Мәдәни җомга

СҮРИЯ КАБАТ БӘХӘС ҮЗӘГЕНДӘ

Соңгы вакытларда Сүрия тирәсендәге бәхәсләр гел куерып тора. Аңа каршы әзерләнгән резолюция проекты БМО Куркынычсызлык Шурасында (КШ) үтмәгәч (Русия һәм Кытай ул чакта вето хокукыннан файдаланды), бәгъзеләр инде охшаш документның күптән түгел БМО Генераль Ассамблеясендә хуплануына иреште. Анда исә 137 ил бу документны яклап тавыш биргән, 12се (Русия, Кытай, Беларусь,...

Соңгы вакытларда Сүрия тирәсендәге бәхәсләр гел куерып тора. Аңа каршы әзерләнгән резолюция проекты БМО Куркынычсызлык Шурасында (КШ) үтмәгәч (Русия һәм Кытай ул чакта вето хокукыннан файдаланды), бәгъзеләр инде охшаш документның күптән түгел БМО Генераль Ассамблеясендә хуплануына иреште. Анда исә 137 ил бу документны яклап тавыш биргән, 12се (Русия, Кытай, Беларусь, Иран, Венесуэла һ.б.) - каршы, ә 17 ил - битараф. Яңа резолюцияне хуплаучылар арасында, Көнбатыш илләреннән тыш, Төркия, Пакыстан кебек, алар йогынтысындагы дәүләтләр һәм гарәп илләре дә булуы мәгълүм. Дөрес, әлеге документ киңәш-рекомендация хокукына гына ия икән. Әмма шуңа да карамастан, бу очракта тавыш бирү нәтиҗәләре кай ягы беләндер глобальләштерү сәясәтенең бүгенге торышын да чагылдыра.

Узган җомгада Туниста Көнбатыш илләре тәкъдиме белән "Сүрия дуслары" дигән конференция үткәрелде. Андагы хакимияткә каршы көчләрне яклап оештырылган бу форумда 60тан артык ил һәм халыкара оешмалардан (шул исәптән Аурупа Берлеге һәм Гарәп илләре лигасыннан да) вәкилләр катнашкан. Чараның монафикълыгы исә аның исеменнән үк күренеп тора. Сүриядә халыкның күпчелеге Б.Асадка ышаныч белән каравы мәгълүм. Шуңа форум исемендәге "дус" сүзен, мөгаен, куш тырнаклар эченә алырга кирәк булгандыр.

Әлеге форумга чакыруны АКШ Дәүләт департаменты тараткан. Кытай һәм Русия анда үз вәкилләрен җибәрмәгән. Конференциядә катнашучылар үзләренә алга таба Сүрия нефтенә эмбарго кертергә, Б.Асад һәм аның якыннарының банк счетын кулга алырга, аларга карата виза чикләүләре кертергә, шулай ук Б.Асад режимы бәреп төшерелгәч киләчәк яңа хөкүмәткә икътисади ярдәм күрсәтергә йөкләмә алган. Согыд Гарәбстаны делегациясе исә форумда катнашучыларны Сүриядәге оппозициягә корал белән ярдәм итәргә дә чакырган, ә тәкъдим хуплау тапмагач, конференцияне ташлап чыгып ук киткән.

Сүриядә халыкның күпчелеге Б.Асадны яклавы исә узган якшәмбедә үткән референдум нәтиҗәләреннән дә күренде. Б.Асад тәкъдим иткән яңа Конституция проекты референдумда катнашучыларның күпчелегендә яклау тапты. Ә бу документ илдә демократиягә юл ача, бер партия монополиясен бетереп, күппартиялелек кертүне күздә тота икән. Алга таба инде Президент булып та ике срокка гына сайлану мөмкин булачак.

Шуңа да игътибар итик, узган атнада БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун бу вазифада үзеннән алдарак эшләгән Кофи Аннанны БМОның һәм Гарәп илләре лигасының Сүриядәге махсус вәкиле итеп билгеләде. Күренә ки, Сүриядәге хәлләргә карата дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары арта гына бара. Ә Көнбатышның бу илдәге сәяси режимны теләсә нинди ысул белән алыштырырга омтылуы инде беркемдә дә шик уятмый. Аны хәтта референдум нәтиҗәләре дә борчымый. Кайбер сәяси экспертлар мондый үҗәтлекне Көнбатышның Иранны көчсезләндерү, аны якын союздашыннан колак кактыру теләге белән дә бәйләп аңлата.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: