ШАГЫЙРЬ КАЛӘМЕНДӘ – КЕШЕЛЕК ГАЛӘМЕ
Тормыш бай вә көтелмәгән яңалыклары, бүләкләре белән гаҗәеп кызык бит ул. Менә, һич тә уйламаганда, искитмәле матур һәм мәгънәви, театрлаштырылган манзара, шәп әдәби кичә шаһиты булырга туры килде. Әлмәт Татар дәүләт драма театры үзенең 71 нче иҗат сезонын башлап җибәрде. Башка театр коллективлары яңа сезонны, гадәттә, көтелмәгән спектакль премьерасы йә...
Тормыш бай вә көтелмәгән яңалыклары, бүләкләре белән гаҗәеп кызык бит ул. Менә, һич тә уйламаганда, искитмәле матур һәм мәгънәви, театрлаштырылган манзара, шәп әдәби кичә шаһиты булырга туры килде.
Әлмәт Татар дәүләт драма театры үзенең 71 нче иҗат сезонын башлап җибәрде. Башка театр коллективлары яңа сезонны, гадәттә, көтелмәгән спектакль премьерасы йә инде классик берәр драманы шаулатып-гөрләтеп, яңача, заманлаштырып кабатлау белән башлый торган иде. Ул заманлаштырылган тамашаларның һәркайсы да уңышлы чыга дип булмый. Күрдек әкәмәтләр: заманча дигән битлек астында Галиябану яки "Кара йөзләр"дәге Галимәне дә сәхнә уртасына шортик илә топик кидертеп, фокстрот биетеп чыгара башладылар. Моның ише мөгез чыгарулар белән классик әсәрләрне һәм, аеруча, безнең милләтне кимсетүнең һичкемгә кирәге юк. Урыс театрларында берәү дә Чеховның "Чия бакчасы" драмасындагы дворян кызларына шортик кидерергә җөрьәт итми. Һәр милләтнең, хәтта сыйныф-катлауларның да үз әхлакый йөзе, намус калыбы бар. Безгә Галиябану яки Галимәне авыз читләрен яулык белән каплап йөрүче әхлак эталоны, намус илә мәхәббәт көзгесе итеп карау кыйбатлырак. Йөз ел үтәме, хәтта ике йөзме, классик әсәр һич тә искерми ул.
Әлмәт театры, менә, Әдәбият елы уңаеннан сезонны махсус хәзерләнгән һәм "Каләм очында - галәм" дип исемләнгән әдәби манзара белән башлап җибәрергә карар иткән. Аны үз төбәкләрендә, Азнакайда туып-үскән халык әдибе Марсель Гали иҗатына багышларга булганнар. Бик тә урынлыдыр. Яшереп торасы юк: без, язучылар да, Марсельны үзара "бөек" яисә "даһи" дип олылап вә ирәйтеп йөрергә үтә яратабыз. Иҗаты күпкырлы. Марсель "әкә" - каләмен чәчмә әсәрләрдә дә, шигърият һәм публицистикада да сынап караган әдип. Халык күңеленә кергән җырлары бар. Ә инде аның ана телебезнең барлык мамык-каурыйларын тир-бәтеп, чоңгылларга чумып язуы белән тиңләшерлек түгел. Чәче чаларгач та "телне гомер буе өйрәнергә кирәк", дип бертуктаусыз тәкърарлап тора икән, ул, һичшиксез, хаклы.
Марсель Галиевнең алты томлык сайланма әсәрләр тупланмасын җилгәрә-җилгәрә, проектны театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белән режиссер Ильяс Гәрәев икәүләп төзегәннәр. Марсель - татар тарихына, аеруча милләтебезнең иң шаулы, иң шәүкәтле заманы - Алтын Урда чорына мөкиббән киткән әдип. Йөзәрләгән куркак һәм йөзәрләгән икейөзле соран Алтын Урданы "ул безнеке түгел, Сарай - магулныкы", дип йөз чөергән чакта да Марсель Гали Олуг Мөхәммәт, Туктамыш, Үзбәк, Ногай, Бату ханнарны, Идегәй морзаларны үзебезнеке дип күкрәк сугып йөрде. Юк, галим-голәма түгел, ә нәкъ Марсель 1980 еллар үрендә үк шайтан тулы оешма вәкилләре алдында калтырап төшмичә, Югославияләрдән эзләп табып, 1920 елларда эмиграциягә качарга мәҗбүр булган һәм шунда Бөек Чыңгызхан, аның сугышчан даһилыгы турында Хара-Даван, Эрдман, генерал Ивановлар язган хезмәтләрнең күчермәсен Татарстаныбызга алып кайтып бирде. Үзе үк шул хезмәтләрне тәрҗемә итеп, 1990 елларда ук "Идел" журналында дөньяга чыгарды. Соңыннан Марсель алып кайткан хезмәтләр энциклопедия тибындагы китапларга керде.
Әлмәт театры әзерләгән әдәби манзара Марсель Галинең әнә шул Бөек Алтын Урдабызга, аның тарихына багышланган әсәрләр һәм эссе-нәсерләреннән өзекләр белән башланды. Утыз сигез кешелек труппадагы һәр артистның җәлеп ителүе, һәркайсының сәхнәдә күңелен ярып бирердәй булып уйнавы һәм яшәве, әлбәттә, күңелләребезгә бик хуш килде. Чыңгызхан монологы, "Дала хәтере", "Казанымның җиде капкасы" җырлары - һәммәсе газиз милләтебезгә дан булып яңгырады, безне күккә чөйде, бабайларыбызның шәүкәтле чакларын сагындырып сызлатты, уйга салды.
Алда ук әйттек: Марсель Гали - ана теле, газиз телебезнең һәрбер кылын чыңлатып уйный белә торган сизгер фәрештәсе. "Татар җырына мәдхия", "Сүз тәхете - шигырьләрдә", "Кылычы - зиһен, угы - каләм" дип исемләнгән бүлекләр Марсельнең менә шушы талантына һәм иҗат эшләренә багышланды. Аннары, Марсель - Азнакай районындагы Чатыртауны күк гөмбәзенә чаклы күтәргән, аны җырларга керткән төбәкпәрвәр, милләтпәрвәр дә бит. "Галибәнә моң" күмәк биюе, "Миләүшә", "Елмай син", "Чатыртау" җырлары - туган җирен һәм туган телен яратучы кардәшләрнең бәгырьләрен тетрәтмәслекмени?!
Марсель Гали - әдәбият-сәнгать әһелләренең, бөек замандашларының кадерен белә һәм талантларын уч төбендәгедәй ачып сала белгән олы рәссам. Кичә барышында да Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Рудольф Нуриев турында Марсель язган әдәби портретлардан өзекләр укылды. Сценарий агышында күңелгә хуш килгән бер ачышны күзәтү рәхәт булды. Хәсән ага да, Наҗар абый, хәтта бөек Тукай да кулларына тоткан таяк-тростьларны онытып калдырудан "иза чиккән" икән. Ләкин алар оныткан "таяк"ны тагын табып алучылар, иҗат утын сүндерми саклаучылар дәвам итә торган. Әлмәтлеләр дә үтә оста итеп Марсель Галиевне сәхнәгә чакырып чыгара белде, нибары өч кенә шигырен үзеннән укытты да, халык әдибенә Тукайлар һәм Туфаннар калдырып киткән "эстафета-трость"ны бүләк итте. Үтә затлы, бик мәгънәле адым...
Марсель Галиевнең иҗат кичәләре мәхәббәттән башка буламы соң! Ул - татар милләтенең ничәмә-ничә буынын үзенең "Су буеннан әнкәй кайтып килә", "Шәрык кызы" кебек җырлары белән гашыйк иткән шагыйрь. Әлеге җырлар Әлмәт сәхнәсендә дә матур яңгырады, кабат хис яңарттык.
Коллектив кичәгә җитди әзерләнгән. Театрның фойесында ук тамашачыларны элекке, инкыйлабка кадәрге киемнәргә төренгән яшьләр каршы алды. Марсель Галиевнең иҗатына багышланган күргәзмә - иң уртада. Кичә октябрь аеның 8 ендә, әдипнең нәкъ туган көнендә үтте бит. Ә тышта көз. Сәнгатькәрләр, аерым тәм табып, Марсель шигырьләрен төрле төстәге яфракларга язып элә белгән. Ә махсус шигырьләр букетын күл өстендәге төнбоеклар шикелле җәеп куйганнар да, алар уртасына су астыннан калыккан шикелле, әкияти бер кыз чыгып баскан. Монысы да ачыш, монысы да шәп бит!..
Марсель Галинең үзеннән тыш, без Әлмәткә Рафис Корбан, Данил Салихов белән өчәү барган идек. Кичә барышында Камил Вәлиев, Рәфыйк Таһиров, Рамил Минханов, Луиза Солтанова, Сәкинә Минханова, Роза Салихова кебек инде канат ярган, киң танылган сәхнә осталарының да, япь-яшь артистларның да чыгышларын-уеннарын күреп истирәхәт кичердек. Мәдинә Гайнуллина саф француз телендә "Padam, Padam" җырын башкарганда аны Париж мадамнарыннан аера алмадык. "Шәрык кызы" җыры агышында театрның дүрт яшь чибәре сәнгатьчә биюләре белән шаккатырды. Әлмәт труппасында уннан артык яшь артистның җиренә җиткереп һәм узыша-узыша уйнау осталыгына гашыйк булып кайттык. Бирсен Ходай, һәркайсына олы сәхнәләрне һәм тамашачылар мәхәббәтен күрергә язсын иде!..
Театр коллективы тик рәхмәткә лаек. Алар башкаларга саллы үрнәк, олы гыйбрәт бирде. Игътибар итегез сез: мәскәүлеләр, әнә, тарихларда калачак асыл талант ияләре булмаса да Михаил Задорнов, Жванецкий, Арканов, Горин ише "бөекләр"не сәхнәләрдән һәм телевизор экраннарыннан төшерми, аларның бертуктаусыз уздырылган бенефисларыннан һәм әтәк-сәтәк кичәләреннән заллар шаулап тора. Туктаусыз быгырдаган концертлардан керемнән тыш, әнә, Винокур - сәүдә үзәкләре тотып, Лев Лещенко хәтта такта яра торган фабрикалар җигеп туена. Алар теләсә кайсы сәхнәне һәм телевизор каналын сатып алырга сәләтле. Ә бездә халык әдибе дәрәҗәсенә ирешкән һәм инде арабыздан китеп тә барган Илдар Юзи, Шәүкәт Гали, Фәнис Яруллин, Әхсән Баяннарның заллар һәм зур-зур труппалар ялларлык малы булдымыни? Яки инде арабызда яшәгән Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Хисам Камалларның мәскәүнекеләрнеке шикелле тиле малы бармы? Юк икән, аларны таламыйча, кимсетмичә-рәнҗетмичә генә, сәхнәләргә күтәрә һәм кадерен күрә белик. Шул ук Камал, Тинчурин, Кариев исемнәрендәге, шул ук Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Буа, Әтнә, хәтта районнардагы халык театрлары да татар милләте яшәсен дип җан аткан, ана телем үлмәсен дип янган талант ияләренең иҗат кичәләрен дә, бенефисларын да һичбер авырлыксыз җилкәсенә күтәрә һәм авторларын шаулатып-гөрләтеп санлый, данлый ала. Өметсез вә караңгы бу заман, дип бар илне сүккәнче, үзең бер чыра яндырып тирә-юньне яктырту күпкә кадерлерәк. Әлмәт Татар дәүләт драма театрының әлеге кичәсе менә шуның белән гыйбрәтле дә!
Вахит ИМАМОВ.
.Кунаклар театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белән.
.Кичә барышында.
.Марсель Гали рольдә.
.Әлмәт театры музееннан бер күренеш.
.Кичә тәмамлангач.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев