дигәнче, һәрберебез көнгә бер-ике сәгать милләт өчен берәр нәрсә булса да, эшләп карыйк. Милләт, тел хакына файдалы эшләрнең чиге юк. Ә дәүләт дәрәҗәсендә мондый сөйләшүнең дәвамлы булуын телисе килә.

 

Татар халкы югалмасын дисәк...

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында күп фикерләр бар. Кешелек тарихында күп кенә дәүләтләрнең гөрләп үсеп тә, тора-бара юкка чыгуы, бөтен бер халыкның югалу мисаллары мәгълүм. Ел саен дистәләгән тел бөтенләйгә югала. Моңа глобальләшүдән башлап, җирлекләрнең югалуы да керә. Цифрлаштыру шартларында халыкның милли тәңгәллеген саклау мәсьәләсе кискенләшә бара. Бу проблемалар иҗат интеллигенциясен генә түгел, гади кешеләрне дә борчый.

– Татарлар күп гасырлар дәвамында башка халыклар эчендә эреп югалмаган, үз мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен саклап калган, – дип яза Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә, тиңдәшсез социаль-мәдәни күренеш – дөнья цивилизациясенең аерылгысыз бер өлеше булган татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен язу – бер дә гади эш түгел. Татарлар «милләт» графасында елдан-ел кими барачак статистика берәмлеге булып кына калырга тиеш түгел – моңа һәммәбезнең иманы камил.

Стратегияне эшләгән вакытта Президент Россиядә һәм дөнья буйлап яшәүче милләттәшләребез белән күп очрашулар уздырылып, аларда әйтелгән фикерләрнең дә туплануын белдерде. “Минем карашка, моның иң мөһим нәтиҗәсе шул: татарларның халык буларак сакланып калу теләге уртак икәнлеге расланды”, – диде ул.

 

Милли хисләр декорация түгел

 

– Соңгы вакытта «дошман»ны күбрәк читтән эзләү гадәткә керде – глобальләшү, интернет, массакүләм культура, хокукый чикләүләр һәм башкалар. Сүз дә юк, тирә-якта хәвеф-хәтәр җитәрлек. Ә үз күңелеңдә ничек сакларга милли хисләрне? Бу көн саен кылынырга тиешле эчке батырлыкка әйләнеп бара түгелме? Кылыргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә. Шул ук вакытта без беләбез: Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел. Милли үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр белән оештырып куярга була дип уйлаучылар да бар. Әгәр туган телебезне, динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклаган, кадерен белгән әбиләребезгә һәм бабаларыбызга боларның барысы да җиңел генә алыштырыла торган декорация дип әйтсәләр, нишләр иде икән алар?

Татар халкының бердәмлеге турында сөйләгәндә, без бертөрлелекне күздә тотмыйбыз. Әстерхан, Касыйм, Себер, Казан татарларының, мишәрләрнең, керәшеннәрнең, типтәрләрнең булуы күңелебезгә хуш килә. Татарларның зур гаиләсендәге һәр әгъзаның үзенчәлеге кадерле безгә. Бертуганнар кебек: һәрберсе – аерым бер шәхес, әмма бергә – бербөтен, бер гаилә, – дип белдерә Президент үзенең мөрәҗәгатендә тел-милләт турындагы хисләргә ачыклык кертеп. Бигрәк тә халык санын алу якынлашканда бу фикерләрне ишетү мөһим безгә.

 

Телебезне сакларга әзер без

 

Президент язганча, стратегия проектын әзерләүне кайберәүләр барлык проблемаларны хәл итү чарасы, һәркемгә туры килерлек универсаль күрсәтмә бирү нияте дип кабул итте.

– Әмма Татарстандагы татарлар, Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар бар, чит илләрдә көн итеп, мәдәниятне, телне, традицияләрне саклап калырга тырышучы татарлар да бар. Алар өчен бу бигрәк тә катлаулы. Аңлашыла ки: шартлар һәм мөмкинлекләр төрле җирдә төрлечә. Тарихтан шулай килеп чыккан: татарларның берләшүе өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән. Кайда яшәвебезгә карамастан, һәрберебез өчен аның кайгыртуын тоеп яшәү гаять мөһим. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелә, ана телен, мәдәниятне, милли тәңгәллекне саклау программалары төзелә, грантлар гамәлгә куела – болар бүгенге көн бурычларын хәл итүнең сизгер ысуллары. Бу эшне без һичшиксез дәвам итәчәкбез, – дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.

Бер үк вакытта татар халкының һәм Татарстанның аерым юлы турында сөйләгәндә, кайбер кайнар башлар моны аерылып чыгу сәясәте дип күрсәтергә, Татарстанны илнең үзәгендә тарткалашу утравы дигән уйдырма таратмакчы була.

– Россиядә татарлар – сан буенча икенче урында торучы халык, шуңа да карамастан, хәтта үз илебездә безнең тарихыбызны һәм мәдәниятебезне белеп бетермиләр. Еш кына аңлатып бирергә туры килә: гаять катлаулы үзгәртеп кору елларында Татарстан үзенең хокукларын һәм вәкаләтләрен үз социаль-икътисади мөмкинлекләренә, илнең үсешенә керткән өлешенә тәңгәл рәвештә киңәйтүгә омтылды, бары шул гына. Киресенчә, безнең республика, үз эчендә милләтара һәм динара татулыкны саклап калып, Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертте, – дип мөрәҗәгать итә Татарстан Президенты.

Алга таба Президент «азатлык» төшенчәсен дә шәрехләп үтә.

– Аның чикләрен билгеләп буламы? Әйе, безнең өчен үзәккә, мәдәни мәркәзгә әверелгән Татарстан бар, әмма Россия Федерациясе – тарихи Ватаныбыз, ата-бабаларыбыз җире дә бар бит әле. Татарларны сыендырып, алар өчен икенче Ватанга әверелгән башка җирләр турында да онытырга ярамый. Татарлар өчен азатлык – күпкырлы төшенчә: ирек, азатлык, хөррият дибез – барысы да Азатлык хакында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге. Һәм, әлбәттә, сәяси ирек тә. Ул хәзер бездә юкмыни? Без сабыйлар түгел, безгә кулыбыздан җитәкләп, карап-кайгыртып йөртүчеләр кирәкми. Кулыбызга бәхеткә ирешүнең әзер әмәлен китереп тоттыруны да көтеп утырмыйбыз. Телебезне, традицияләребезне саклау өчен дә, халкыбыз өчен кадерле нәрсәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен дә җаваплылыкны үз өстебезгә алырга әзер без. Нинди генә катлаулы тарихи вакыйгалар булса да, без бирешмәдек, нык тордык. Алга таба да шулай булачак, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 

Уку – үз халкыңа хезмәт итү ул

 

Алга таба юлыбызны без нидә күрәбез дигәндә, Рөстәм Миңнеханов аны мәгърифәттә күрәбез, дип яза.

– Татарлар һәрвакыт белем алуга, гыйлемле булуга омтылыш, яшәешкә фәнни караш белән аерылып торган. Югары дәрәҗәдәге белем, һөнәрләр, күнекмәләр – хәзерге дөньяда конкурентлыкка сәләтле булуның нигезе. Без киләчәгебезне балаларга традицияләребезне тапшыруда күрәбез. Диненә һәм милләтенә карамастан, һәр кеше өчен әһәмияткә ия әхлакый күрсәтмә булуына ышанам. Балаларыбыз язмышы өчен без җаваплы. Аларны халкыбызның һәм Ватаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү – безнең бурыч, – ди ул.

Бер үк вакытта укытучыга карата олы ихтирам татарларга гомер-гомергә хас булганлыгын да әйтә.

– Бүгенге көндә татар телен һәм мәдәниятен үз җилкәләрендә алып баручы тәрбиячеләргә һәм укытучыларга рәхмәт әйтеп кенә калмыйча, аларны иҗади хезмәтенә ярдәм итәбез һәм итәчәкбез. Балалар өчен, балалар катнаша торган иҗади проектлар идеяләренең барлыкка килүенә дә, аларны гамәлләштерүгә дә булышачакбыз. Без үз киләчәгебезне туган телне, мәдәниятебезне, милли рухи һәм әхлакый юнәлешебезне, динебезне саклауда күрәбез. Татарча әйбәт сөйләшәсеңме, дини йолаларны үтисеңме – болар ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Татар булу – үз халкың белән тыгыз бәйләнеш тою дигән сүз. Әгәр дә син ата-бабаларың сөйләшкән телне өйрәнергә теләсәң, без ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер. Без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез, бәлки киләчәктә синең дә бу эшкә катнашасың килер, – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

Архив документлары, тарих, шәхесләр, мәдәният, татар моңы, сәнгать төрләре – милләт юлында алып барыла торган юнәлешләрнең һәрберсендә эш алып барыла, дип яза Президент.

 

Үз тарихыбызны үзебез языйк

 

Без үз киләчәгебезне халкыбызның мәдәни мирасын саклауда һәм баетуда күрәбез. Без үз киләчәгебезне энтузиастларда – иҗтимагый оешмаларда һәм татар халкының актив улларында һәм кызларында күрәбез. Теләсә нинди, хәтта бик кечкенә генә ярдәм дә – зур бурычларны хәл итүгә өлеш кертү ул.

– Без үз киләчәгебезне «сувенир халык» булуда күрмибез. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак. Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез! – дип белдерә Рөстәм Миңнеханов үзенең татар халкына язылган мөрәҗәгатендә.

 

Шәһри Казан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: