Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

СОЛТАНИ СҮЗ ТЫЛСЫМЫ

Марсель Галиевкә 70 яшь Берәүгә дә иярми Марсель Галиев - башкалардан бик нык аерылып торган язучы. Ул бөтен яктан аерылып тора: теле белән дә, стиле белән дә. Бик талантлы язучы. Барысыннан да әһәмиятлерәге, миндә кызыксыну тудырган сыйфаты шул: ул берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми. Аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз...

Марсель Галиевкә 70 яшь
Берәүгә дә иярми
Марсель Галиев - башкалардан бик нык аерылып торган язучы. Ул бөтен яктан аерылып тора: теле белән дә, стиле белән дә. Бик талантлы язучы. Барысыннан да әһәмиятлерәге, миндә кызыксыну тудырган сыйфаты шул: ул берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми. Аның һәрнәрсәгә үз карашы, үз мөнәсәбәте. Бу дөньяның, тормышның яңа якларын ача белүе һәм шул күргәненә карата үзенең мөнәсәбәте, саф фикере булуы белән ул башкалардан нык аерыла һәм шуңа күрә ул кызыксыну уята. Кызыксыну уяту - бу бик мөһим мәсьәлә. Мин моңа әдәбият тарихыннан да мисал китерә алам. Такташ шундый булды: аның һәр язганын нәрсә әйтә, нинди яңа сүз алып килә, дип көтеп алалар иде. Менә шушылай кызыксындыра алу сирәк язучыга эләгә. Безнең әдәбиятта гомер буе бик күп язып та, андый кызыксыну уята алмаган әдипләр дә бар. Әсәрләре белән кызыксыну уята алган Марсель Галиев безнең әдәбиятта үзенә аерым бер урын тота.
Әмирхан ЕНИКИ,
Татарстанның халык язучысы.
Шулай итеп сыный
Аның - ярсу да, акыллы да, моңсу да, чәнечкеле дә, ягымлы да таланты минем күз алдымда үсә, ныгый, халык күңелендә тамырлана барды. Шигърияте татар поэзиясендә күркәм бер күренеш булса, прозадагы һәм публицистикадагы иҗаты аерым бәягә хаклы. Нәрсә турында гына язмасын, ул чәчкән бәрәкәтле орлыклардан игелекле үсентеләр баш төртеп чыга. Гүя һәр үсенте: «Мин Марсель Галиев басуыннан», - дип хәбәр салып тора.
Шатлыклары бу шагыйрьнең чак кына моңсулар, ә хәсрәтләре - өметне өзмиләр.
Замандашларын, каләмдәшлә­рен ихлас ярата ул. Инанып ярату өчен, тәүдә аларны капшап карый, хәтта чеметеп ала, шулай итеп сыный. Марсель Галиев шигырьләрен укыганда, мин шуны тоям:
Күңелләрдә - кошлар тавышы,
Зиһеннәрдә - заман язмышы.
Мостай КӘРИМ,
Башкортстанның халык шагыйре.
Осталык
Марсель Галиев фикер тирәнлеге белән тел нечкәлеген тәңгәл китерә белгән язучы. Мондый осталык Әмирхан ага Еникидә бар. Аннан килеп, мин Марсельне холкы белән, дәүләт чикләрен санламыйча колачлы фикерләве, яшәеш рәвеше белән Мәһдигә охшатам. Язган һәр җөмләсен күрсәтә, укучыны гаҗәпләндерә белү һәр язучыга да тәтеми. Мөхәммәт Мәһдиев күрсәтә белә иде, Марсель дә күрсәтә белә. Бу - тумыштан бирелә. Аның күңеленнән чыккан, кулыннан төшкән һәр әсәр кояш нуры кебек ялтырап китә. Марсель Галиев һәр әсәрендә үзе булып кала.
Туфан МИҢНУЛЛИН,
Татарстанның халык язучысы.
Сүзнең галәми аһәңе
«Догалы еллар»ны ул эссе дип атаган. Йа Хода, ниндәен өслүб! Ул бит әдәби телнең иң биек мөнбәренә менгән. Бу мөнбәргә аны Чатыр тау, туган ягы мендергән. Сүз белән шулкадәр дә могҗиза ясар икән! Татар теле соңгы елларда прозабызда бу дәрәҗәдә затлы, нәзакәтле, аһәңле яңгыраганы юк иде кебек.
Татар авылында туып-үскән гап-гади адәм баласы галәм шагыйре дәрәҗәсендә фикер йөртә, бу бөек, серле, тылсымлы фикерләр гүзәл бер аһәңле хикәяләү барлыкка китерә; телебезнең мондый сафлыгыннан, яңгырашыннан сулыш кысыла, тамакка төер тыгыла, күздән бәхетле яшь бәреп чыга... Бу әсәрдә - хөр фикернең ирекле агышы; бу әсәрдә - халкыбызның ачы язмышы, аның данлы үткәне белән горурлану; бу әсәрдә «татар феноменының» асылын аңларга тырышу; бу әсәрдә - күңелне ярып килеп кергән риваятьләр, тарихи вакыйгалар...
Марсель Галиев - хәерхаһлы яза, дөресен яза, шәхесне бизи торган хатирәләр яза. Ә башкача нигә кирәге бар? Минем өчен Хәсән Сарьян, Рөстәм Яхин, Нәби Дәүли, Равил Фәйзуллиннар тагын да кызыклырак, аңлаешлырак, олпатрак булып китте. Рөстәм Яхин турында шундый да нәфис, нәзакәтле язма нәкъ менә композиторыбызның үзен чагылдыра. Яхин моңының чыганакларын язучы әнә ничек әйтеп бирә: «Татарның киң ябалдашлы, тирән тамырлы гомер агачында сындырылган, күмерләнгән, кайгы-хәсрәт, әрнү-каргыш тармаклары гына түгел, биеккә үрләгән нык-сәламәт үсентеләрендә яшәүгә мәдхия, тыенкы сагыш, сөю-сәгадәт рухы да бар. Рөстәм ага үз иҗатында милли төсмерләрне нәкъ менә шундый тармаклардан үрелеп алгандыр».
Язучының һәр кыйссасында тарих - канлы, фаҗигале, кимсетүле, кисәтүле һәм горур тарих! Татарның башка милләтләрне рухи, фәнни баетуга керткән өлешләре горурланмаслыкмыни?
«Догалы еллар»ны укыгач, минем аларны матур итеп, шул өслүбне саклап, русча тәрҗемәсен дөньяга таратасым килде. Күрче, дөнья, татар әдәбиятында нинди зәвыклы затлар бар! Алар дөнья гизәләр, күпне күрәләр, офыклары ачыла, карашлары киңәя бара!...
Флера САФИУЛЛИНА,
филология фәннәре докторы, профессор.
Фәйләсүф ясап язучы
Шагыйрьнең иҗатын аңлар өчен, аның туган ягын күрергә кирәк, дигән Һете.
Туган ягын яратып, аның һәр мажигыннан фәйләсүф ясап язучы ике генә кеше бар бугай безнең әдәбиятта. Аларның берсе - Мөхәммәт Мәһдиев, икенчесе - Марсель Гали. Әдәбиятта ул колачламаган өлкә калмаса да, мин аны, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә шагыйрь буларак кабул итәм. Башкалар да шулай бугай, һәрхәлдә, прозаны сыгылмалы, образлы, шигъри тел белән язып, үзенчә яңа чагыштырулар куллануын шагыйрьлегеннән күрәләр.
Марсель Гали үзенең төп кишәрлеген проза дип саный.
Бәлки, ул хаклыдыр.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,
шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.
Күңеле тарихка тоташкан
Аның каһарманнары тормыштан, чынбарлыктан аерылмый. Сурәтләнгән вакыйгаларга бик үтемле, отышлы бәяләр дә бирелә. Мәсәлән, туксан беренче елны Ирек мәйданында булган вакыйгаларны искә төшерик. Язучы моны бер-ике җөмлә белән әйтеп биргән: «...Мәйдан. Догалы читекләр... Мәйдан. Дагалы итекләр...» Искитмәле төгәл, искитмәле дөрес бәя бирә түгелме?! Шушы мөнәсәбәттән ул тагын бер афористик фикер балкытып куя: «... Үзен бәхетле санап йөрүче коллар чиркандыра...». Ә бит чынбарлыкта андый коллар аз түгел. Менә болар барысы да әдипнең үзе тасвирлый торган шәхесләр хакында, үзе бәяләгән җир галәме хакында фикер йөрткәндә мәсьәләнең тамырына, төпкеленә каравын күрсәтә.
Марсель Галиев тарих белән дә кызыксына. Әлбәттә, ул профессиональ тарихчы түгел. Тарихка ул әдәбиятчы күзлегеннән карый, һәм, әйтергә кирәк, кайбер тарихи вакыйгаларны үзенчә, оригиналь рәвештә аңлатырга тырыша, уңышка да ирешә.
Миркасыйм ГОСМАНОВ,
тарихчы галим, академик.
Тел коесы
Марсель Галиев сүз кытлыгы кичермичә, бер дә интекми генә яза шикелле, чөнки аның сүз хәяты халыкның тел хәзинәсенә туры канал белән тоташкан. Өстәвенә ул мәгълүматны каян эзләргә һәм каян табарга икәнен белә. Бусы инде эрудиция, ул аны табигатьтән алмаган, үзе казанган белем.
Хәер, мин Марсель Галиев бик җиңел язадыр дип тә уйламыйм. Меңләгән сүзләр арасыннан бердәнберен - иң кирәклесен, иң турысын, иң иплесен табу өчен дә байтак төпченергә кирәк. Кайчагында автор үз язганына кайта-кайта эшли һәм текстын Әмирхан Еникичә җентекләп эшкәртәдер, мәдәниләштерәдер дип уйлыйм.
Үзе әйтмешли, «олтани» сүзне «солтани сүз итә» белгән тел остасы ул. Марсель Галиев гадилек белән галилекне берләштергән.
Кайчагында Марсель Галиев, цирк виртуозлары шикелле, сүзләрне чөеп уйнарга тотына: канатлы сүзләрен күз иярми башлагач кына кабат җыеп, кесәсенә тутырып бетерә. Кесә генәме соң! Марсель Галиевнең сүз капчыгы шулкадәр тирән, аңа Сөембикә манарасы да сыймый микән әле? Хәер, ул үзе «тел коесы» дип яза шикелле. Әйе, кое сүзе чыннан да шәбрәк. «Телеңнән куан, улым!» - дигән икән аңа кайчандыр бер апа. Апакайның ак теләге кабул булган...
Адлер ТИМЕРГАЛИН,
язучы һәм галим.
Ана теленә мәдхия
Яшьрәк бер каләмдәше, хөрмәтен белдерәсе килеп, Марсель Галиевкә әйткән, имеш: «Мин, яза алмыйча төртелеп торганда, синең берәр әсәреңне укыйм да тагын язып китәм», - дигән. «Ә андый чакта мин үзем дә шулай эшлим», - дип җаваплаган әдип. Бу - Марсель Галиевнең үз холык-фигыленә бик тә ятышып торган, шаярасы килеп әйткән сүзләредер, әлбәттә. Әмма без һәрбер шаяру артында җитдилек торырга тиешлеген дә бик яхшы беләбез. Ә Марсель Галиев - яшәешнең җитдилегеннән - шуклык, шуклыгыннан җитдилек табып яшәүче, иҗат итүче олуг каләм ияседер. Бу әдипкә, озын-озак гасырлар дәвамында чарлана, камилләшә килгән телебезнең бар асыл сыйфатларын саклап, аны үз күңел бизәкләре белән дә баетып, югары өслүбтә яза алу куәсе бирелгән. Ана телебез күз алдында отыры корамалана, ярлылана барганда, табигый, Марсель Галиев әсәрләрен дә кайта-кайта укыр­га туры килә. Шуңа күрә аның иҗаты мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да ныклап өйрәнелергә, булачак филолог, журналистларга «Марсель Галиев теле» дигән махсус курс та укытылырга тиеш, дип исәплим. Юкса, бездә хәзер төзек җөмлә белән газета мәкаләсе язу да, радио-телевидениедән сүз сөйләү дә тәмам баш бәласенә әйләнеп бара. Ана телебезнең бөеклеген, туфани борынгылыгын, дөньяви телләр арасында аерым бер моңга, ягымлы яңгырашка ия булуын үз күңелеңдә раслар өчен, әдипнең иҗат хәятына керергә, үзе әйткәнчә, аның сүзләр ләйсәнендә коенырга кирәк.
Газинур МОРАТ,
шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев