Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Шыгырданның татар теле укытучысы: Бездә татар әдәби китапларына кытлык

Сания Ишморатова сүзләренчә, укучыларның татарча китаплар укыйсы килә.

«Татар-информ» хәбәрчесе Чувашия Республикасының профессор Әнвәр Фәизов исемендәге Шыгырдан урта гомуми белем бирү мәктәбенә сәфәр кылды. Татар теле укытучысы Сания Ишморатова хәбәрчегә татар китапларының җитмәвен әйтте.

«Татар китапларына кытлык. Сорыйбыз, язабыз. Балаларның татарча китаплар укыйсы килә. Кайтарылса, бик шат булыр идек», — дип ярдәм сорап мөрәҗәгать итте ул.

Аның сүзләренчә, мәктәптә татар теле кабинетындагы күпчелек татар китапларын ул үз акчасына сатып алган.

«Үз көчебез белән татар теле китапларын булдырырга тырыштык. Балалар бу китапларны рәхәтләнеп укый, кызыксына. Үзләре дә киләчәктә татар телен саклаучы булачакларына ышанып калам», — диде татар теле укытучысы. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X