Мәдәни җомга

Сигез халык язучысы Татарстан китап нәшриятын яклап Миңнехановка хат язды

Татарстан китап нәшриятын юридик зат буларак гамәлдән чыгарып, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә кушу – аны юкка чыгару дигән сүз диелә хатта.

Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Татарстан китап нәшриятынының мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап республика президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллады. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Президентка мөрәҗәгатьне Марсель Галиев, Нәбирә Гайматдинова, Гәрәй Рәхим, Рабит Батулла, халык шагыйрьләре Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рәдиф Гаташ имзалаган.

Хатта Татарстан китап нәшриятының 100 еллык тарихы булганлыгы искә алына, аны юридик зат булудан туктату нәшриятны юкка чыгаруга тиң булуы әйтелә.

Хатта "Татмедиа" нәшриятны үзенең керемен арттыру өчен куша диелә. Ул уңышлы гына эшләп килгән нәшриятның статусын үзгәртеп, аның барлык китапларын үз филиалы булган "Идел-Пресс" типографиясендә генә бастыруны максат итеп куйган. Бүген нәшрият үз китапларын тендерда җиңгән типографияләрдә эшләтә. Шушындый гади генә исәп-хисап артында бөтен Россия күләмендә үз исеме, зур тарихы булган Татарстан китап нәшриятын юкка чыгару ята" диелгән хатта.

Авторлар "Татмедиа" белән кушылу нәшриятны зур югалтуларга китерәчәк дип саный. Югары осталыкка ия булган хезмәткәрләре кыскартуга эләгәчәк, нәшриятның халыкара конкурсларда, грантларда катнашу мөмкинлеге калмаячак, дәреслекләр эшләү хокукы да калмас диелә. Шулай ук нәшрият йөз ел эчендә чыгарган продукциясенә авторлык хокукларын да югалтыр дип билгеләп үтелә хатта.

"Сездән әлеге башбаштаклыкны туктатуыгызны сорыйбыз. Татар китабы яшәргә тиеш!" дип тәмамлый татар язучылары Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгатен.

10 июньдә Татарстан китап нәшрияты коллективы оешманың мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап, Миңнехановка мөрәҗәгать язды, һәм ул петиция рәвешендә интернетта дөнья күрде. Аны 900 дән артык кеше имзалаган.

 

Азатлык

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: