Мәдәни җомга

СЕЗ ИҢ КИРӘК КЕШЕ ИКӘНСЕЗ...

Дөньядагы барлык һөнәрләрнең дә башында укытучы тора. Шуңа да укытучыларга һәрвакыт зур ихтирам, хөрмәт күрсәтелгән. Ул җәмгыять өчен иң кирәкле кешеләрдән саналган. Аларга багышлап күпме җырлар, әдәби әсәрләр, кинофильмнар иҗат ителгән. Әлеге язмада мин җәмгысе 640 елдан артык гомер-ләрен яшь буынга белем бирүгә, аларны җәмгыять өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияләүгә...

Дөньядагы барлык һөнәрләрнең дә башында укытучы тора. Шуңа да укытучыларга һәрвакыт зур ихтирам, хөрмәт күрсәтелгән. Ул җәмгыять өчен иң кирәкле кешеләрдән саналган. Аларга багышлап күпме җырлар, әдәби әсәрләр, кинофильмнар иҗат ителгән.


Әлеге язмада мин җәмгысе 640 елдан артык гомер-ләрен яшь буынга белем бирүгә, аларны җәмгыять өчен кирәкле кешеләр итеп тәрбияләүгә багышлаган династия турында сөйлисем килә. Бу кешеләр - минем әти-әнием, абый-апаларым, туганнарым, сеңелләрем, шул исәптән, үзем дә. Аларның туган җире - Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы.

Инде укытучылар династиясе белән якыннанрак танышыйк. Әнием Венера Фәткылислам кызы 1941 елның март аенда Иске Чүпрәле авылында туа. Ул әле мәктәптә укыган вакытта ук укучыларның хезмәт бригадасында тырыш хезмәт куйганы өчен Татарстан Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Соңрак башлангыч класс укытучысы булып эшли, Казан педагогика көллиятен тәмамлый. Әти партия органнарында эшли башлагач, аның белән төрле тәбәкләргә күчеп йөрергә мәҗбүр була. Балалар бакчасында тәрбияче, методист, мөдир урынбасары булып эшли. Яшь буынны тәрбияләүгә 45 ел гомерен багышлый.

Абыем Ирекнең җәмәгате Рәшидә Вагис кызы (1965-2010) хезмәт юлын "Оргсинтез" берләшмәсендә башлый. Кызы Лилия тугач, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. 20 елдан артык Казан шәһәренең 302 нче балалар бакчасында логопед булып эшләде. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын, Мәскәү дефектология институты филиалын тәмамлады. Кызганычка, бик иртә фани дөньядан китеп барды.

Мин үзем Иске Чүпрәле авылында туганмын. Шунда башлангыч сыйныфка укырга кердем. Гаиләбез белән күчеп йөрү сәбәпле, башта Тәтеш, аннары Казан мәктәпләрендә белем алдым. Мәктәпне тәмамлаганда нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе мине борчымады, чөнки әти-әнием үрнәге моны хәл иткән иде инде.

Башта Казан педагогика көллиятен, аннары Казан дәүләт педагогика институтының география-биология факультетын тәмамладым. Казан шәһәренең 54 нче мәктәбендә укыттым. Бу чорда география кабинетыбыз шәһәр конкурсында 3 нче урынга лаек булды. Инде күп еллар Казан шәһәренең 12 нче мәктәбендә география укытам. Бер үк вакытта класс җитәкчесе вазифасын да башкарам. Үзем беренче категорияле укытучы. Төрле җыентыкларда 6 фәнни хезмәтем дөнья күрде. Инде минем дә эш стажым 20 елдан артып китте.

Әтием Гафаров Иршад Әхмәдулла улының (1942) тормыш юлы шулай ук мәгариф белән бәйләнгән. Башта ул Иске Кәкерле мәктәбендә тарих һәм урыс теленнән укыта. Хәрби хезмәттән кайткач, Иске Задур мәктәбендә укыта башлый. Озак еллар партия органнарында, 10 ел мәгариф министры урынбасары, 20 елга якын Казан педагогика университетының урыс филологиясе факультеты деканы, профессор булып эшли. Аның татар, Идел буе халыкларының тарихына багышланган 13 китабы, 120ләп фәнни хезмәте дөнья күрде. Ул - Татарстанның атказанган укытучысы, Русиянең югары һөнәри белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре.

Шулай итеп, безнең гаилә яшь буынга белем бирүгә, аны тәрбияләүгә 115 ел гомерен сарыф иткән булып чыга.

Әнинең сеңлесе Гөлфия апа (1950) Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, 1968 елны Чүпрәле районында укытучы булып эшли башлый. Соңрак мәгариф бүлегендә инспектор вазифасын башкара. Үткән гасырның 80 нче елларында тормышка чыккач, Казанга күчеп килә, 77 нче мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли. Читтән торып Алабуга педагогика институтының татар теле факультетын тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияте фәннәрен укыту белән беррәттән, инде 22 ел шушы мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын да башкара.

Әнинең сеңлесе Гөлсинә (1955) Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Кече Чынлы урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияте фәннәрен укыта.

Тормышка чыгып, ире Рәмиснең эш һәм яшәү урыны булган Баку шәһәренә күчеп киткәч тә, укытучылык хезмәтен ташламый.

1994 елда туган якка әйләнеп кайткач, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы һәм тәрбияче булып эшли. Аның эш стажы 25 ел.

Бабайның туганы Фәткылкадыйр Закир улы (1926-1996) японнарга каршы сугышта катнаша. Чүпрәле районында чыга торган "Коммунар" газетасының 1948 ел 28 октябрь санында без түбәндәге мәгълүматны таптык: "Безнең частьтә Чүпрәле район комсомол оешмасы тәрбияләгән комсомолец Фаизов Фәткыл Закир улы хезмәт итә. Ул частьтә хәрби һәм политик хәзерлекнең отличныгы булып санала. Совет халкының үзенең тыныч хезмәтен саклау буенча биргән наказын намус белән үти. Замполит капитан-лейтенант Гусев".

1951 елда хәрби хезмәтне тәмамлап кайткач, Татар Бизнәсе мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Әлеге һөнәргә ул 42 ел гомерен багышлый. 1952-1954 елларда мәктәпнең укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1955 елдан 32 ел буе мәктәп директоры булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1986 елдан 1993 елга кадәр шул ук мәктәптә математика укыта.

Аның хезмәттәше Ф.Мөдәрисова болай дип искә ала: "Фәткылкадыйр Закир улын бөтен Бизнә халкы зур ихтирам белән искә ала. Ул бик энергияле, көчле ихтыярлы шәхес иде. Мәктәп тормышын юлга салуда, балаларга төпле белем бирерлек коллектив туплауда бик зур көч куеп эшләде. Чөнки ул елларда Бизнә авылының үзеннән чыккан бер генә укытучы да юк иде. Шуңа күрә безгә теләсә кайсы уку йортына барып керерлек төпле белемле укучылар әзерләү бурычы йөкләнде. 1961 елдан башлап, югары белемле укытучылар җыя алдык."

Фәткыл Закир улы 1980 елда "Тырыш хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Аңа шулай ук Татарстан Республикасы Президиумының рәхмәт хаты тапшырыла.

1953 елда Казанда курсларда укыганда Фәткылкадыйр абый Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылыннан килгән Нәҗия исемле кыз белән таныша. 1954 елда алар гаилә кора һәм шулай итеп Нәҗия Гыйлемхан кызы Татар Бизнәсе авылында татар теле һәм әдәбияте укыта башлый. Аның хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә.

Аларның улы Илдар Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлый. 1985 елда Казан педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, әти-әниләре белән бер мәктәптә математикадан укыта башлый. Тиз арада ата-аналар һәм укучылар алдында абруй казанырга өлгерә. Кызганычка, 1999 елда вафат була.

Әлеге гаиләнең педагогик стажы 99 ел тәшкил итә.

Бабайның сеңлесе Бакирова Наҗия Закир кызы (1928-2003) 40 ел буе балаларга математика һәм физика буенча белем бирә. Наҗия апа укучылар, ата-аналар арасында зур ихтирам казана. Аның укучылары арасында күренекле галимнәр, язучылар, хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре бар. Аларның берничәсен атап үтәргә дә кирәк дип саныйм: филология фәннәре докторы, профессор Н.Хисамов, профессорлар И.Мөдәррисов, Р.Фәхретдинов, Н.Хисмәтов, доцентлар Ш.Садретдинов, А.Айнетдинов, М.Гайнетдинов, эчке эшләр министры урынбасары, полковник Җ.Нәүметов һ.б.

Педагог Наҗия Бакированың кызы Наилә шулай ук әнисенең һөнәрен сайлый. Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогика институтының биология-география факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, сайлаган һөнәре буенча эшли башлый. Ире хәрби булганга аңа да мәктәпләрне алмаштырырга туры килә. Ул шулай ук Баку, Калининград шәһәрләрендә укытучы, тәрбияче булып эшли. Аның укытучылык стажы 30 елдан артып китә.

Бабайның тагын бер энесе Хәбир Закир улы (1931-2007) Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлагач армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайткач, Иске Чүпрәле урта мәктәбендә тәрбияче булып эшли башлый. Аннары тарих фәнен укытуга күчә. Читтән торып Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Озак еллар мәктәптә директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара.

Гүзәл ҺАДИЕВА,
Казан шәһәренең 12 нче мәктәбе укытучысы.

.Венера һәм Иршад Гафаровлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: