Мәдәни җомга

Сәгыйть РӘМИЕВ: 2 АПРЕЛЬ КӨНЕ

1913 елның 2 апрель көне - безнең татар галәмендә хисапсыз күп булып үтеп киткән һәм үтә килгән үкенечле көннәрнең берсе һәм үкенечлеге һәркемгә беленеп үткәнедер. Ул көндә безнең Габдулла Тукаев дигән мәшһүр бер кешемез үлгән иде. Тукаевның вакытсыз үлеп китүе, әлбәттә, бик табигый булды, ягъни аның тиз үләчәге бик көтелә...

1913 елның 2 апрель көне - безнең татар галәмендә хисапсыз күп булып үтеп киткән һәм үтә килгән үкенечле көннәрнең берсе һәм үкенечлеге һәркемгә беленеп үткәнедер.
Ул көндә безнең Габдулла Тукаев дигән мәшһүр бер кешемез үлгән иде. Тукаевның вакытсыз үлеп китүе, әлбәттә, бик табигый булды, ягъни аның тиз үләчәге бик көтелә иде. Чөнки Тукаев кебек зәгыйфь бәдәнле, аз канлы, көчсез бер вөҗүднең (даим булмаса да) озак бер вөҗүд булып тора алмаячагы, тегермән ташы астындагы бер ярманың ярылмый кала алмаячагыннан да ачык иде. Ул үлде. Татарлар аны зур тантана белән кабергә күмделәр дә аннан соң кайгырыштылар.
Безнең халык шулай инде: ул, ярмасы булса, аны тегермән ташы астында издерә дә он итеп бетерә; бетергәч кайгыра. Әмма аны саклап, тагы сачып үстерү ягын һич уйламый.
Тукаев мәрхүм дә татар хәятенең шундый бер корбаны булды. Ул татар галәме өчен бүрткән бер ярма, зур бер гатыя (бүләк) иде. Аның вөҗүд булуы, үсүе, бер кеше татар җәмагасының каравына карап, тәрбиясенә тапшырылган иде. Татар җәмагасы үзе дә аның әзер бер ярма, зур бер гатыя икәнен ачык белгән иде. Ләкин һәрвакыттагы мәнсез (мәгънәсез)легенчә: «Бер тарыдан ботка булмас», - дип, халкымыз шуны күрәләтә тегермән ташы астына издертеп харап итте.
Хәзер инде мәрхүмнең сагынып сөйләргә бер исеме генә калды.
Менә бүген, 1914 ел 2 апрельдә, шул мәрхүм Габдулла Тукаевның вафатына бер ел тулды. Ел тулу мөнәсәбәте белән, исемен искә алып, хакында берничә сүз сөйләмәк буламын.
Сөйләячәк сүзләрем, сөйли алачак сүзләремнең бик азгынасы булса да, мәрхүмнең иң якын иптәше вә гаять самими, бәлки, бер калеб (күңел), бер җан дусты тарафыннан сөйләнәчәк һәм юк-бар хиссияткә бирелмичә, бары нәфсе әмердәге (күңел кушудагы) хакыйкатьне генә ифадә (аңлатып бирәчәк) итәчәк сүзләр булганлыгы өчен, мәрхүмне азмы-күпме якыннанрак күреп белергә теләгән укучыларга файдадаи хали (буш) сүзләр булмаслар дип уйлыймын.
Мәрхүмнең килеш-килбәте
Мәрхүмнең килеш-килбәтен әйтер алдыннан, шуңар мөкаддимә (кереш сүз) сымак итеп, берничә сүзне дә кыстырып үтим.
Мәрхүм 1907 елда Уральск шәһәреннән Казанга килгәнендә, салдатка каралыр өчен дип туган авылы ягына кайтышлый килгән иде. «Болгар» нумирларына төшкән икән. Мин дә ул вакыт Казанда «Болгар» нумирларында тора идем. Гаяз әфәнденең Казан төрмәсендә тоткын чагы (Исхакый 1907 елның 4 июнендә кулга алына), шул мөнәсәбәт белән безнең дә бик кайгылы көннәремез иде.
Числасы хәтеремдә юк, беркөнне Фуад Туктаров, Шакир Мөхәммәдъяров, Хөсәен Әбүзәрев һәм башка иптәшләремез, мөшавәрә (киңәш) итеп, Гаяз әфәнде хакында бертөрле хәрәкәттә булынырга карар кылган идек. Минем өлешемә дә бер вазифа төште.
Вазифам авыр вазифа түгел, шулай да вазифам булганлыгы өчен аңар зур кодсиять (изгелек) биреп һәм әдасендә (үтәвендә) дә бик зур кодсиять күреп, вазифамны әда юлында бер кешегә бардым. Ләкин зур хәкарәт (кимсетү) күреп кайттым. Кайттым да чәй алдырып нумирыма ябылдым. Такать (көч, куәт) итә алмаслык бер гарьлек, бер хәсрәт эчендә утырамын. Көн кич булган, урам дөм-караңгы, нумирда эликтрик яна иде. Бер-бер кешене түгел, үземне-үзем күрәсе килми утыра идем. Шул минутта нумир ишегемне ачып:
- Сәгыйть әфәнде Рәмиев шушында торамы? - дип, бер малай килеп керде.
Карадым: яланбаш, кара күзлектән, өстенә казакимы, җөббәме (җилән), иске генә бернәрсә кигән, аягында тузган кара буркалы шыксыз гына бер малай, минем «ие» дигән сүземне дә көтмичә, каршымда, өстәл кырыенда, буш торган урындыкка килеп тә утырды. Имеш, «Уральскидан килгән, Камил әфәнде Мотыйгый сәлам әйткән!..»
Нигә кирәк миңа Уральские да, нигә кирәк миңа аның әллә нинди Камил Мотыйгыйларының сәламе!
Йөземне тәрәзә ягына таба чәвердем. Һичнәрсә күрү мөмкин булмаса да, урамга карап утырам. Бик озак шулай утырганнан соң, табигатемдә юк тәкәбберлек булмасын өчен генә, мөсафиргә таба яртылаш кына борылдым да, үземә генә чәй ясап (тегеңәргә юк, ыстакан да соратмыйм), йөзенә күтәрелеп карамыйча гына:
- Сез анда бер шәкерт идеңезмени? - дидем.
- Шәкерт тә идем, хәлфә дә идем, - диде.
«Булырсың инде, хәлфә булырга кыяфәтең килгән!» - дигән кебек итеп, аның кулы янындарак торган шырпымны алдым да тагы дөм-караңгы урамга таба йөземне чәвердем. Тәмәке тартып утырам.
Аның миңа бер сүз дәшүе йә бер сөаль бирүе арасында унбишәр минут өзеп тора иде. Эчем пошып бетте, һаман утыра биргәненә ачуым килә.
Инде: «Әфәндем, минем вакытым юк, икенче вакыт керерсез, хәзергә чыгып китсәңез иде», - дияргә гасабларым (нервларым) калтырый башлаганда гына теге:
- Сәгыйть әфәнде, мин Сезгә «Царь-голод»ның (А.Бахның "Царь-голод" китабы) тәрҗемәсен йибәргән идем. Сез аны басмадыңыз да һәм идарәдән бер җавап та бирмәдеңез, - диде.
Бик исемдә, «Царь-голод»ның тәрҗемәсен безгә Габдулла Тукаев дигән кеше йибәргән иде. Һәм ул безгә шигырьләр дә яза, шигырьләрен газетамызга без бик яратып дәреҗ итә (бас­тыра) идек.
Кинәт кенә үзенә таба әйләндем дә:
- Соң, Сез кем буласыз? - дидем.
- Габдулла Тукаев булам, - диде.
- Соң, кергәч тә шулай дип әйтсәңез ни була! Мин Сезне икенче төрлерәк каршы алган булыр идем! Әй, Тукаев, Тукаев! - дип, торып, үзе берлә яңадан күрештем һәм званук биреп ыстакан да сорадым. Ләкин чәемез боз кебек булып беткән иде. Шулай да берәр ыстакан чәй эчтек тә, шул арада мин кәефсезлегемнең вәҗһесен (сәбәбен) сөйләдем. Ул да кәефсезлегемә иштиракь итте (кушылды), аннан соң аның шигырьләре вә минем шигырьләрем һәм озакламый булачак әдәбият кичәсе тугрысында бераз сөйләштек тә сыйлашыр вә кунак булышыр өчен икенче йиргә чыгып киттек. Бөтен эч серләремезне ачышып, төнге сәгать берләрдә, икеләрдә кайтып ятканмыздыр...
...Бер ун-унбиш көннән тагы әйләнеп Казанга килде. Бу дәфга (кат) килгән көннәре Гаяз әфәнденең Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган көннәре иде (Исхакый 1907 елның октябрендә өч елга Архангел губернасына җибәрелә).
- Гаяз әфәндене күрә алмам микәнни инде? - диде.
- Булмас шул инде, - дидем.
- Казанга килүемнән бер максатым сезләрне күрү өчен генә иде. Әле авылда үткәргән минутларымны да мең бәла белән генә үткәреп, тизрәк сезнең яныңызга килергә ашыктым. Инде, Сәгыйть әфәнде, бергә-бергә торсак иде, - диде. Һәм шунда Казанга килүеннән беренче истифадәсе (файда) - татар сүзләренең гыйльме гарузда мәзкүр вәзеннәрдән (шигырь төзелешендәге үлчәмнәр) башка вәзеннәргә дә сыя икәнене һәм татар шигырьләре башка бәхерләрдә (шигырь үлчәме) дә языла ала икәнене белгәнен сөйләде. Һәм русча итеп: «Мин бу көнгәчә паезия илә маральне аермый йөргәнмен икән», - диде. Вә аның шул хакта язган бер шигыре дә бар иде. Басылган мәҗмугаларында шул шигыре минем күземә чалынмады.
Әле мин мәрхүмнең килеш-килбәтен сөйләмәкче идем. Мөкаддимәм озаккарак сузылды.
Мәрхүмнең килеш-килбәте кеше кызыгырлык түгел иде. Ул һәрвакыт йә азрак таррак, йә бик киң киемдә йөри иде. Башына кигәне йә кепка (нимес фуражкасы), йә бик киң рус фуражкасы була иде.
<…>
Мәрхүмнең төсе
Мәрхүмнең төсе коңгырт иде. Бәдәне зәгыйфь кенә булса да, әгъзалары бер-берсе илә бик мөтәнасиб (туры килү), бер күзенә ак төшкән булса да, йөзенең килешләре белән ямьсез түгел, бәлки уртача матур, биек маңгайлы; борыны килешле вә һәрдаим тулы булып ачылып торган зур күзле иде.
Казанга килгән чакларында 21-22, вафаты елында 27 яшьлек кеше булса да, һаман 14-15 яшьлек бер бала кебек кенә күренә иде.
Бу көнгәчә сатылып йөри торган аткрыткалардагы рәсеме бер дә Тукаевның үзе түгел.
Мәрхүмнең әхлакы
Мәрхүм үзе, болыт (губка) кебек, әйләнәмездә булган һәммә тәзаһерәт (күренеш), хәрәкәт (явление)ләрдән бик мөтәәссир була (тәэсирләнә), аларны бик тиз үзенә сеңдереп ала торган бер зат иде. Әхлакы үзенә махсус иде: күрепме яисә гаибанәме (күрмичәме), үзе сөеп, үзе күрәсе килеп күрмәгән кешеләр белән күрешкәндә һәм алар белән утырдаш булганда, аларга һәрвакыт ышанычсыз күз белән (недоверие белән) карый иде.
Танымаган яисә танып та яратмаган кешеләренә каты бәрелүдән, хәтерләрен калдырудан бер дә тартынмый иде.
Ят кешеләр мәҗлесендә бер сүз дә сөйләми; сөйләсә, сөйләячәк мәүзугының (темасының) тыңлаучылар каршында әһәмияте бармы-юкмы икәнчелегенә һич игътибар итми, бик кечкенә мәсьәләләрне дә зур итеп, аны үзенә махсус бер җитдият белән сөйли торган иде. Мәсьәләнең хакыйкатькә яхуд берәр фәнгә хилаф түгелмелегендә һич эше юк иде. Үзенең ышанган бер кешесеннән ишеткән йә укыган сүзне рәһбәр (юл күрсәтүче) итеп алып, башка хакыйкатьләрне шуңар гына салып үлчи иде.
Үзенең яраткан кешеләренең даирәсендә йөргәндә, аңар каршы даирәгә бу да каршы була. Тарафдарларын һәммә гаепләрдән арындырырга тырыша, аларга каршы тарафлардан, әлбәттә, бер шигырь язып көләргә ярата иде.
Мәрхүм үзеннән көлгәнне, үзен тән­кыйть иткәнне бер дә сөйми, хәтта ачу тота иде.
Мәрхүмнең фикере
Мәрхүм Тукаевның эчендә үзенә башка һәм кеше бар иде, үз эчендә мәрхүмнең үзе генә юк иде. Әле ул үзенә махсус төпле бер фикер утырта алмый йөдәп йөри иде. Сәбәбе төпле фән вә төпле мәгърифәт тәхсиленнән (гыйлем алудан) мәхрүм калдыгы иде.
Мәрхүмнең үзенә мөстәкыйль булып сөйләгән фикерләреннән ике генә фикере хәтеремдә калган: берсе - ул рус шагыйрьләреннән Надсонны яратмый иде: «Егълак, көчләнеп шагыйрь булырга тырышкан кеше», - ди иде һәм үземезнең шагыйрьләремездән дә берәүне шуңар охшатып яратмый иде.
Икенче - рус мөхәррирләреннән Гогольнең комедияләренә аның бер дә исе китми иде.
Гоголь үзе тотып берәүнең битен карага буйый да аннан соң үзе шуңардан көлә, - ди торган иде.
Мәрхүм хакында халкымызның карашлары
Мәрхүмнең иткән хезмәтләре хакында халкымызның карашлары мең төрлечә булырга мөмкин. Аның хезмәтенә китапчыларның карашы бар, мөгаллимнәрнең карашы бар һәм боларга башка янә үзендә бер аерым җан, аерым хәят бар кешеләрнең карашы бар.
Китапчылар, мөгаллимнәр Тукаевның иткән хезмәтеннән бик канигъ (канәгать) була алырлар. Чөнки китапчыларга Тукаевның шигырьләре бик үтемле мал булды. Китапчыларның иң беренчеләренең мыеклары шикелле, иң соңгыларының да мыеклары майланып калды. Шуның өчен аларга артыгы кирәкмәс тә. Шулай ук мөгаллимнәрнең дә бик күбесенә Тукаев шигырьләре шәкертләргә бирер өчен, аларны авызларына каратып тотар өчен бик зур маддә булды. Шуның өчен аларга да артыгы кирәкмидер, әмма үзләрендә аерым бер җан, аерым бер хәят бар кешеләрнең канәгатьләре ач күзлек итсә, итәр шул. Бер дә гаҗәп тә түгел. Бер дә гөнаһ та түгел. Зур корабка йөрергә дә зур диңгез кирәк.
Хәзерге көндә матбугатымызда бәгъзы әфәнделәрнең Тукаев хакында мөнәкъкыйдләр (тәнкыйтьче) үзәренә һөҗүмнәре һәм «Ялт-йолт» журналында күренгән бер-беремезне тәмсез тешләшүләр шул югарыда мәзкүр карашлардагы аерманың нәтиҗәседер. Ләкин әфкярда (фикердә), нәзарда (караш) истикъляль (бәйсезлек) намына һәм шуның бер кәсе (кешесе) уларак әдәбиятымызның иркенләп үсүе шәрәфенә андый тәмсез тешләшүләрнең кирәк түгеллеге беленсен иде!
Мәрхүм хакында үз карашым
Мәрхүм Габдулла Тукаев русларның Пушкиннары, Лермонтовлары дәрәҗәсендә чын һәм татар галиме өчен муҗид (иҗат итүче) бер шагыйрь булырга туган иде. Ләкин без татарларда мәгарифнең һәм төпле фикер вә гакылның юклыгыннан, ул мәрхүм, йөрәк ярып күкрәп, кот очырып яшенләп тә, яңгыры яумый үткән болыт кебек, бары талантын вә мәүһибәи илаһияләрен (Аллаһы бүләкләрен) генә ялтыратты да, муҗид шагыйрь була алмый үлде.
Ул иске «Кисекбаш», «Бакырган» вә «Йосыф» китапларын гына яңа төрлеләттереп, аларга соңгы мода сүзләрдән төзелгән кушымталар гына калдырып китте.
Әрәм булды. Татар галәме үзенең кулына сузылган зур бер бәхетне күрәләтә очырды. Моннан соң инде Аллаһы безне кашыксыз ятып төшендә кесәл күргән чуаш кебек итмәсен иде!
2 апрель, 1914.
. Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Фәхрислам Агиев. 1908 ел.
.Габдулла Тукай Клячкин хас­таханәсендә. 1 апрель, 1913 ел.
.Габдулла Тукай Клячкин хастаханәсендә вафатына 1 тәүлек кала.
.Габдулла Тукай белән хушлашу.
.Габдулла Тукайны соңгы юлга озату.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: