Мәдәни җомга

СҮЗ ҺӘМ ГАМӘЛ АЕРМАСЫ

Соңгы 10 елда Русиядә корылган "хакимият вертикале"нең киләчәге юклыгы ачыклангач, мондый идея белән хроник төстә саташучылар да, ниһаять, милли проблемаларның яшәеш өчен фундаменталь әһәмияткә ия булуын танырга мәҗбүр. Бу җәһәттән В.Путинның 23 гыйнварда "Независимая газета"да чыккан "Россия: национальный вопрос" дигән мәкаләсе дә игътибарны җәлеп итә. Мәсьәләнең куелышы ягыннан бу язма...

Соңгы 10 елда Русиядә корылган "хакимият вертикале"нең киләчәге юклыгы ачыклангач, мондый идея белән хроник төстә саташучылар да, ниһаять, милли проблемаларның яшәеш өчен фундаменталь әһәмияткә ия булуын танырга мәҗбүр. Бу җәһәттән В.Путинның 23 гыйнварда "Независимая газета"да чыккан "Россия: национальный вопрос" дигән мәкаләсе дә игътибарны җәлеп итә.

Мәсьәләнең куелышы ягыннан бу язма шактый ук бәхәсле күренә. Әйтик, автор анда милли һәм дини азчылыкларны ассимиляциягә бирешми торган ябык общиналарга берләшүдә гаепли. Нәтиҗәдә, бу төп халыкның ачуы кабаруына китерә икән. Ә бит мондый берләшү ул азчылыклар өчен бүген милли үлемнән саклануның бердәнбер юлы булып кала. Русиядәге милли һәм миграция проблемаларын исә автор ни өчендер СССРның җимерелүе белән генә бәйләп карый. Ә миңа калса, бу проблемалар инде күптәннән, үз җирләрендә яшәүче бәйсез халыклар кайчандыр явызларча басып алынгач ук башланган. Сепаратизмның да тамырлары тирәнгә китә. Чыннан да, әгәр Русиядә яшәүче халыкларның милли хокуклары тиешле дәрәҗәдә хөрмәт ителсә һәм алар өчен камил яшәү шартлары да тудырылса, мөгаен, бу халыкларны аннан куып та чыгарып булмас иде. Кызганычка, соңгы 10 елда Русиядә яшәүче халыкларның (урыслардан башка) милли үсешен күздә тоткан бер генә федераль программаның да гамәлгә куелганы булмады.

Күпмилләтле илдә "күптөрлелек берлеге" турында фикер йөртеп, В.Путин: "Нельзя насильно заставить быть вместе", - дип тә белдерә. Шул ук вакытта, бүген бәйсезлеккә омтылучы халыкларны ирексезләп тоту өчен бюджеттан миллиардлаган сумнар исраф ителә. Ә корбаннар саны соңгы 10-15 елда гына да йөзләрчә мең белән исәпләнә. Дөрес, милли азатлык өчен көрәштә шәһит китүчеләрнең төгәл санын әлегә әйтеп тә тормыйлар, әмма кайчан да булса тарих алдында моның өчен дә җавап тотарга туры киләчәк бит.

Ә илдә бүген үткәрелә торган урыслаштыру сәясәтенә килгәндә, автор аны урыс мәдәниятенә нигезләнгән "уртак культура коды" белән бәйләп аңлата. Нәтиҗәдә, чыгышы белән төрле милләттән булган яңа урыс халкы формалашырга тиеш икән. Ә халыклар моңа ризамы - бу хакта сорап торучы да юк. Совет чорында, ичмасам, әдәп саклапмы, мондый ассимиляция нәтиҗәсен "совет халкы" дип йөртәләр иде.

Ә авторның: "Никто не имеет права ставить национальные и религиозные особенности выше законов государства", - дип белдерүен ничек аңларга? Дәүләт бит ул үзмаксат түгел. Аны оптималь яшәү шартлары булдыру өчен милләтләр төзи. Фәлсәфи категорияләргә күчерсәк, милләтләр - беренчел, ә дәүләт икенчел булып чыга. Шулай булгач, әгәр дәүләт милләтләр ихтыяҗына туры килми икән, андый дәүләтнең яшәүгә, гомумән, хокукы юк.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: