Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Шәриф КАЮМОВ1: Тукай турында минем истәлегем (1903-1906)

1902 ел октябрь числасы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукаев укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде. Бу вакытта Г.Тукаев мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде. Хәзрәттән дәрес алучылар арасына Г.Тукай, аның шәриге Мортаза...

1902 ел октябрь числасы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукаев укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде. Бу вакытта Г.Тукаев мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде.
Хәзрәттән дәрес алучылар арасына Г.Тукай, аның шәриге Мортаза Шәрипов, безнең хәлфәбез Гомәр Хөсәенев, Мыек Сафа, Урыс Йосыф, Зиннәт, Фәссах (Ф.Нәзиров - Уральски кешесе, соңыннан кари була), Тукай белән җырлаучы Вәли, казакълардан Урынгали, Иргали һ.б. укый иде. Хәзрәт дәресе вакытында кайвакыт зур бәхәсләр чыга иде. Хәлфәләр һәм зур шәкертләр арасында хәзрәт тарафыннан куелган чуалчык мәсьәләләрне чишү яки дәресне йомгаклау Г.Тукаев, Г.Хөсәеневләргә туры килә иде. Тукаев бу вакыт, мәдрәсәдә генә укымыйча, учитель Әхмәтша шкуласына русча укырга да йөри, алар Урыс Йосыф белән бергә укыйлар. Йосыф, Тукайга чагыштырганда, таза, киң җилкәле, кара тутлы, кара чәчле. Рус телен яхшы белә, шуның өчен дә аны Урыс Йосыф диеп атыйлар иде. Г.Тукаев гәүдәгә кечкенә, ак чырайлы, түгәрәк йөзле, ачык үткен телле. Хәтерләп бетерә алмыйм, кайсы күзендәдер, бер күзендә ак бар иде. Тукай һәрвакытта ерларга ярата. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә «Мөхәммәдия» уку модада иде. Тукай дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буена йөреп көйләп, «Мөхәммәдия» укырга ярата, безнең хәлфә Г. Хөсәенов, Тукайга кушылып, кайвакыт Вәли белән шулай бергә ерлап йөриләр иде. Тукай ашханәгә юынырга төшкән вакытларда, ашханә буена ерлап йөри, биредә ул «Мөхәммәдия» укымый. Ул татарның милли көйләрен: «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» көйләрен атна саен була торган кичәләрдә хәлфәләр соравы буенча ерлана. Г. Тукаев күп вакыт кыска көйләрне яратып ерлый. Ул иске вакытта укыла торган «Йосыф китабы» кебек китапларны ерлап тәнкыйть итә. Тукай ул вакытта ук сүзлекләрдән файдалана, аның тәбәнәк өстәле өстендә калын-калын, рәсемле словарьлар тора иде. Мәсәлән, минем бик яхшы хәтеремдә: бервакыт безнең мәдрәсәгә атна саен кереп йөри торган Шәкүр хәлфә килеп керә. Ул кеше белән күп сөйләшми, утырып Коръән укый башлый. Шәкүр хәлфә гакылга саеккан иде. Ул кереп утыру белән, Тукай аңарга калын, рәсемле словарь бирә. Шәкүр шатланып Тукайдан ала. Укырга теләгән китаптан ниндидер рәсем килеп чыга, ул ачуланып мәктәпнең икенче башына кадәр ыргыта да, «кафер син, динсез син» һәм башка ачулы сүзләр әйтә дә чыгып китә. Башка шәкертләр шаркылдашып көлә башлыйлар, мәдрәсә шау-гөр килә.
Г.Тукаев рамазан аенда аның белән ерлаучы Вәли иптәше белән тәравих әйтәләр иде. Тукай белән Вәли тәравихны әйткән атнада без мәчеткә бара идек, аларның алгы сафта кычкырып тәравих әйтүләре мич янында артта утырган балалар өчен бик матур ишетелә, моң тоела иде. Алар атналап тәравих әйтүләренең сәбәбе: бу мәхәлләдә ике мулла Мотыйгулла хәзрәт һәм Рәкыйп ишан. Алар атна саен укый иде.
Г.Тукай аның шәриге Мортаза Шәрипов белән бер юрган астында, бер чаршау артында йоклый иде, бергә ашый, бер самовардан чәй эчәләр. Аның шәриге Мортаза бик сабыр, бик юаш, аны әүлия дип йөртәләр иде. Мортазаның энесе Вакыйф Шәрипов - Тукай белән Мортазаның самоварчысы. Шул ук вакытта Вакыйф агасы Мортазадан укый иде.
1904-1905 елларда Төркиядәнме, каяндыр Мөхәммәтвәли (Габделвәли Әмруллаһ - Истанбул университетында укыган вакытта солтанга каршы хилаф хәрәкәтләрдә катнашканы өчен эзәрлекләүләрдән качып Россиягә чыга һәм Уральски шәһәренә килеп юлыга) исемле бер төрек килде. Төрек Вәли Г.Тукайга караганда гәүдәгә бераз зуррак, ләкин нык, йомры, таза егет иде. Аны мәдрәсәдә «Төрек Вәли» дип йөртәләр.
Тукай белән Төрек Вәли бик тиз дуслашып китте. Бу дуслашулары Тукайның төрек телендә сөйләшә белүеннән һәм Вәли күп кенә йөргән, күп җирләрдә булган, күпне күргән булуы, фикердә Тукай белән бер булу аларны якынлаштыра диеп уйлыйм. Тукай бу вакытта Төркия газеталары укый, «Тәрҗеман», «Вакыт», «Йолдыз» һәм рус газеталарын укый иде. Тукайның газета аркылы төрле дәүләтләр белән таныш булуы, Төркия, Гарәбстан, Россия, Англия, Франция һәм башка илләр турында, андагы идарә, мәгариф, сәнгать эшләренең торышы һәм башкалар турында булса кирәк. Төрек Вәли дә Тукай кебек принципиаль кеше иде дип уйлыйм.
Шул ук елларда Камил Мотыйгый Мисырдан укып кайткан еллар иде. Төрек Вәли Камилгә көндәш булды. Төрек Вәли дә Тукай шикелле ерларга, укырга ярата, тавышы яхшы. Бервакыт җомга намазындамы, гаеттәме, намаз беткәч, Төрек Вәли дә, Камил дә бер үк вакытта Мисыр мәкаме белән Коръән укый башлыйлар. Бераздан Вәли укудан туктый, Камил дәвам итә. Шуннан соң Вәли гомумән укымый башлый. Мәчетең дә, намазың да сиңа гына булсын дигән шикелле укудан туктый. Ә инде Камил Мотыйгый бер җирдә дә юл бирергә теләми, ул манарадан азан әйтү өчен мәзинне дә алмаштыра иде.
Минем исемдә калганча, Төрек Вәли Төркиядән ниндидер бер сәбәп белән качыпмы, сөрелепме килгән егет булырга кирәк, чөнки аның турында шундый сүзләр сөйләнә иде.
Г.Тукаев ара-тирә Төрек Вәли белән төрекчә ерлыйлар иде, ашханәләргә бергә төшеп, бергә юынып, бергә ашап-эчеп тордылар. Ләкин Төрек Вәли озак тормады, бер кышмы, шул тирә генә булды. Шуннан соң каядыр китте.
Бу вакыт Тукай янына Габдулла Кариев та бик еш килеп йөри, Тукай Кариев белән яхшы дуслар, йөрешәләр иде. Тукай мунчага барганда Кариевлар мәдрәсәсе яныннан үтеп, шәһәрнең читендә таш мунчага бара иде. Шул вакыт Кариев янына кереп йөри.
Бервакыт Кариев Тукайга көлә-көлә Гайнетдин кари (мулла ишанлык дәгъвасы дәгъвалап йөрүче) шул ук вакытта сәүдәгәр [турында] болай диеп сөйли: «Гайнетдин ишан, Урал суы күпере төбенә ат белән барып, шәһәргә килүче казакъларның керосин шешәләрен чанасына җыеп кайта, керосинны үзеннән алырга куша. Шуның өчен шешәләрен җыеп йөри, үзе ишанлык дәгъвасын дәгъвалый».
Тукай белән Кариевның серләре килә иде. Тукай мәдрәсәдә укыган дәверендә, башка шәкертләр кебек, җәйләрен казакъ арасына чыгып йөрмәде. Ул кышын, җәен мәдрәсәдә ята, аның япа-ялгыз калган вакытлары да була иде.
Тукай җәй көннәрендә мәдрәсә уртасына тактадан бишек ясап, кандаладан качып, бишектә тирбәнеп ята, йоклый иде. Бер җәйне мин дә Тукай белән бергә җәйләдем. Ул минем аркылы бер-ике тиенлек авыл сырасы алдыра иде.
Тукай бу вакытта папирос тарта башлаган иде инде. Кыш көннәрендә шәкертләр, хәлфәләр җыелгач, качып тарта иде. Папиросы бетсә, мине чакырып: «Суксу (Шәриф Каюмов чыгышы белән Казан губернасы Казан өязенә караган Суксу авылыннан. Тукай аңа шулай шаяртып авылы исеме белән эндәшә торган булган), хәҗгә барып кайт әле», - дип өч тиен акча биреп «Дружок» папиросы алдыра һәм, кайтарып бирүгә йә чормага менеп, яисә ашханәгә төшеп, тәмәке тартуның бөтен искусствосы белән тәмләп тарта иде.
Ул заманның мәдрәсә шәкертләре, хәлфәләр үлек өстендә хәтем чыгу, җиде чакрым ераклыкта булган зиратка үлек күтәреп бару шикелле нәрсәләр була иде. Ләкин Тукай мондый җиргә йөрми иде.
Бервакыт Уральскинең атаклы бае Мортаза малаена, Садыйкка, никах укыту өчен Уфадан мөфти чакырып, туй мәҗлесендә хәлфәләр, шәкертләр, яшүсмер балалар да була. Тукай да бу мәҗлескә барды. Безнең мәдрәсә Мортаза бай карамагында булгангамы, барыбыз да бардык. Туй мәҗлесенә мичкәләп-мичкәләп кымыз китертелгән иде. Яхшы хәтеремдә әле, Тукай бик йомшарып кайтты. Ул туйда Тукай хәлфәләр, шәкертләр [янында] булмыйча, итекчеләр, читекчеләр, итчеләр, тиречеләр, кибетчеләр табынына туры килә.
Тукай туй мәҗлесеннән соң түбәндәге шигырен ерлый иде:
Туйга бардым мин бүген: эчтем кымыз;
Кеше бик күп, бүлмәбез булды тыгыз,
Күп эчелгән: шартлый язды корсагым;
Һич үкенмим, андый туй булмас тагын.
Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде;
Таз Сабир, Сучы Шакир, Күктәк Галим,
Чакырылган Мөрсәлим һәм Мөстәкыйм.
Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шулкадәр туйдым тире, ит исенә, -
Валлаһигазим, икенче бармамын!
(Г.Тукайның шул шигъри юллар белән башланган исемсез әсәре.)
Габдулла Тукай дүрт ай балалар укытты. Аның балалар укытуы турында бер истәлек тә юк. 1904 еллар булырга кирәк, безнең хәлфә Гомәр Хөсәенев кызыл мал белән сәүдә итүче Вәлиулла Апаковка ялланып хаҗга китә. Гомәр хәлфәдә укучы егерме бишләп балаларны зур шәкертләр бүлеп ала. Шул вакыт Габдулла Тукаев унлап баланы укыта.
Ул тиз вакыт эчендә укуга үзгәлек кертә. Мәдрәсәдә парталар булмаса да, беренче мәртәбә кара такта ясата. Бу такта шул ук Гомәр хәлфә утыра торган тәбәнәк аяклы өстәл янына асып куела. Тукайдан күреп, башкалар да такта ясата. Тукай, балалар укытканда, бигрәк тә язуга, телгә, хисапка игътибар итә. Ул күбрәк яздыра, балалар кайсы ничек теләде, шулай язып өйрәнгән балаларның язуларын төзәтү авыр булгандыр. Моның өчен куелган шартлар да юк иде, балалар идәнгә тезелеп тезләнеп утыра. Язган вакытта тезләнгән җирдән алга бөгелеп яки ятып язарга кирәк иде. Тукайның тактага язып куйган язуны аныкы төсле итеп язарга тырыша идек. Бу вакыт Тукайдан укыган балалар без икәү, Карга Лотфый, Озын Шәрәфиләр укыдылар.
Безнең Тукайдан укыган вакытыбыз төш шикелле генә булып калды. Без Тукайдан укыган балалар киләчәктә анардан укыйсыбыз килде. Ләкин хәлфә хаҗдан кайткач, тагы иске хәлгә төштек. Шулай булса да, кара такта үз урынында калды, хәлфә теләдеме, теләмәдеме, үзе дә файдалана башлады.
Гомәр хәлфә хаҗдан кайт­кач, Тукай өчен яңалыклар туды. Чөнки ул Гомәр хәлфәдән хаҗ юлында ниләр күргәнлеген һәммәсен сораша иде. Гомумән, Тукай белән Гомәр хәлфә дуслар иде.
...Язгы су ташуы вакытларында Урал, Сакмар, Чаган сулары бергә кушылалар, һәр елны тагын безнең мәдрәсәнең ишегалдына килеп җитә иде, шулай ук ике-өч чакрымга җәелә.
Г.Тукаев, Гомәр хәлфә, Тукайның шәриге Мортаза Шәрипов, Исмәгыйль Шәрипов, Тукайның җырчы иптәше Вәли, Төрек Вәли, Фәссах һ.б., бергә җыелышып, сигез-тугыз кеше, көймә белән Чаган елгасы белән Урал елгасы кушылган җиргә пикникка чыга иде. Моның өчен пәнҗешәмбе көн кич белән сәгатьче Камалинең каегын (кимәсен) сорап, тагы да кемнәндер тагы кимә хәзерләп, иртәгесен шул ике кимәне янәшә куеп, кимә өстенә такта тезеп, киез җәеп, барганда самовар куеп, самовар морҗасыннан төтен чыгарып, кайсы ишкәк ишеп, кайсы койрык тотып, самоварчы малай самовар янына утырып, кәеф-сафа корып бара идек. Ул вакытының мәдрәсәләрендә куллана торган музыка коралы - кубыз - Тукайның кесәсендә була. Мәдрәсә яныннан кимә кузгалып киткәч тә, Тукай, Гомәр хәлфә әкрен генә «Мөхәммәдия» китабыннан сыздырып җибәрәләр:
Чөн адәм җәннәтә керди,
Юҗә гыйззәтләрә ирди, -
дип башлап китәләр.
Шәһәрдән ераграк киткәч, «Мөхәммәдия» көе тукталып, Тукай Вәли белән татар халык көйләрен ерлый башлый, ерлау тиешле урынга барып җиткәнчегә кадәр дәвам итә. Тукай күп вакыт көлке ерлар да ерлап көлдерә иде:
Эскрипкәм тари-тари,
Тари булса да ярый;
Безгә кызлар ләкмәс инде,
Карчык булса да ярый, -
дип куя...
Кимә яр кырыена туктагач та, Тукай урын сайлый, кем беләндер, хәтерләмим, ләкин озаграк торалар. Алар кайтканда, ут ягылып, самовар куелып, ашъяулык җәелеп беткән була. Тукай бу урынны ошатмый: «Әйдәгез, егетләр, без бик матурын таптык, анда барыйк, бу ләззәтсез урын, тиречеләр исе килә», - ди ул. Барыбыз да, күтәрелеп, Тукай сайлаган урынга күчәбез. Дөрестән дә, Тукай сайлаган урын бик матур күренешле иде. Сул яктан Урал елгасы тулып казан ясап, борылып-борылып, гөрләп, сөйләшеп ага. Икенче яктан Урал суының кабыргасына Чаган елгасы килеп шаулап кушыла. Зур тирәк, тигез, югары, хәтфә кебек ямь-яшел чирәм.
Шул вакыт Тукай сайлаган урынның кыйммәтен, манзарасын аңлата да, кесәсеннән агач шакмакка бәйләнгән җиз телле кубызны алып, тигез итеп киселгән тирәк төбенә утырып, уйный башлый. Чыннан да, Тукай кубызны матур итеп уйный иде. Башкорт халкының курай тавышларын чыгара, Урал елгасының агымына, сирәк кенә ак мамык тавы кебек агарып торган болытларга карап уйный.
Самовар өлгерә, аш пешә, ашъяулык җәелә, көнбагыш, чикләвек, чәчәкле конфет ашъяулык әйләнәсенә сибелә, әңгәмә, йыр, уен-көлке белән чәй эчелә.
Тукай күп мәртәбә шул ук җыр­ларны җырлый иде:
Минем сөеп җиккән атым
Кара белән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм,
Ай да ялгыз минем күк.
Мин сандугач булыр идем,
Кунар тирәгем булса;
Тал тибрәтеп сайрар идем,
Күземә яшьләр тулса.
Чәйдән соң төрле уеннар баш­лана: куышу, йөгерешү, сикерешүләр китә. Ләкин Тукай ептән сикергән вакытта, аның аягы епкә эләгә иде яки, сикерә торган епкә килеп җиткәч, епнең астыннан чыгып китә; яисә епкә килеп җиткәч, сикергән була да, авызына сулыш тутырып пуф итеп, төрле кыланышлар белән көлдерә иде. Сикерүдә, йөгерүдә Исмәгыйль Шәрипов, Төрек Вәли өстенлекне алып мактаналар иде.
Мондый пикник җәенә бер-ике мәртәбә була иде. Бервакыт җәй көне мәдрәсәгә Тукай янына Ярулла мөәзин килә. Мәдрәсәдә тактадан бүленгән бердәнбер бүлмәдә Тукай тора иде. Ярулла мөәзингә мин самовар кайнатып өлгертәм. Чәй янында мөәзин Тукайга ерларга куша. Тукай бер-ике ер ерлагач, мулла кызларына карата болай ерлый башлый:
Укыгыз, кызлар, укыгыз!
Күп хәлләрне белегез!
Остабикәләрне ташлап,
Мәктәпләргә керегез!
Муллалар, сезне укытмыйча,
Сезнең үзәккә үтәләр;
Мәдрәсәдә яшь егетләр
Сездәй кызны көтәләр.
Конфет ашаган акчагыз
Үз яныгызга калсын;
Иннек-кершән акчалары
Ваклап җыела барсын.
Шулай ваклап җыйсагыз да,
Бер кесә алтын тулыр;
Тамчы-тамчы тамган судан
Тирән диңгезләр булыр.
(Г.Тукайның басмаларында бу шигырь аңа нисбәт кенә ителә.)
Тукай Ярулла мөәзиннең ике буйга җиткән кызы барын белеп ерлый иде. Тукай кешенең күз алдында тәнкыйть итә, һич тайчанмый, оялмый, баш ими, тәрилкә тотмый; аңарда иркен көчлелек зур иде.
Мәдрәсәдә вакытта ул андагы булган хәлфәләр, шәкертләрнең барысы белән дә фикердәш түгел, барысына да бертигез карамый. Ул кайбер шәкертләр, төпсез, нигезсез хөсетлек белән йөрүче тар фикерле кешеләрне бик тиз таный.
Тукай мәдрәсәдә вакытта иң якын сердәш иптәшләреннән шәриге Мортаза Шәрипов, Г. Хөсәенев, Төрек Вәли, тагы берничә кеше белән ул дус. Шул ук вакытта Тукай аерым хәлфәләргә алай якын түгел. Тукай ул заман шәкертләреннән Мыек Сафаны, Фәссахны, кыйшык авыз Нури хәлфәне (Нуриәхмәт Һидиятуллин - Мортаза Гобәйдуллинның кияве. Оренбург өлкәсендә 1886 елда ук башлаган бу хәлфә әйтелгән мәдрәсәдә 1898 елның сентябреннән 1919 елның май аена кадәр укыта), Камил Мотыйгыйны яратмый, ул алардан елмаеп көлә.
Мыек Сафаны ул шуңа яратмый: Сафа хәйләкәр, тыштан ал да гөл, ә эчтән әллә нинди яшерен уй, алдау, үз файдасы өчен генә яшәү, үзен генә сөю, аның сукыр Сабир кызларына шәкерт малайлар аркылы хат җибәрүе, кирәксез Сабирлардан таба соратуы, бул[маган]-эшләнмәгән бер вакыйга турында мактану, коры максат белән йөрүче дип карый.
Фәссахны шуның өчен яратмый: ул намазга барганда кара чуклы кызыл фәс киеп, ислемай сөртеп, озын гәүдәсен уклау йоткан кебек тураеп, күкрәкне күтәреп, бай кызларын кызыктырып, бай кызына өйләнеп сәүдәгәр булырга, баерга йөргәнлектән.
Нури хәлфәне ул яратмый шул сәбәптән: Нури хәлфә бай кияве булуы, зул чалма урап хәзрәтләр, ишаннар мәҗлесеннән калмавы, ике хатын белән торуы, табигый авызын солдаттан калу өчен агу белән кыйшайтып һәрвакыт кеше мыс­кылларга торган уродлыгы, мәдрәсәдә хәлфәләрдән, шәкертләрдән аерым йөрүе, аларга катнашмавы, үзен бик белемле булып йөрүеннән.
Камил Мотыйгыйны ул шуның өчен яратмый: Камил, Мисырдан кайткач, атасы Мотыйгулла хәзрәт урынына мәдрәсәдә дәрес бирә башлый. Ул озын буйлы, аягында заграничный сары шиб­лит, өстә яшел чапан, чапан астыннан карлыгач койрыклы фрак, ак жилет, башында кызыл фәс, үзен гадәттән тыш күтәренке тотуы, кирәксез урында көлүе, принципсез, мөәзиннәр урынына манарага менеп кеше чакырып гадәттән тыш кычкырып азан әйтүе, патша Думасына сайлау вакытында җаны-тәне белән депутат булып сайланырга йөрүе, япь-яшь булуына карамастан ике хатын алуы, шәһәр байгуралары каршында рестораннарда ерлап йөрүе һәм башка Тукай сыйдыра алмаган төрле сәбәпләр Тукайга ошамый, яратмый гына түгел, ул чыраен сыта, җирәнә иде.
Уральски шәһәрендә Думага сайлау кампаниясендә татар байлары җыела торган «Шәрык» клубында була иде. Г. Тукаев бу вакытта «Шәрык» клубында бер бүлмәдә тора иде. Мин бу вакытта Г. Ахметҗановта байда тора идем. Миңа ниндидер бер йомыш белән «Шәрык» клубына барырга туры килде. Тукай кара кәләпүштән, үзенең тора торган бүлмәдән чыгып йөри, клубның сәхнәсе өстендә, яшел сукна япкан, зур өстәл тирәсендә җыелып утырган байгураларның талашканын карый, Камил Мотыйгый, кулын селтәп, әллә нәрсә сөйли иде. Бу вакыт «Шәрык» клубы мөдире Шәфигулла Тукайны үз янына китерә.
Тукай берникадәр Мотыйгулла хәзрәт йортында бер бүлмәдә торды. Камилнең типографиясе дә шул ук йортта иде. Тукай ялгызлыкны яратканлыктан, Камилләр өендә тору аның табигатенә авыр булгандыр. Чөнки аларга килем-китем, чыр-чу бала-чага, бигрәк тә хатын-кыз Тукайның изелүенә сәбәп була. Бу вакытта Тукай чиктән тыш эшли. Типография таш идәнле, караңгы, бик тәбәнәк, һавасы юеш, көньякта тәрәзә юк. Әнә шул шартлар эчендә, беренче буларак, хезмәт дәверен кичерә. Тукайны мәдрәсә һавасыннан да начар булган таш стена кочаклап ала. Тукайның беренче туберкулёз палочкалары да шул вакыттан башлануына һич шик юк. Камил Мотыйгый болай акланмакчы була: «Тукай үзе бу турыда бернәрсә дә язмый иде», - ди. Чыннан да, Тукай язмый, аның бу өлештә язмавы Камилгә хәерхаһ булганлыктан түгел, бәлки ул остазы Мотыйгулла мулла хәтере өчен яза алмый. Гомумән, Тукай Уральскидә яшәгән дәверен яза алмый. Тукай Уральскидә яшәгән дәверен йә киләчәктә язу өчен калдырамы, яисә кирәксенмиме?!
Тукай, Казанга кайткач та, тулысы белән Казан атмосферасына чума, йөзә. Аны Казан чолгап ала, ул эшкә ябыша, аның яңа Кисекбашы, Казанның көфер почмагы кебек яңа күренеш, яңа кешеләр, яңа читек, яңа кәләпүш, яңадан-яңа эшләр аның күз алдында авыру кешенең өстендә болыт таулары басып аның күзенә күренеп, авыруны саташтыра һәм борчый. Шулай Тукай чолганып елына. Ул Казанга килгәч күренгәннәрне, уйлаганнарны язып бетерә алмый. Шуның өчен дә ул Уральски дәверен язарга вакыты җитми. Шуның өстенә яшь йөрәгенә тупас хәнҗәр кадалган төсле, авырый башлый.
Тукай яшүсмер балаларны ярата, алардан качмый, алар белән утырыша, аларга әкиятләр сөйли. Без, шул ук мәдрәсәдә укучы балалар, Тукайны аптыратып, йөдәтеп, аның әкият сөйләвен сорый идек. Ул безнең үтенечне бервакытта да кире какмый. Без, ун-унбер яшьлек балалар, Тукай тирәсенә җыела идек. Карга Лотфый, Озын Шәрәфи, Вакыйф Шәрипов, ике Суксу һәм башка балалар Тукайны чолгап ала идек. Тукай түгәрәкләнеп утырган балалар уртасына, ике тезен кочаклап, идәнгә утырып сөйли башлый. Сөйләр алдыннан кисәтү ясый: «Йокламасагыз гына сөйлим», - ди ул. Тукай әкият сөйләгәндә гади, тупас итеп, сукты да екты, торды да китте, дип сөйләми. Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны, матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп, җанландырып сөйли. Без, аның әкиятен тыңлаучы балалар, кайберләребез утыр­ган җирдән йоклап та китә идек. Ул икенче вакыт тушы туктаган җирдән алып сөйли башлый иде, «кайда тукталдык әле без?» дип, балаларга сорау бирә иде. Аның әкиятендә ерлар, шигырьләр, бәетләр дә була. Мин Тукай сөйләгән әкиятләрнең өчесен хәзерге көндә дә яхшы беләм. Аның бу әкиятләре миндә саклануы, онытылмавы шуннан диеп уйлыйм: Тукай әкиятләрен түкми-чәчми үзем дә бик күп сөйләдем.
Тукайның әкиятләре ни сәбәптәндер ярлы, ятим егеттән башлана, мәсәлән, «Хәсән», «Гали», «Әсгать белән Әмҗәт» әкиятләре. «Әсгать белән Әмҗәт» әкиятләрен мин томанлы төш кебек кенә хәтерлим, «Хәсән», «Гали», «Утыз ул, утыз кыз» әкиятләре яхшы сакландылар.
Тукай мәдрәсәдә була торган кичәләрдә ерлый иде дип югарыда әйтеп киткән идем. Дөрестән дә, ул ерны сөеп ерлый иде. Тукай укудан, эштән бушаган арада мәдрәсә идәне буйлап уйлап ерлап йөри. Иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшсә, сөлгесен муенына урап, тәһарәтханә идәне буйлап йөри. Укучы балалар, зур шәкертләр, хәлфәләр булмаса, папирус тартып ерлап йөри иде. Кайвакыт ул: «Суксу! Караштырып тор әле, кеше-фәлән килеп кермәсен», - дип, миңа карап торырга куша иде. Шул вакыт бик кәефләнеп ерлый-ерлый тәмәке тарта.
Тукай башка шәкертләр кебек төннәр буе Коръән, шулай ук мәчеттә Коръән укыганын мин хәтерләмим. Ул күбрәк вакыт рус әдәбияты, Пушкин, Лермонтов, Байрон, Толстой әсәрләрен күп укый, алардан файдалана. Ләкин Тукайга ул дәвердә татар мәктәпләре шартлары эчендә бер үк вакытта берьюлы ике телдә уку, шиксез, авыр булган. Анарга артык көч куярга туры килгән. Тукай иркенлекне, азатлыкны теләүче, ерлаучы булганлыктан, анарга мәдрәсә рамкасы тар була, аны кыса. Качып ерлый, качып тәмәке тарта, качып кинога бара - болар Тукайга гаять тәэсир итәләр.
Тукай - ерчы, Тукай - шагыйрь.
Тукай ерларга яратканлыгын ачык әйтә:
Ерлый-ерлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Яшми калмам Газраилне күргәндә дә.
«Мин китәмен, сез каласыз», - дип ерлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.
Тукай «Балаларга» дигән шигырендә мәдрәсәдән туйганлыгын шулай ук ачыклый:
Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер,
Аның тоткынлыгыннан сез бигүк риза түгелсездер.
Сабый чакта күңелсезләнгәнем бар мин дә, һәм шунда
Очып эзли иде фикрем азатлык анда да монда.
Гомер үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде.
Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде...
(Тукайның бу шигыре «Балаларга» исемле түгел, ә «Гомер юлына керүчеләргә» дип атала. Биредәге «риза» сүзе төп текстта «разый».)

1 Шәриф Хәйрулла улы Каюмов (?-?) - Г.Тукайның замандашы, Уральскидагы сабакташы. Аның 1941 елның 25 гыйнварында кириллицада язган бу истәлеге хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана: 9 ф., 4 тасв., 73 сак. берәмлеге. Ул беренче тапкыр кыскартылган вариантта «Шәриф Каюмов истәлекләре» дигән исем белән «Тукай турында замандашлары»нда, аннан соң «Шәкертлек еллары хатирәсе» буларак «Тукай турында истәлекләр»дә басылган. Текст кулъязмадан алынды һәм беренче тапкыр тулысынча дөнья күрә.

. "Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин шәкерте Тукай белән". Ильяс Айдаров эше.
. "Мотыйгыя"мәдрәсәсе шәкертләре. Тукай 1нче рәттә, уңнан икенче. 1903 ел.
. Тукай (кара күзлек белән) Уральскидагы дуслары арасында. Июль, 1906 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев