Мәдәни җомга

Сөмбел ТАИШЕВА: ТӨРКИЛӘР КАЗАНГА АШКЫНА

27-31 августта, Республика көненә тәгаенләп, Казанда төрки әдәби журналларның Халыкара форумы булачак. Аны Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТӨРКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздыра. Әдәби җыенны үткәрүдә шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Ауразия Язучылар берлеге дә катнаша. Әлеге вакыйга уңаеннан гәзитебез хәбәрчесе форумны оештыруда...

27-31 августта, Республика көненә тәгаенләп, Казанда төрки әдәби журналларның Халыкара форумы булачак. Аны Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы ТӨРКСОЙ халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздыра. Әдәби җыенны үткәрүдә шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Ауразия Язучылар берлеге дә катнаша. Әлеге вакыйга уңаеннан гәзитебез хәбәрчесе форумны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сөмбел Нурислам кызы ТАИШЕВАга берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.


- Сөмбел ханым, бу форумны Казанда үткәрүнең сәбәбе нидә?

- Татарстан башкаласы 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. Узган ел мондый мәртәбәле вазифа Төркиянең Искешәһәр каласына йөкләнгән иде. Анда бар төрки дөнья өчен уртак булырлык күп мәдәни чаралар, шул исәптән, төрки телле әдәби журналлар форумы да уздырылды. Быел март аенда Казанга Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълу килгәч, аның Татарстанда чыга торган әдәби журналларның баш мөхәррир- ләре белән очрашуын оештырдык. Анда милли телләрдә нәшер ителүче журналлар коллективларын һәм аларны гамәлгә куючы оешмаларны борчый торган четерекле мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында телгә алынганнардан эчтәлек, укучылар даирәсе, тираж, кадрлар кебек проблемалар татар телендә чыга торган үз журналларыбызга да хас. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә журналлар секторы өчен җавап бирүче буларак, мин әлеге очрашу вакытында Казанда төрки телле әдәби журналлар форумы үткәрү тәкъдиме белән чыктым. Якуб бәй дә, үзебезнең язучылар да ул фикерне хуплап каршы алды.

Бүген "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагында "Казан утлары", "Идел", "Мәйдан" кебек - татар, «Казан», "Аргамак" кебек урыс телләрендә дөнья күрүче журналлар бар. Моннан тыш "Сөембикә", "Безнең мирас" журналлары да әдәби әсәрләргә урын бирә, "Мәдәни җомга" атналык гәзите шулай ук әдәби-мәдәни басма булып тора. Шуңа күрә форум үзебез өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр, дип уйлыйбыз. «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас» журналлары, соңгы саннарында төрки язучылар иҗатына урын биреп, үзара иҗади хезмәттәшлекне башлап җибәрде инде.

- Форумда кайсы илләр вәкилләре катнашачак?

- 14 илдән 35 кунак чакырылды. Яшерен-батырын түгел, тел кардәшләре Казанга килергә ашкынып тора. Форум эшчәнлегендә барлык төрки дәүләтләрдән әдәби журналларының баш мөхәррирләре яки аларның урынбасарлары катнашачак. Русиянең төрки халыклар күпләп яшәгән Чуашия, Карачай-Чиркәс, Дагыстан, Кырым кебек республикаларыннан делегацияләр катнашу табигый инде. Төркия, Казахстан, Әзәрбәйҗаннан зур төркемнәр килер, дип уйланыла. Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Гыйрак, Иран кебек дәүләтләрдән һәм Кипрдан да кунаклар көтелә. Моннан тыш каракалпак, гагауз халыкларыннан да вәкилләр булачак. Кунаклар арасында төрки даирәдә генә түгел, дөньяга танылган шәхесләр дә байтак. Мәсәлән, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе, режиссер һәм сценарист Анар Рзаев Әзәрбәйҗанның халык язучысы дигән мәртәбәле исемгә ия. Бу әдипнең "Шестой этаж пятиэтажного дома" дигән әсәре белән күпләр таныштыр. Аның сценарийлары буенча 12 фильм төшерелгән. Анар әфәнде озак еллар "Гобустан" альманахын җитәкли. Кыргызстанның халык шагыйре, Кыргызстан Язучылар берлеге рәисе, БДБ илләрендәге Язучылар берлек- ләре халыкара бергәлеге секретариаты әгъзасы, чит илләр белән багланышлар җәмгыяте берлеге вице-президенты Омар Султанов та төрки дөньяда билгеле шәхес. Аның "На ветрах Иссык-Куля", "Белая дорога, синее небо", "Мгновение" китаплары урыс теле аша безгә дә килеп иреште. Төркиядән киләчәк зур төркемдә ТӨРКСОЙның генераль секретаре урынбасары Фират Пурташ, Ауразия Язучылар берлеге рәисе Якуб бәй Өмәргълу, "Кардәш каләмнәр" журналы баш мөхәррире, күренекле шагыйрь Али Акбаш, "Түрк әдәбияте" журналы баш мөхәррире Бәхтияр Аслан барлыгын әйтеп үтәр идем.

- Форум кысаларында нинди мәсьәләләр күтәрү планлаштырыла?

- Быел май аенда Төркиянең Искешәһәр каласында төрки телле журналлар күргәзмәсе булды. Анда Татарстаннан китап нәшриятләре вәкилләре, төрки дөнья турында язучы татар журналистлары, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм мин дә катнаштык. Безне башта Искешәһәр провинциясе губернаторы Гюнгер Азим Туна, аннан соң Төркиянең ул чактагы Премьер-министры, күптән түгел Президент булып сайланган Рәҗәп Тайип Эрдоган кабул итте. Эрдоган әфәнденең минем белән аерым әңгәмә коруы, республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сәламнәр күндерүеннән Төркиядә Татарстанга карата ни дәрәҗәдә ихтирам һәм хөрмәт белән караулары турында фикер йөртеп була. Аны мәдәни һәм әдәби мөмкинлекләр белән тагын да тирәнәйтергә була.

Элекке союзда зур тиражлы "Дружба народов" нәшер ителеп, шуның аша милли телләрдә иҗат итүче әдипләрнең әсәрләре белән тәрҗемә аша танышып бара идек. Хәзер без төрки республикалар һәм дәүләтләр әдәбиятеннән аз хәбәрдар. Шуңа күрә бу форумда үзара мөнәсәбәтләрне җылыту, хезмәттәшлекне көчәйтү юллары, тәрҗемә эшләре турында уртага салып сөйләшербез, дип уйлыйм. Үз кабыгына бикләнү бер милләтне дә үсешкә илтми. Таралып, сибелеп яшәүче татарга, Русия чикләреннән чыгып, кардәш мөстәкыйль халыклар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу, уңышларны күрсәтү һәм алардан үрнәк алу аеруча мөһим. Бу юнәлештә үз мөмкинлекләребездән дә киңрәк файдаланырга иде. Без "Казан утлары", "Безнең мирас", "Идел" журналлары мөхәррирләре белән төрки әдәби журналларда басылган әсәрләрдән өзекләр бирә башларга булдык. Бу исә тиражны арттырырга да ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Элек гәзит-журналларның саны аз, ә булганнарының әбүнәчеләре күп иде. Яшьләр журналы «Идел» заманында 125 мең данәдә чыккан, дип әйтсәң, хәзер кеше ышанмас. Тиражлар төшүнең сәбәбе бер генә түгел. Ул бәя күтәрелүгә дә, эчтәлек саегуга да, материалларның кабатлануына да һәм халыкның, бигрәк тә яшьләрнең Интернетка чумуына да бәйле. Шул соңгы сәбәпне искә алып, журналларның рdf форматында электрон версиясен дә әзерлибез. Аны инде чит төбәкләрдә дә укый алалар. Укучыларга кайсыбер әдәби басмаларның Android платформасы, мобильле варианты барлыгын белеп тору мәслихәт. Без форумда төрки телле әдәби журналларның махсус порталын булдыру турында тәкъдим ясарга теләгән идек. Төрекләр инде әзер проект белән киләчәк икән. Ул җыенда катнашучыларга тәкъдим ителәчәк. Ә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов аларны "Tatarika" журналы белән таныштырачак.

- Форум, мөгаен, эшлекле, җитди сөйләшүләрдән генә тормыйдыр...

- Миңа хезмәтем буенча чит илләрдә, Русия төбәкләрендә еш булырга туры килә. Һәр сәфәрдән рухи баеп, күтәренке күңел, бай хисләр белән кайтасың. Әлбәттә, Татарстанга килгән кунакларга да Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы буларак танытырга, республиканың истәлекле урыннарын күрсәтергә, берочтан кунакчыл халык булуыбызны расларга тырышачакбыз. Кремльгә, Кол Шәриф мәчетенә бару, Милли китапханәдә сирәк кулъязмалар күргәзмәсе белән танышу күздә тотыла. Муса Җәлил һәм көрәштәшләренең Плетцензее төрмәсендә гомерләре киселүгә 70 ел тулу җәһәтеннән ТР Милли музеенда кунакларны "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсе белән таныштырырга ниятләп торабыз. Шулай ук Г.Тукай, М.Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы да булачак. Моннан тыш Татарстан Язучылар берлегендә хәзерге заман китаплары һәм әдәби журналлары, ТӨРКСОЙ архивыннан игъланнар күргәзмәсе дә ачылыр, дип уйланыла.

Республикага килгән кунакларны Болгарга алып барып, тарихи-археологик корылмалар белән таныштыру күркәм гадәткә әверелде. Чит кыйтгалардан җыелган әдип һәм журналистларга татарның әүвәлге ватаннарыннан берсе булган Болгар җирләрен күрсәтми калсак, язык булыр иде. Кунаклар ЮНЕСКОның тарихи ядкәрләр исемлегенә кертелгән Борынгы Болгарда тарихи һәйкәлләр белән генә түгел, анда «Яңарыш» программасы нигезендә корылган Ак мәчет, дөньядагы иң зур Корьән, Икмәк сарае белән дә таныша алачак. Форум көннәре Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре бәйрәменә туры килә. Шул форсаттан файдаланып, кунакларыбызга "Казан-Арена" стадионында үтәчәк бәйрәм чараларын карау, ипподромда ат чабышларын тамаша кылу мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, форумга килүчеләр өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында "Зәңгәр шәл" спектакле күрсәтеләчәк, алар яңартылган Иске Татар бистәсе белән дә хозурланачак.

Әдипләр, мөхәррирләр, журналистлар безнең республикадан күңелгә уелып калырлык якты хисләр белән китәр, Татарстан турында төрле басмаларда язмалар да чыгар, дип өметләнәбез.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: