Мәдәни җомга

Шагыйрь Гали ХУҖИ токымы

Күзе начар күргәнлектән, шагыйрь Гали Хуҗига хәрби хезмәттән азат ителү турында белешмә - "ак билет" бирелгән. Әмма ул, күп каләмдәшләре яуга алынгач, комсомолның Татарстан өлкә комитетында эшләп калырга уңайсызланган. 1942 елда үзе теләп фронтка киткән. "Әдипләребез" (Казан, 2009) биобиблиографик белешмәсендә искәртелгәнчә, Беренче Украина фронтында сугышның ахырынача татарча "Ватан намусы өчен"...

Күзе начар күргәнлектән, шагыйрь Гали Хуҗига хәрби хезмәттән азат ителү турында белешмә - "ак билет" бирелгән. Әмма ул, күп каләмдәшләре яуга алынгач, комсомолның Татарстан өлкә комитетында эшләп калырга уңайсызланган. 1942 елда үзе теләп фронтка киткән. "Әдипләребез" (Казан, 2009) биобиблиографик белешмәсендә искәртелгәнчә, Беренче Украина фронтында сугышның ахырынача татарча "Ватан намусы өчен" газетасының җаваплы сәркәтибе булган, фидакарь хезмәте өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

"Днепр буйларыннан Берлинга кадәр сузылган сугыш юлларын бергә үттек, - дип, шагыйрь Мөхәммәт Садри бу уңайдан "Социалистик Татарстан" газетасында да (12.10.1972) язган иде. - Ул һәрвакыт җыйнак, сабыр булуы белән бергә, һәркем күңеленә ачкыч тапты. Аның сугышка кадәр яшьләр газетасында эшләп алган тәҗрибәсе фронт газетасына бәя биреп бетергесез зур ярдәм итте. Ул газетага беренче хәбәрләрен, шигырьләрен җибәргән солдатларда, сержантларда өметле каләм ияләрен сиземләде. Андыйларны командование аша редакциягә чакыртты, иҗади эшкә канатландырды". Моннан тыш, алгы сызыкка чыгып, ул фронтовиклар белән дә очрашкан, курку белмәс батырларыбызга, зур яңгыраш алган вакыйгаларга багышланган язмаларын газетада бастырган.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга җыенганда, шагыйрь һәм журналист Гали Хуҗиның (1912-1966) каләмле каһарманнар исемлегендә күренүе бик табигый. Журналист Мөршидә Кыямова әнә, Интернет челтәреннән күренгәнчә, аның турында "Халык батырлыгын яктыртучы" дигән мәкалә язган.

"Гали ага турында сөйләр өчен, аның беренче никахыннан туган кызы Сөмбелә Минһаҗевага мөрәҗәгать иттек", - дигән ул. Әлегәчә киң даирәдә ишетелмәгән яңалык инде бу. Чөнки әлегә кадәр Г.Хуҗиның хатыны итеп Буа районының Кильдураз авылы кызы - балалар бакчасы тәрбиячесе, укытучы, мәктәп директоры, нәшрият хезмәткәре Гайшә Сабир кызы күрсәтелде. Балалары турында сүз чыкса, дөньядан яшьли киткән галим Рәшит (1946), компьютер белгече Равил (1952) искә төшерелде.

Баксаң, аның беренче гаиләсе дә булган икән бит. Кызы һәм улы үскән. Кемнәр алар? Нигә күләгәдә калганнар?

Әлеге сорауларга җавапны Г.Хуҗи кызы - Казанның Төньяк (Северный) бистәсендәге Сухуми урамында яшәүче С.Минһаҗева табарга булыша.

"Әнием Маһирә Лотфулла кызы Йосыпова (1916-1980), - дип сөйли Сөмбелә ханым. - Ютазы районының Салкын Чишмә авылыннан. Казанда кооперация техникумын тәмамлаган. 1933 елның ахырында әтиемә кияүгә чыккан. 1935 елның 17 декабрендә, гаиләгә иксез-чиксез шатлык китереп, мин туганмын. 1939 елның 1 сентябрендә энем Рушан дөньяга килгән.

Әти, окоп казуда катнашкач, 1942 елның кышында үзе теләп сугышка киткән. Ә әни, тормыш авырлыгына түзмичә Казандагы фатирны бикләп, 1944 елның җәендә безнең белән туган ягы Ютазыга кайткан. Район кулланучылар җәмгыятендә склад мөдире булган.

1945 елда әти ялга җибәрелгән. Әмма моңарчы хат язып торса да, нишләптер, Ютазыга килмәгән. Икенче хатынга өйләнеп хәрби хезмәткә киткән. Бу хакта әнигә 1946 елда кымыз эчәргә килүче язучылар әйткән.

- Галинең малае туган, - дигәннәр.

Әлеге хәбәрдән соң, тиз генә җыенып, җәен Казанга кайттык. Бикләп киткән фатир ишегенең ачык икәнлеген күрдек. Торакка Воронеждан эвакуацияләнүчеләр хуҗа булган иде. Җитмәсә, кыш көне, өйне җылытырга дип, әтинең китапларын, мебельләрне мичкә якканнар. Диварда фәкать сәгать кенә текелдәп калган.

Инде нишләргә? Кайда сыенырга? Аптырагач, Нариманов урамында, әти өйләнгәнче торган 15 нче йортка - әниле-кызлы Хөсния апа белән Кәшифәләр янына киттек. Кайтуыбызны ишеткәч, әти дә килде. Әни безне аңа тапшырды.

- Сугыш вакытында ике бала карадым, - диде. - Син дә минем хәлдә булып кара әле. Кәеф-сафа кылырга вакытың калырмы икән?

Миңа - 10, Рушанга 7 яшь иде. Әти, поездга утыртып, безне Буага алып китте. Ул 1946-1949 елларда "Кызыл Татарстан" газетасының Буа, Тархан, Апас районнары буенча үзхәбәрчесе иде. Вахитов урамында тордык. Гайшә апа янында бер гаилә балалары кебек яшәдек. 1946 елның 1 гыйнварында туган, киләчәктә география фәннәре докторы булып танылачак Рәшит энебезне иркәләп үстердек.

1949 елның октябрендә Казанга кайттык. Әти "Яшь сталинчы" газетасының җаваплы мөхәррире итеп билгеләнде. "Казан" кунакханәсендә тукталдык. Әти декабрьдә: "Монда мин гаепле, Маһирәнең гаебе юк", - дип, пошлина түләп, суд аша аерылышты. Ә әни Арча районы Яңа Сәрдә авылыннан шофер Әхмәтхан Шиһаповка кияүгә чыкты.

- Тормышымны Гали белән башладым, Әхмәт белән төгәлләдем, - диде ул. - Ике каенанам да Фатыйма исемле иде.

1950 елда әни мине үз янына алды. Әти алимент җибәреп торды. Энем Рушан исә әти янында үсте.

- Ике баланы да ал, мин синең янга кайтам, - дигән әти әнигә.

- Юк, бер алдадың инде, мин сиңа ышанмыйм, - дигән әни.

Ә шулай да әти 54 яше тулганда дөньядан киткәч, ул кайгырды. Тәрәзәдән урамга карап: "Шундый матур көндә әтиегез гүрдә ята бит!" - дип уфтанган чаклары еш булды".

Үткәннәрне елый-елый искә төшерүче Сөмбелә ханым сәүдә техникумын тәмамлаган икән. 8 ел товар белгече булган. Горбунов исемендәге авиация берләшмәсендә, пенсиягә чыкканчы, планчы - икътисадчы вазифасын башкарган. Октябрь революциясе орденлы слесарь Кашафетдин Минһаҗев белән матур гомер кичереп, шәфкать туташы булып эшләүче кызлары Луизаны һәм Венераны дәү әтисе иҗатын, әдәбият дөньясын хөрмәтләүче балалар итеп үстергән.

Әтисе янәшәсендә үсүче Рушан язмышына килсәк, ул Әлмәттә нефть ятмаларын үзләштерүдә катнашкан. Аннары, бәхет эзләп, Архангельски тарафына барып чыккан. Галя исемле рус кызына өйләнгән. 1965 елгы улын Роман дип атаган. Хәл-әхвәлен белгертеп, апасы Сөмбеләгә хатлар язган. Казанга күченеп кайтырга теләвен белдергән. Тик хатыны теләктәшлек күрсәтмәгәч, теләге тормышка ашмаган. Тора-бара элемтә бөтенләй өзелгән. Ике арада билгесезлек упкыны хасыйл булган.

Дөньяда 64 ел яшәп киткән Маһирәнең исә дүрт бала анасы икәнлеге мәгълүм. Икенче гаиләдә Наилә (1951) белән Рушанияне (1953) үстергән.

Шагыйрь, фронтовик Гали Хуҗиның беренче гаиләсенә кагылышлы хатирә менә шулай яңарды. Сөмбелә ханым кыйссасын тыңлагач, Апаста тармакланган нәсел шәҗәрәсенә Ютазы токымы да ялганды.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

. Маһирә.

. Сөмбелә.

. Рушан.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: