ШӘҺӘРНЕҢ ТАТАР ҖАНЫ
Чаллы театрына25 ел 1990 еллар үренә чаклы ук Чаллы шәһәрендә халык театрлары эшләп килсә дә, профессиональ театр ачу хыялы күптән яши. Җәмәгатьчелекнең киң ярдәме белән, ниһаять, ул тормышка аша - 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда беренче мәртәбә тәүге һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк...

1990 еллар үренә чаклы ук Чаллы шәһәрендә халык театрлары эшләп килсә дә, профессиональ театр ачу хыялы күптән яши. Җәмәгатьчелекнең киң ярдәме белән, ниһаять, ул тормышка аша - 1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда беренче мәртәбә тәүге һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының туган көне булып исәпләнә.
Театрга нигез салучы, оештыручысы - Фаил Ибраһимов, беренче директоры - Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар, Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль яңа әзерлиләр. Кайда буш почмак табыла, шунда репетиция - концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәләрдә. Труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Раушания Таһирова, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллин килеп кушыла. Театр яши башлый. Ләкин аның үз бинасы булмау зур кыенлыклар тудыра. Милләтпәрвәр халык һәм театр хезмәткәрләре 1991елның октябрендә КПССның элеккеге Автозавод райкомы урнашкан бинаны яулап алырга мәҗбүр була.



Театр эзләнә, яңадан-яңа иҗади алымнар, яңа премьералар, фикерле режиссерлар табарга омтыла. Шул максатлардан чыгып, 2003 ел ахырында Чаллы театрында Фаил Ибраһимов белән бергә, моңа кадәр Минзәлә драма театрында шактый гына күп спектакльләр куеп өлгергән Булат Бәдриев режиссер булып эшли башлый. Фатих Әмирханның "Хәят" һәм Гаяз Исхакыйның "Татар гакылы" әсәрләренә нигезләнеп Равил Сабыр язган "Хәят" мелодрамасы, Ж.Б.Мольерның "Саран" комедиясе кебек күләмле сәхнә әсәрләре театр репертуарында лаеклы урын ала. Вәсим Әхмәтшин һәм Зөләйха Минһаҗеваның Булат Бәдриев тарафыннан куелган "Әтәч нигә кычкыра" мюзиклы исә, кечкенә тамашачылар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бүләк була.

Чаллы театры башка бер театрны да кабатламый. Аның спектакльләре күбесенчә кеше психологиясен ачуга корылган. Репертуар сайлауга саклык белән килгән баш режиссер спектакльләрне еш кына шартлылыкка кора, көчле символик мәгънәләр белән баета. Җитди, фәлсәфи, кешенең бәгыренә үтеп керүче әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Монда хәтта комедияләр дә тамашачыларны уйлануга этәрә. Чын мәгънәсендә милли учак булырга омтылган Чаллы театрының репертуарында саллы, мәгънәви спектакльләр елдан-ел арта бара. Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак», Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмалары, Г.Камалның «Банкрот» комедиясе, Р.Батулланың «Яшь аралаш көлү», Т.Миңнуллинның «Саташу», А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" драмалары театрның төп умыртка баганасын тәшкил итә.

Чирек гасырлык юл үтелгән, бу вакыт эчендә төрле жанрдагы туксаннан артык сәхнә әсәре куелган, театрның уңышлары хакында югары кимәлдәге спектакльләре, күпләгән фестивальләрдә катнашулары, еллар дәвамында лаек булган казанышлары сөйли. Бүген труппаның нигезен үз эшләренең осталары, һөнәрмәнд артистлар: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Инсаф Фәхретдинов; Татарстанның халык артистлары Булат Сәлахов (Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты) һәм Гөлүсә Гайнетдинова; Татарстанның атказанган артистлары Рафил Сәгъдуллин, Рәфикъ Каюмов, Энҗе Шиһапова (Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты), Раушания Таһирова, Гөлфия Фәйзерахманова, Илфат Әскәров, Равил Гыйләҗев, Чулпан Садыйкова (М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты), Миләүшә Имамова; артистлар Нурия Сәләхова, Алсу Хәбетдинова, Ләйсән Вәлиева, Лилия Минһаҗева, Фәнис Сәхәбетдинов, Чулпан Арсланова, Рәзил Фахертдинов, Руслан Ибраһимов, Динар Әминов, Миләүшә Гыйльметдинова, Индира Маликова һ.б. тәшкил итә.

Миләүшә ИМАМОВА.
.Директор Рашат Фәйзерахманов.
.Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов.
."Саран" спектакленнән күренеш.
."Йосыф" - татар тарихын кайтара.
."Күбәләк булып җаның кайтыр" спектакле.
."Тирәкләр шаулый җилдә" спектакле.
. Чаллы күрке - театр коллективы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз