Мәдәни җомга

СӘЛАМӘТЛЕККӘ НИ ҖИТӘ

Казан шәһәр халкына 57 медицина оешмасы хезмәт күрсәтә. Аларның 44е дәүләт карамагындагы автоном оешмалар, башкалары исә акционерлаштырылган җәмгыятьләр. Әмма, милек формалары ничек кенә булмасын, медицина оешмаларының барысы да мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алган кадәр халыкка хезмәт итә. Медицина хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар аз түгел. Шәһәрнең санитария хәленә дә, ашыгыч һәм кичектергесез...

Казан шәһәр халкына 57 медицина оешмасы хезмәт күрсәтә. Аларның 44е дәүләт карамагындагы автоном оешмалар, башкалары исә акционерлаштырылган җәмгыятьләр. Әмма, милек формалары ничек кенә булмасын, медицина оешмаларының барысы да мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алган кадәр халыкка хезмәт итә.

Медицина хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар аз түгел. Шәһәрнең санитария хәленә дә, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтүгә дә, амбулатория-сырхауханәләрдә, стационарларда дәвалауга да алар җаваплы. Узган ел башкала медицина оешмалары белән идарә системасы тамырдан үзгәрде. «Русия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законга таянып, Казанның муниципаль оешмалары, республика милкенә бирелде. Республика Президенты да Татарстан территориясендә федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру чаралары турында Указ чыгарды. Казан башкарма комитетының структур бүлекчәсе буларак сәламәтлек саклау идарәсе бетерелде. Аның вазифалары республика Сәламәтлек саклау министрлыгына бирелде. Дәүләт карамагындагы 44 медицина оешмасының барысы да автоном учреждениегә әверелде. Димәк, алар күп кенә мәсьәләләрне автоном рәвештә, мөстәкыйль хәл итәргә тиеш булачаклар. Структура үзгәрешләренең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген күзаллау җиңел түгел. Шулай да аның шәһәр халкы өчен файдалы булачагына өметләник.

Казан - миллионнан артык кеше яши торган эре шәһәр. Сәламәтлек саклауның торышы һәм халык тормышының сыйфаты республиканың тулаем социаль-икътисади үсешенең индикаторы да булып тора. Аерым күрсәткечләр буенча демографик хәл яхшыра бара. Мәсәлән, балалар тууының артуы, үлүчеләр санының кимүе күзәтелә. Соңгы биш елга анализ туучылар санының 50 процентка артуын, ә үлүчеләрнең 4,6 процентка кимүен күрсәтә. Статистика мәгълүматларына караганда, хәзер Казанда уртача гомер озынлыгы 73,2 ел. Бу күрсәткеч буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында, Мәскәүдән генә калышып, икенче урында тора. Яшь балалар үлеме дә интеграль күрсәткечләрнең берсе. Әлеге күрсәткеч буенча соңгы биш елда уңай динамика күзәтелә. Үлгән яшь балалар саны биш елда 2,7 тапкыр кимегән.

Үлемгә китергән авырулар арасында беренчелекне кан системасы авырулары алып тора (60,1 процент). Икенчедән - яман шешләр (14,5 процент), ә өченчедә бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләнүләр, агуланулар (12,5 процент). Бер ел эчендә кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр 100 мең кешегә исәпләгәндә 731,2, шул исәптән инфаркттан 76,5, инсульттан 136,8 булган. Узган ел Казанда 2097 кеше пенсия яшенә җиткәнче үлгән.

Бүген шәһәрдә һәм тулаем республикада демографик хәлне яхшыртуга багышланган чаралар комплексы эшләнә. Республикада сәламәтлек саклауны камилләштерү максатчан программасы кысаларында беренчел медицина-санитария ярдәмен күрсәтү чаралары күрелә. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган шәһәр сырхауханәләре матди-техник базасын ныгыту максатыннан, 2013-1016 елларга Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасы эшләнде. Шәһәрдә икенче ел инде социаль әһәмияткә ия авырулардан үлүчеләрне киметүгә юнәлдерелгән программа гамәлдә. Шушы максаттан медицина учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытыла, шул исәптән ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм логистикасы үзгәртелә, табибләрнең модульле офисләре булдырыла. Баш мие кан әйләнеше бозылган авыруларга вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен 2008 елдан башлап Казанда кан тамырларын дәвалау үзәге эшли.

Профилактика чаралары системасын үстерү мөһим роль уйный. Авыруларны башланганда ук ачыклау максатыннан һәр елны сәламәтлек үзәгендә комплекслы тикшерүләр үткәрелә. Казанда өлкәннәр өчен җиде, балалар өчен ике сәламәтлек үзәге эшли. Аракы һәм тәмәке куллануны киметүне пропагандалау юлы белән алар халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тырышалар. Һәр елны яшьләр өчен «Тартмагыз, үпкәгезне саклагыз» операциясе үткәрелә. «Сулыш органнары эшчәнлеге «Смоклайзер» аппараты ярдәмендә тикшерелә. Узган ел табибләр Универсиада авылында 576 студентны тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр.

Яшьләр һәм дуслык клиникалары да абруй казанып өлгерде инде. Беренчесе - студентлар сырхауханәсендә оештырылган «Отражение» клиникасы. Икенчесе - балаларның җиденче клиника хастаханәсе каршындагы «Тин-клиник». Өченчесе - «Смайлик» балаларның шәһәр клиник сырхауханәсендә ачылды. Аларда сәламәт яшәү рәвеше турында видеофильмнар күрсәтелә, лекцияләр укыла, «түгәрәк өстәл»ләр үткәрелә.

Татарстанда сәламәтлек саклау системасын камилләштерү программасының төп максаты - медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Программа өч юнәлешне - матди-техник базаны ныгытуны, сәламәтлек саклауда мәгълүмат системасын камилләштерүне, амбулатория-сырхауханә учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрүне үз эченә ала.

Районара махсуслаштырылган ярдәм үзәкләрен оештыру исәбенә программа кысаларында хастаханәләрдәге урыннардан нәтиҗәлерәк файдалану күздә тотыла. Әлеге үзәкләрдә, заман таләпләренә җавап бирүче җиһазлар урнаштырыла, алар тар белгечләр белән тәэмин ителә.

Сәламәтлек саклауны камилләштерү республика программасын гамәлгә ашыруда катнашканы өчен Казан шәһәренә Татарстан бюджетыннан 250 миллион сум акча бирелгән. Ул акча ремонт эшләренә, медицина җиһазлары сатып алуга, мәгълүмат системалары кертүгә тотылган. 7 нче клиника шәһәр хастаханәсендә 2011 елдан бирле ремонт бара, җиһазлар алыштырыла.

Татарстан, Русия субъектлары арасында беренчеләрдән булып, озак вакытка исәпләнгән «Лаеклы җирлек» максатчан программасын гамәлгә ашыруга кереште. Программа 2011-2015 елларга исәпләнгән. Ул инвалидларга һәм халыкның кыенлык белән хәрәкәтләнә торган төркеменә медицина хезмәте күрсәтүдә уңайлыклар тудыру, аларның сәламәтлек саклау биналарына үтүен җайлаштыруны максат итеп куя. Узган ел Казанның ун медицина учреждениесе - 2 нче, 7 нче, 10 нчы шәһәр балалар шифаханәләре, 8 нче шәһәр балалар хастаханәсе, 7 нче шәһәр клиника хастаханәсе, 6 нчы, 2 нче, 17 нче, 7 нче һәм 21 нче шифаханәләренә инвалидларның кереп-чыгып йөрүе өчен барлык уңайлыклар тудырылды. Моның өчен 29 миллион сум акча тотылган.

2013-16 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатчан программасын гамәлгә ашыруга республика хөкүмәте 115 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу акча 2 нче, 6 нчы шәһәр шифаханәләрен, 10 нчы балалар шәһәр шифаханәсен капиталь ремонтлауга тотылачак.

Совет районының Әки, Зур Дәрвишләр бистәләрендә, Дәрвишләр станциясендә фельдшерлык-акушерлык пунктлары ачыла. Әлеге торак пунктларында нигездә өлкән яшьтәгеләр һәм аз керемле гаиләләр яши. Аларга шифаханәләргә йөрү җиңел түгел, ә фельдшерлык-акушерлык пунктлары янәшәдә генә, берничә минутта аларга барып, беренчел ярдәмне алырга була.

Универсиада үткәрелү уңаеннан Казанда яңа медицина үзәге төзелде. Ул теләсә нинди амбулатория-шифаханә учреждениесенә үрнәк булып торырлык. Аның составында травматология пункты һәм реабилитация бүлеге дә бар. Медицина үзәген төзүгә 376 миллион сум акча тотылган, аның 87 миллионы медицина җиһазлары сатып алуга киткән. Универсиададан соң әлеге медицина үзәге студентлар шифаханәсе буларак хезмәт итәчәк.

Киров районы хакимиятенең элеккеге бинасы, шәһәр мэры карары белән, 4 нче балалар шифаханәсенә бирелде. Хәзер бу бина үзгәртеп корыла, анда ремонт эшләре бара. Бу максатлар өчен шәһәр бюджетыннан 43 миллион сум акча бүленде, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы 17 миллион 950 мең сумлык җиһазлар сатып алды.

Әлбәттә, соңгы елларда халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча күп эш башкарыла. Әмма канәгатьсезлек белдерүчеләр дә аз түгел әле. Авыруларның кайберләре үзләрен табибләрнең рәтләп карамавыннан зарлана. Шифаханә биналарының 60 проценты искергән, аларга ашыгыч рәвештә капиталь ремонт ясарга кирәк. Амбулатория-шифаханә оешмаларында медицина техникасының яртысыннан артыгының куллану вакыты чыккан. Биналарны капиталь ремонтлау өчен 1 миллиард 200 миллион сумнан артыграк акча табасы бар. Җиһазларны яңартуга 320 миллион сум акча кирәк. Ярымҗимерек бинада, ватык техника белән кешене сәламәтләндереп булмый бит инде.

Сессиядә кадрлар кытлыгы турында да кат-кат әйтелде. Казан шифаханәләре табибләр белән 74,6, урта медицина хезмәктәрләре белән 80,5 процентка гына тәэмин ителгән. Эшләүчеләрнең дә күп өлеше пенсия яшендәге белгечләр. Хезмәт хакы түбән булганлыктан, яшьләр медицина оешмаларына килергә бик үк атлыгып тормыйлар шул.

Сер түгел, кайбер медицина оешмаларында хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән. Тупаслык, игътибарсызлык канәгатьсезлек тудыра. Сессиядә әйтелгәнчә, ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм системасын камилләштерү зарур. Мәктәп медицина кабинетларының 90 процентының лицензияләре юк, шунлыктан алар балалар сәламәтлеге хакында даими кайгырта алмыйлар. Шәһәр бистәләренең кайберләрендә дә халыкка беренчел ярдәм күрсәтүне тиешле дәрәҗәдә дип булмый, амбулаторияләр юк.

Сессиядә 9 нчы, 17 нче шәһәр шифаханәләрендә, 7 нче балалар шәһәр шифаханәсендә диагностика үзәкләренең булмавының зур кыенлык тудыруы турында әйтелде. Шәһәр Думасы башкарма комитетка торак урыны буенча һәм муниципаль медицина учреждениеләрендә халыкка беренчел ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыру, шәһәр шифаханәләрендә яшьләрнең төпләнеп калуы өчен чаралар күрү бурычын йөкләде.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

.Республика клиника хастахәнәсенең травматология үзәге табибе, медицина фәннәре кандидаты Сергей Кривошапка эш вакытында.

Илгиз ХАҖИЕВ фотосы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: