ШАГЫЙРЬ ТУГАН ЯКТА
Разил Вәлиевнең шанлы халкыбыз һәм милләтнең иң бөек композиторы турында "Татар җанын аңлыйм дисәң, утыр да бер тыңла Сәйдәшне", дигән гыйбрәтле юллары бар. Ә шагыйрьнең үзен, кешелеген, асылын аңлыйм дисәң, аның туган авылы Ташлыкны күр икән. Яраткан остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиев юкка гына "әдипнең чын йөзе туган ягында ачыла", дип язмагандыр...

Халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлек гомер бәйрәме көнне Ташлык авылы Кышкы Сабантуй шикелле шаулап-гөрләп торды. Казаннан академик Азат Зыятдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, әдипләрдән Тукай бүләге ияләре Илфак Ибраһимов белән Вахит Имамов, танылган җырчыларыбыз Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиев, Рамил Миндияр, яшь моң ияләре Рәнис Габбасов белән Гөлсирин Абдуллина, Рәшит Ваһапов исемендәге җыр конкурсларын оештыручы Рифат Фәттахов, шагыйрь, музыкант һәм юмор остасы Алмаз Хәмзин кайткан. Шагыйрьнең юбилее иң элек туган авылында узачагы турында ишетеп, заманында аның белән бер мәктәптә укыган чордашлары, Түбән Кама каласында һәм якын-тирә авылларда яшәүче каләмдәшләре, район оешмасы җитәкчеләре һәм иҗтимагый хезмәтләрендә һәрчак Разил әфәнденең ярдәмен тоеп эшләүче район советы депутатлары җыелган.



Ә Ташлык урамнарына, мөгаен, әле авыл башында ук бүрегеңне салып керсәң, бик тә урынлыдыр. Авыл уртасында хәтта байтак кала халкы да хыяллана алмас - кер юу бүлмәләре, медицина үзәге, спорт һәм бию залы булган "Таңсылу" балалар бакчасы. Икенче катында башлангыч мәктәп класслары, үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен җайлы бүлмәләре тезелешкән мәдәният йорты. Шулар каршысында, урамның икенче ягында, куначага менеп кунаклаган күркә сыман кукраеп утыручы мәһабәт таш мәчет. Аның янәшәсенә кече сеңел кебек, иркәләнеп кенә урын алган ипле китапханә. Шушыларны ихаталап алган койма аръягында - җәйге челләләрдә малай-шалай, кыз-кыркыннар ташлап китә алмас олы буа. Һәммәсенә нигез ташы салу һәм диварларын күтәреп кую өчен, иң беренче булып, соңыннан халык шагыйренә әвереләчәк шушы авыл егете Разил әфәнде Вәлиев янып йөргән. Барчасын да санау урынсыздыр, әмма балалар бакчасы өчен генә кирәк булган 29 миллион сумны да, Илбашына кереп, Разил әфәнде үзе эзләп тапкан...
Күңел-йөрәккәйне ачы сызландырып, хәтер яланында соңгы 25-30 елда олуг корылтайда депутатлар булып утырган түрәләрнең күләгәләре йөгерешкәләп үтә. Алты-җиде чакырылыш дәвамында йөзәрләгән вәкил алышынды. Туксан процентының тавышларын, фамилиясен түгел, йөзләрен дә ятлап кала алмадык. Чөнки күпчелеге мөнбәр яки микрофонга якын килеп карамады, өстәгеләр ничек кушса шулай тавыш биреп утырды. "Исәпкә бар, санга юк"; "Печән чүмәләсе өстенә менеп яткан эт шикелле - ни малга, ни үзенә" һәм шундыйрак гыйбарәләр биш ел, ун ел дәвамында күләгә булып утырган "халык вәкилләре" турындадыр. Бер-икесенең дачаларына йорт салуы мәгълүм, тагын ничәседер икешәр-өчәр катлы сарайлар да калкыттылар сыман. Ләкин туган авылы урамнарына асфальт юллар салдырткан, туган мәктәбен "яптымизация" дәһшәтеннән саклап калган, мәчет манарасы калкыткан милләтпәрвәр депутатларыбызның исемнәре генә искә төшми...
Разил әфәнде үрнәк. Ул "асаба". Шуңа күрә дүрт мәртәбә аны депутатлыкка түбән камалылар үзләре сайлаган бит. Һәрчак көтеп алалар, гел кадерле. Шулай тиештер дә.
Менә, әүвәл Ташлык авылында, аннары Түбән Кама каласының Дуслык сараенда узган юбилеенда да якташларының олысы-кечесе дә аны якын итеп сәхнәләргә чыкты. Район һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчә рәисе Рөстәм Ганиев, "Җидегән чишмә" берләшмәсе вәкилләре, балалар бакчасыннан, сәнгать мәктәбеннән килгән яшь талантлар Түбән Кама туфрагыннан чыккан тәүге халык шагыйрен, үз якташларын котлады. Халыкның милләтем, туган телем, газиз Ватаным, дип янып яшәгән уллары түтәл-түтәл булып шытып чыга алмый. Алар бик санаулы. Алар, юбилей кичәләрендә әйтелгәнчә, халкыбызның алтын баганасы. Үзләренең дә кадерен белсәк иде.
В.БАЙСАРЛЫ.
.Юбилей кунаклары Түбән Кама башлыгы А.Метшин янәшәсендә.
.Разил Вәлиев белән хатыны Алияне Ташлык урамнары буйлап шулай ураттылар.
.Разил Вәлиев башлангычы белән төзелгән "Таңсылу" балалар бакчасы.
.Ташлык авылы мәчете.
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз