Мәдәни җомга

Су төнлә генә ага. Юл юк. Чүп күп - кем гаепле?

Шәһәр читендәге бистәләрдә яңа йортлар, коттеджлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек «үсеп» кенә тора. Төзүен төзиләр, ә яшәү шартларын, коммуникацияләр белән бәйле проблемаларны уйлап бетермиләр сыман. Шуңа да шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләр зарлана. Әле шушы көннәрдә генә редакциябезгә Биектау районының Шигали бистәсеннән мөрәҗәгать иттеләр. Алар җәй көне су булмауга борчыла.

“Бу проблема бүген генә килеп чыкмады. Вакытлыча аварияләр белән дә бәйле түгел. Көз айларында да су белән тәэмин итүдә проблемалар күзәтелә иде, язга таба хәл бөтенләй начарланды. Су төнлә генә ага. Икенче катларга бөтенләй менми. Ә биредә күбесе ике катлы йортларда яши. Коронавирус вакытында гигиена кагыйдәләрен сакларга кирәк, тик су булмагач, кул да юып булмый, мунча да ягылмый, яшелчә, җиләк-җимешләр дә сусыз тилмерә”, – дип зарлана Шигали халкы.

Эчә торган суны алар болай да чишмәдән ташый. Краннан килгән суны көндәлек куллану өчен тоталар. Һәркемнең үз коесын казытырга акчасы юк. Аннары биредә су үзәкләштерелгән система буенча килгәч, бистә халкы “Биектау коммуналь челтәре” оешмасы белән суга килешүләр дә төзегән, тиешле акчасын да түләгән. 

Соңгы елларда Шигали бистәсендә җир бәяләре сизелерлек артты. Бу урын акрынлап популярлаша бара. Риелторлар Шигалидагы кишәрлекләрне сатып алучы кызыгырлык итеп, барысы да яхшы, иң уңайлы урыннарның берсе дип тәкъдим итә. Игъланнарның берсендә монда 12 су скважинасы бар, юллар салынган, утлар кергән дип язылган иде. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, чынлыкта биредә нинди хәлләр икәнен яшәүчеләр үзләре генә чамалый. 

Су бер проблема булса, юлсызлык бистә халкының үзәгенә үткән икенче мәсьәлә. Яңгыр яуса балчыклы урамнардан атлавы авыр. Дөрес, кайбер урамнарда халык үзе акча җыеп юлларга таш салдырган. Ләкин, йортлар көн саен төзелә, йөк машиналары төзелеш материаллары ташый, юллар тагын изелә, начарлана. 

Шигали халкы чүплекләр белән булган проблемалар хакында да сөйләде. Баксаң, озак вакыт контейнерда җыелган чүпне түкми торганнар икән. Чүп-чар өелеп яткан, җил белән очып тирә-юньгә таралган. Халыкның зарларын ишетмиләр түгел анысы. Үзләре җитәкчелек бугасагын таптый торгач, прокуратурага хатлар юллагач, боз урыныннан кузгалган кебек.

Шигали Биектау районының Семиозерский авыл җирлегенә карый. Үзидарә башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлфия Игизбаева аңлатуынча, чүплек белән мәсьәлә хәл ителгән. 
– Контейнерларны дүшәмбе, чәршәмбе, җомга түгәргә тиешләр. Махсус хезмәт күрсәтә торган оешмадан көн саен килеп чүп-чарны алып китә башладылар. Халык чүбен читкә түкмәсен өчен контейнерлар янына камералар да урнаштырдык, аларның да файдасы булыр дип уйлыйбыз,– диде җитәкче.

Контейнер янында чүпне читкә аткан өчен 2 мең сум штраф яный дигән элмә такта да барлыкка килгән. Артык акча түләргә теләмәүчеләр, чүпләрен чүплеккә ташларга өйрәнер, мөгаен. Су белән проблема да акрынлап хәл ителә башлаган. Гөлфия ханым моңа кадәр Шигалида 7 генә скважина эшләгән, андагы су бар бистә халкын тәэмин итәргә җитмәгән, шуңа да су килми башлаган булган, дип аңлатты. Хәзер тагын ике өстәмә скважина булдырганнар. Тиздән тагын берсен ачарга җыеналар. Бистә зурая, ә су скважиналары җитәрлек түгел, шуңа да бу мәсьәләне контрольдә тотарга тырышачаклар. 

Ә менә юл мәсьәләсе чишелешенең очы-кырые күренми. Баксаң, застройщиклар җир кишәрлекләрен бүлгәндә урамнар өчен участоклар калдырмаган икән.

Кыскасы, урамдагы уртак юллар рәсми документларда теркәлмәгән. Алар җирле үзидарә карамагында булмагач, җитәкчелек берни эшләтә алмый. Бу мәсьәләдә Гөлфия Игизбаева застройщикларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

 

Эльвира  Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: