Мәдәни җомга

ӘСИРЛЕКЛӘР КИЧКӘН КОМПОЗИТОР

Исән чакта сыктап - зарланып йөрмәсә дә, композитор Хөснулла Вәлиуллинның (1914-1993) Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгүе мәгълүм. Фронтовикның үзеннән унике яшькә кечерәк илһамчысы, гаилә архивын кадерләп саклаучы хатыны Әминә ханым композитор күргән тоткынлык михнәтләре турында тетрәнеп - дулкынланып сөйли: - Ирем, байтак кыенлык кичергәнгәдерме, чолганышта калу кыйссасын озак еллар искә...

Исән чакта сыктап - зарланып йөрмәсә дә, композитор Хөснулла Вәлиуллинның (1914-1993) Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләгүе мәгълүм. Фронтовикның үзеннән унике яшькә кечерәк илһамчысы, гаилә архивын кадерләп саклаучы хатыны Әминә ханым композитор күргән тоткынлык михнәтләре турында тетрәнеп - дулкынланып сөйли:

- Ирем, байтак кыенлык кичергәнгәдерме, чолганышта калу кыйссасын озак еллар искә төшермәскә тырышты. Хәтта әсирлектәге дусты Казанга сәяхәткә килгәч тә үткәннәр турында шыпырт кына, пыш-пыш килеп гәпләште. Әсирлек сәяси ярлыкка әйләнгәнлектән, Хөснулла телен тешләргә, дәшмәскә өйрәнде. Фәкать олыгайгач, үзгәртеп кору чоры башлангач кына берникадәр ачылды.

- Хәрби әсир даими күзәтүләр астында яшәдемени?

- Сталин дөньядан киткәнче, 1953 елга кадәр, эчке эшләр комиссариаты вәкилләре аны өйдән төнлә алып китә, әледән-әле сорау алалар. Әсирлеккә ничек эләгүе белән кызыксыналар. "Шпион" булу-булмавын белешәләр. Эздән яздырырга теләп, үткәннәр турында кат-кат сөйләтәләр. 1954 елда, бергә яши башлагач та, ул: "Белеп тор: мине тикшерүчеләр чакырырга мөмкин", - диде. "Чакырмаслар", - дигән булдым. Коммуналь фатирдагы бүлмәбезнең кыңгыраудан еракта икәнлеген әйттем. Шалтырау тавышын ишетмәдем диярсең, янәсе. Ә ул: "Алырга килүчеләр бервакытта кыңгырау шалтыратмый, - диде. - Алар ишеккә бармак белән генә шакылдата. Бу тавышның ничек яңгыравы башка сеңгән, йөрәккә язылган".

Хөснулла, сер пәрдәсе ачылгач, билгеле, хатынына чолганышта калу тарихын сөйли. Әминә ханым, бәхәскә урын калдырмас өчен, соңрак моңа кагылышлы чыганакларны да барлый. Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының 8233 нче фонды, 5768 тасвирыннан, 17-42 нче битләрдән "Х.Вәлиуллин эше"н эзләп таба. Аның эчтәлеге белән таныша. Директор Наилә Йосыповадан моңа кагылышлы белешмә ала.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, Байлар Сабасында тегүче гаиләсендә туган, 1929 елдан "Кызыл көрәш" колхозында эшләгән, район клубы тынлы оркестрына җитәкчелек иткән, Казан музыка училищесын тәмамлаган, Республика балаларны сәнгатьчә тәрбияләү йорты музыка секторы методисты булган Хөснулла Вәли улы сугышка 1942 елның 5 декабрендә җибәрелә. Рядовой Х.Вәлиуллин 744 дивизиянең 911 укчы полкында шартлаткыч-яндыргыч матдәләр атучы - пулеметчы була. 1943 елның февралендә Украина фронтында, Павлодар шәһәре тирәсендә чолганышта кала.

- 28 яшьлек солдат каты бәрелешләр вакытында җиңелчә яралана, - ди Әминә ханым. - Аңын югалта. Һәлак булучылар арасында байтак яткач, һушына килә. Бик ачыгып, капчыгына үрелә. Анда ярты сынык ипи дә булмый. Яралы, ризык эзләп, юлга чыга. Бер авылга барып җитә. Лампа яктысы шәйләнгән йортның тәрәзәсенә чиертә. Өйгә керә. Тамак ялгый. Сыену урыны таба. Тик озакка түгел. Хуҗабикә совет солдаты турында немецларга җиткерә. Хөснулла 20 мартта кулга алына. Әсир итеп лагерьга озатыла.

Архив белешмәсе дәлилләгәнчә, бушлай эшләүче тоткын "Санпарк" медикаментлар складына билгеләнә. Даруларны төяп-бушатып тора. Бер урыннан яңасына күченеп, Кривой Рог, Жмеринка, Ярслау шәһәрләренә барып чыга. Тора-бара Польшаның - Кренау, Краков, Венгриянең - Кошице, Словакиянең - Николаш, Чехиянең Остия над Орлицей калаларында туктала.

- Тоткын Хөснулла кыенлыклардан качып котылырга хыяллана, - ди Әминә ханым. - Әмма озак вакытлар моңа җай чыкмый. Венгрлар, поляклар совет солдатына ярдәм күрсәтергә ашкынып тормый. Ә менә чехларның безнекеләргә карата уңай мөнәсәбәте сизелә. Моны күңеле белән тойгач, коры сөяккә калган йөкче 1945 елның 5 маенда складтан чыгып китә. Су суырту станциясенә барып керә. Мондагы мәрхәмәтле инженер аны тын почмакка яшерә. Аннары, 10 майда, немецларны куалап Изге Мекулаш шәһәренә килеп җитүче совет солдатлары төркеменә кушыла. Чехословакиянең Морав утраулары госпиталендә берничә ай хәл җыя. Шуннан соң инде Украинаның Рус Ревасы шәһәренә күчерелә. СССР гражданнарын туган илләренә кайтару буенча җыелма күчерү пунктында ярты еллап тикшерү уза. Мондагы клубта вакытлыча рәссам булып эшләүче Х.Вәлиуллин ничек әсирлеккә төшүе, тоткынлыкта кайда булуы, ниләр эшләве турында бәйнә-бәйнә күрсәтмә бирә.

Күзгә бәрелеп торырлык гаебе күренмәгәч, аның кулына "Германиягә көчләп куылучы гражданин Ватанга, яшәү урынына кайта" дигән белешмә тоттырыла. Элекке әсир Казанга - Татарстан эчке эшләр халык комиссариаты карамагына җибәрелә.

Тик Хөснулла башта җәяүләп туган җиренә - Байлар Сабасына юл тота. Әмма бер юлаучының: "Анда сине көтүче юк, әти-әниең дөньядан китте", - дигән сүзләреннән соң, Шәмәрдәнгә таба борыла. Тегүче булып эшләүче өлкән абыйсы - бертуганы Гарифулланың ишеген ачып керә. Әсир булу сәбәпле өч ел хат языша алмаганлыктан, агасыннан әти-әнисе, абыйлары Зиннәт, Хәбибулла, апасы Сәгъдия, дуслары турында энәсеннән җебенә кадәр сораша. Яшәү сулышы биргән төбәгенең зиратында мәрхүмнәр рухына дога кыла. Төп нигезендә эз яңарта. Аннары, абыйсы тегеп биргән яңа киемнәрне киеп, ыспай егет булып, калага кузгала.

Монда Казан музыка училищесының Владимир Виноградов классын (1940) тәмамлаган Х.Вәлиуллинның таныш-белешләре җитәрлек була.

- Синнән җырчы ясыйбыз, - диләр дуслары.

- Юк, мине артистлык кызыксындырмый. Ә музыка белгече буласым килә.

- 1945 елның сентябрендә консерватория ачылды бит. Алайса, шунда укырга кер.

Ректор Нәҗип Җиһанов та: "Сине бүгеннән үк теория бүлегенең беренче курсына кабул итәбез", - дип, Хөснуллага ярдәм кулын суза. Студент, Альберт Леман классында укып, белгечлек (1950) ала. Үзәккә үткән күзәтү - тикшерүләрдән котылырга теләп, музыка дөньясына чума, композитор булып таныла.

Бер карасаң, гаҗәп инде: басым ясау, шик белдерү шартларында ничек иҗат ялкынында янарга мөмкин? Төньяк Казахстанның Кызылъяр шәһәрендә туган, Ленинградта китапханә институтын тәмамлаган, Казанның Ленин исемендәге китапханәсендә хезмәт юлын узган, иренә гомер буе теләктәшлек күрсәткән Әминә Вазыйх кызының моңа үзенчәлекле аңлатмасы бар. "Утны-суны кичүдән соң сынмыйча калуның чагылышы бу, - ди ул. - Иркенлеккә омтылучы ирекле иҗатның бер агышы. Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов, Алмаз Монасыйпов, Фасил Әхмәтов, Ринат Еникеев, Әнвәр Бакиров, Мирсәет Яруллин кебек киң колачлы композиторлар белән аралашып яшәү нәтиҗәсе".

Казан музыка училищесы укытучысы, Татарстан китап нәшрияты музыка редакциясе мөхәррире, театрлар белән даими элемтәдә торучы Хөснулла Вәлиуллин татар халкына 200 ләп җыр һәм романс, 30 дан артык спектакльгә музыка, тынлы оркестр өчен 6 марш, "Самат" һәм "Дим буенда" операларын калдыра. Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе узган гомер юлы автор-төзүче Мәхмүт Нигъмәтҗановның "Композиторы и музыковеды советского Татарстана" (Казан, 1986) китабында, Флюра Бикчурина мәкаләсендә чагылыш таба.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1989) лаек булучы композиторның архивы хәзерге вакытта гаиләсендә саклана. Кайбер әсәрләре исә сирәк булса да радиодан, телевидениедән, сәхнәдән ишетелә. Ноталы җыр китаплары нәшер ителер дигән өмет тә бар. Чөнки Нияз һәм Таһир исемле уллар тәрбияләп үстерүче Хөснулла Вәлиуллин, васыятен җиткергәндәй, варисларына: "Музыка турында сөйләшү кызык түгел, көйләрне тыңлау рәхәт", - дип әйтеп калдырган бит.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

.1929 ел. Сабаның тынлы оркестры. Уңнан икенче - Хөснулла.

.1950 ел. Беренче рәттә (сулдан уңга): Владимир Виноградов, Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарёв. Икенче рәттә: ТР Композиторлар берлеге секретаре Алексей Рыжкин, Хөснулла Вәлиуллин, укытучы Альберт Леман, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: