Мәдәни җомга

СЫНЛЫ СӘНГАТЬ УЧИЛИЩЕСЫНА - 120 ЕЛ

Казан сәнгать мәктәбе 1895 елда оештырыла һәм 1901 елда Казаныбызның татарлар яшәми торган Грузин урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) бу мәктәп өчен шәһәребезнең иң күренекле биналарыннан булган йорт салына. "Бу бина Россиядә сәнгать мәктәпләре өчен салынган биналарның соңгыларыннан булганлыктан, сыйныф бүлмәләренең сәнгать өйрәтү өчен уңайлыгы буенча бөтен СССРда диярлек беренче...

Казан сәнгать мәктәбе 1895 елда оештырыла һәм 1901 елда Казаныбызның татарлар яшәми торган Грузин урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) бу мәктәп өчен шәһәребезнең иң күренекле биналарыннан булган йорт салына. "Бу бина Россиядә сәнгать мәктәпләре өчен салынган биналарның соңгыларыннан булганлыктан, сыйныф бүлмәләренең сәнгать өйрәтү өчен уңайлыгы буенча бөтен СССРда диярлек беренче урын тота", - дип язган бер мәкаләсендә бөек рәссамыбыз Бакый ага Урманче. Урыс сәнгать академиясенең еллык хисапларына караганда, академия өчен укучылар әзерләүдә Казан сәнгать мәктәбе беренче урын тоткан. Әмма татарның үзәгендә булса да, бу мәктәп революциягә чаклы бер тапкыр да татар тормышына якынаерга тырышмаган. Революциягә чаклы анда бары бер генә "мөселман" баласы укыган. Ул да укуын тәмамлап чыкмаган. Югыйсә, мәктәптә һәр елны 300-400 укучы белем алган.

Революциядән соң бөтен югары уку йортларыныкы кебек үк, ирекле сәнгать һөнәрханәләре исеме алган Казан сәнгать мәктәбе дә һәрбер милләтнең хезмәт кешесе өчен ишекләрен киң ача. Бакый ага Урманче язганча, 1926 елда инде мәктәптә 20 ләп татар исәпләнә. Ә шул елны укырга керергә ниятләгән төрек-татар балаларының саны 30 га җитә. Араларында Төркестан, Казахстан, Башкортстан һәм Уралдан килүчеләр дә була. Бакый Урманче - беренчеләрдән булып Казан сәнгать мәктәбендә профессиональ белем алган татар рәссамы. Ә 1926 елда Мәскәүдә югары сәнгать остаханәсен тәмамлап кайткач, 1929 елда Соловки лагеренә сөрелгәнче, үзе шунда укыта да әле. Сүз дә юк, сәнгать мәктәбе татар сынлы сәнгате тарихында зур урын тота. Хәзерге вакытта республикабызның йөзен билгеләүче рәссамнарыбыз барысы да шул мәктәпне үткән.

Сәнгать мәктәбе татарларга йөз белән борылды, әмма бу караш ташлау гына булды. Ник дигәндә, анда татарларга хас һөнәрләр бик аз укытыла. Күн мозаикасын озак кына өйрәтми торганнан соң, ниһаять, торгызып җибәрделәр. Әмма керәч сәнгате (керамика), тимерне сәнгатьчә эшкәртү бүлекләре ябылды. Киездән сәнгать әсәрләре иҗат итү буенча бөтен төрки дөньяны гөрләтеп симпозиумнар үткәргән булдык. Ә нигә әле бу сәнгать төрен укытуны да училищеда башлап җибәрмәскә?! Зәркәнчеләр әзерләү дә безгә бер дә артык булмас иде. Өйрәтерлек осталарыбыз да юк түгел. Тимерне сәнгатьчә эшкәртү бүлегенең ябылуын күпләр бу һөнәрнең остасы Игорь Башмаковның вафатыннан күрде. Әмма бүлек аңа кадәр үк ябылган иде. Балчыктан чүлмәк әвәләү һәм башка милли сәнгать бүлекләре барысы да бер сәбәп белән - уку мәйданнары бу максатка җайлашмаган булу өчен ябылды. Хикмәт шунда ки, 1926 елда рәссамнардан тартып алынган, төрле елларда төрле уку йортларын үзенә сыйдырган атаклы архитектор Карл Мюфке төзегән тарихи бинаны 2003 елда гына кабат иҗат халкына кайтардылар. Ә 2005 елда тышын төзекләндерделәр. Әмма аннан соң инде бер дистә ел вакыт үтте, ә эче әле һаман тәртипкә китерелмәгән. Директоры Ольга Гыйльметдинованың әйтүенә караганда, фундаментны ныгыту тәмамланып килә, реконструкция проектына экспертиза үткәрелә. Күз ачып йомганчы яңа банк биналары калкып чыккан заманда сәнгать мәктәбенең төзекләндерелүе шул гомергә сузылуы бик сәер, әлбәттә. Сузылу милли һөнәрләребезнең үсешен тоткарлый. Әллә бу бер сәбәп кенәме икән?!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


.Б.Урманче.


.Т.Исаеваның диплом эше, 2010 ел. (Б.Урманче шәмаиле).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: