Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Студентларны чүпне аерып җыярга өйрәтәчәкләр

Моның өчен берничә уку йорты тулай тораклары арасында махсус бәйге игълан итеп, җиңүчегә коворкинг вәгъдә итәләр. Бәйгене “Мега” һәм “Леруа Мерлен” сәүдә үзәкләре Экология министрлыгы белән берлектә оештыра.

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов сүзләренчә, халыкны экология мәсьәләләренә җәлеп итү буенча шактый проектлар гамәлгә ашырыла.

– Министрлык экологик белем бирү һәм агарту эшләренә зур игътибар бирә. Чүпне аерып җыю буенча конкурслар уздырылып килә. Мәгариф учреждениеләре арасында кулланылган батарейкалар җыю буенча оештырылган бәйге зур популярлык казанды. Ике ел эчендә 58 тонна батарейка җыелып, утильләштерү өчен Чиләбедәге махсус предприятиегә озатылды. Ел да шимбә өмәләре уздырыла. Аларда да чүпне аерып җыю системасын булдырдык. Төзелеш калдыкларын утильләштерү һәм эшкәртү системасын кертү буенча килешү төзедек. Санкцияләнмәгән чүплекләрнең 80 проценты төзелеш калдыкларыннан тора. Бу проблема аларны утильләштерү өчен махсус инфраструктура булмаудан да, – дип сөйләде ул.   
“Бүлү кагыйдәсе” («Правила деления») бәйгесендә Казан дәүләт энергетика университеты, Казан авиация институты һәм Казан химия-технология университетының тулай тораклары катнаша. Алар янәшәсендә чүпләрне аерым җыю станцияләре урнаштырылып, өч ай дәвамында, март аеннан май ахырына кадәр, студентлар чүпләрне аерып салачак. Бәйге дәвамында студентларны чүпне дөрес итеп аерып җыярга өйрәтәчәкләр. Җиңүчегә исә коворкинг вәгъдә ителә. Конкурска нәтиҗә 5 июньдә ясалачак.

 

 

Мега сәүдә үзәге идарәчесе Фәридә Вәлиева сүзләренчә, бәйгедә катнашырга теләүче уку йортлары күбрәк булган. Алар арасыннан өчесен аерып алганнар.
– Нәтиҗәсенә карап, сентябрь аенда проектны дәвам итәргә дә мөмкинчелек булыр дип уйлыйм. Безнең максат студентларны экологик тормыш рәвеше алып баруга рухландыру. Бүген экология актуаль мәсьәләгә әверелде. Балалар бакчаларыннан ук чүпне аерып җыярга өйрәтә башларга кирәк. Бу барыбызның да көндәлек гадәтенә әверелсен иде, – диде ул.

 

Дилбәр Гарифуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X