Мәдәни җомга

Ә син пособие алдыңмы, яки балалы гаиләләр - беренче чиратта

1 июнь мәгълүматлары буенча Татарстанда 1,5 миллион кеше социаль ярдәм ала. Моның өчен федераль һәм дәүләт бюджетыннан барлыгы 22606,71 миллион сум акча каралган.

Татарстанның Премьер Министры Алексей Песошин Казанның Идел буе районында урнашкан материаль ярдәм күрсәтү республика үзәгендә булды. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аны эш нәтиҗәләре белән таныштырды. 1 июнь мәгълүматлары буенча Татарстанда 1,5 миллион кеше социаль ярдәм ала. Моның өчен федераль һәм дәүләт бюджетыннан барлыгы 22606,71 миллион сум акча каралган.  Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып максатчан ярдәм күрсәтү программасын сыный башлады. Ун ел элек адреслы социаль ярдәм бары 180 мең кешегә генә күрсәтелсә, хәзер алар саны 760 меңгә җитте. Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстан хәерчелекнең түбән күрсәткече буенча Россиядә өченче урында тора. Коронавирустан зыян күргәннәргә республикада аерым ярдәм күрсәтелә. Балалы гаиләләргә пособиеләр өчен генә дә 14 миллиард сум акча бүленеп бирелгән.  – Беренче чиратта балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү мөһим. Чөнки күп әти-әниләр илдәге вазгыять сәбәпле эшсез калды, – ди Эльмира Зарипова.  Билгеле булганча, коронавирус вакытында Россия Президенты карары белән балалы гаиләләргә акчалата өстәмә ярдәм күрсәтелә. 3 яшькәчә балалары булганнарга 5000 сум каралган. Татарстанда бу акчаны 136 725 кеше алыр дип көтелә. 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булганнарга 10 мең сум түләнә. Бу пособие буенча 400гә якын гариза кабул ителә. Аны барлыгы 640 377 бала алыр дип фаразлана. Ай саен бирелә торган 9373 сум гаиләдә туган, йә улыкка алынган беренче, икенче балага тиеш. Ул аз керемле гаиләләргә генә түләнә. Бу пособиене 22 меңнән артык кеше ала. Яшь ярымга кадәр баласын караган өчен студентларга, эшләмәүчеләргә пособие күләме дә 3375 сумнан 6752 сумга артты. 

1 июннән 3 яшьтән 7 яшькә балалары булган аз керемле гаиләләргә 4686 сум акчалата ярдәм каралган. Бу пособиене алыр өчен 4 июньгә 13 меңнән артык гариза кабул ителгән. Республикада әлеге акчага якынча 27 меңнән артык кеше дәгъва кыла.  Быелның гыйнварыннан мохтаҗ гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтелгән. Моның өчен бюджеттан 483 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моңа 3 яшькәчә балалары булганнарга дарулар алу өчен10 мең сум акча, биш һәм аннан да күбрәк балалары булганнарга өстәмә ярдәм, балалар бакчаларына ташламалар һәм башка социаль ярдәм керә.  Алексей Песошин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән дә тәбрикләде.  – 9,6 меңнән артыграк социаль хезмәткәр көн саен диярлек ялгызлык, кеше хәсрәте белән очраша. Алар күпләргә проблемаларын хәл итәргә булыша. Өлкән кешеләр, инвалидлар, мохтаҗ гаиләләр белән эшли. Күп нәрсә бу хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларына бәйле: кешеләрнең социаль гаделлеккә, дәүләтнең үз гражданнарын яклау мөмкинлегенә ышанулары да. Коронавирус сәбәпле илдә туган вазгыять аркасында социаль яклау хезмәткәрләре табиблар кебек үк алдынгы рәтләрдә хезмәт итә, – дип билгеләп узды Премьер- министр.
 

Эльвира Мозаффарова
Шәһри Казан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: